Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Чыгыш 24

24
Аллаһының Исраил халкы белән килешү төзүе
1Шуннан соң Раббы Мусага:
– Син үзең, Һарун, Надаб, Абиһу һәм җитмеш Исраил өлкәне тауга күтәрелегез дә ерактан гына Миңа табыныгыз. 2Әмма Раббы янына Муса үзе генә якынлашсын, ә калганнар моны эшләмәсен. Халык исә аның белән тауга менәргә тиеш түгел, – диде.
3Муса, халык янына барып, Раббының барлык сүзләре һәм кануннары турында сөйләп бирде, һәм барысы да бертавыштан:
– Без Раббының барлык сүзләрен үтәрбез, – дип җавап кайтарды.
4Раббының барлык сүзләрен Муса язып алды, ә иртәгесен иртүк торып, тау итәгендә мәзбәх төзеде һәм Исраилнең һәр ыругыннан бер таш исәбеннән унике таш утыртып куйды. 5Аннары Муса Исраил егетләрен корбанлык мал алып килергә җибәрде. Бу егетләр тулаем яндыру корбаннары китерделәр һәм үгезләрне, татулык корбаны буларак, Раббыга тәкъдим иттеләр. 6Муса, бу хайваннарның канын алып, яртысын касәләргә салды, ә калган яртысын мәзбәхкә чәчрәтте. 7Муса төргәккә язылган Килешүне халыкка укыды, һәм кешеләр:
– Без Раббының барлык сүзләрен үтәрбез һәм Аңа буйсынырбыз, – диделәр.
8Шулчак Муса корбан канын халык өстенә чәчрәтте һәм әйтте:
– Бу – Раббының сезнең белән төзегән Килешүне раслаучы кан. Шушы барлык сүзләр – Килешүнең нигезе.
9Шуннан соң Муса, Һарун, Надаб, Абиһу һәм Исраилнең җитмеш өлкәне тауга күтәрелделәр 10һәм шунда Исраил Алласын күрделәр. Аның аяклары астында зәңгәр якуттан ясалган, аяз күк төсендә басма сыман бер нәрсә бар иде. 11Исраилнең башлыклары Аллаһыны күрделәр, әмма Аллаһы, кулын сузып, аларга зыян китермәде, һәм алар ашадылар, эчтеләр.
Мусаның Аллаһы белән очрашуы
12Раббы Мусага:
– Минем янга тауга күтәрел һәм шунда кал. Мин Үземнең канун һәм боерыкларымны, ике таш тактага язып, халыкка җиткерү өчен, сиңа бирермен, – диде.
13Муса һәм аның ярдәмчесе Ешуа юлга кузгалдылар, һәм Муса Аллаһы тавына күтәрелде. 14Өлкәннәргә ул:
– Без сезнең янга әйләнеп кайтканчы, безне шушында көтегез; Һарун белән Хүр сезнең янда кала – дәгъваларын чишәр өчен, кешеләр аларга мөрәҗәгать итсен, – диде.
15Муса менеп җитүгә, тауны болыт каплап алды. 16Раббы шөһрәте Синай тавына иңде, һәм болыт алты көн буена тауны каплап торды, ә җиденче көнне Раббы болытлар арасыннан Мусага мөрәҗәгать итте. 17Исраилиләр тау башында ялкынланып янган утка охшаган Раббы шөһрәтен күрделәр. 18Муса, тауга күтәрелеп, болытлар эченә керде; әлеге тауда ул кырык көн һәм кырык төн булды.

Atualmente selecionado:

Чыгыш 24: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão