Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Чыгыш 23

23
Гаделлек турындагы канун
1Гайбәт таратмагыз; ялган шаһитлык биреп, яман кешегә ярдәм итмәгез. 2Кешеләрнең күпчелеге начарлык эшләсә, аларга иярмәгез; мәхкәмәдә шаһитлык биргәндә, күпчелеккә ияреп, гаделлекне бозмагыз. 3Дәгъвасын белдергән ярлы кешегә өстенлек күрсәтмәгез.
4Әгәр адашкан үгез яки ишәкне күрсәң, хуҗасы синең дошманың булса да, аны хуҗасына кайтарып бир. 5Әгәр дошманыңның ишәге йөк авырлыгыннан җиргә егыла икән, аларны авыр хәлдә калдырма, ярдәм ит.
6Мәхкәмәдә ярлы кешегә карата гаделсезлек күрсәтмәгез. 7Ялганнан качыгыз; гаепсез һәм хаклы булганны үлемгә дучар итмәгез, чөнки Мин шундый яманлыкны эшләгән кешене акламаячакмын. 8Ришвәт алмагыз, чөнки ришвәт күзлеләрне сукырайта һәм гаепсезләрне харап итә.
9Читтән килгән кешене кыерсытмагыз: читтән килеп урнашкан кешенең күңелен сез беләсез, чөнки үзегез дә Мисыр җирендә килмешәк булып яшәдегез.
Җиденче ел һәм шимбә көн
10Үз җирегезгә алты ел буе ашлык чәчегез һәм уңыш җыегыз. 11Ә җиденче елны җирне эшкәртмәгез, аңа ял бирегез. Халкыгыз арасындагы ярлылар андагы ашлыкны җыеп алсын, ә алардан калганы белән ерткыч җәнлек туенсын. Йөзем бакчалары һәм зәйтүн агачлары белән дә нәкъ шулай эш итегез.
12Алты көн эшләгез, ә җиденче көнне эшләмәгез: үгезләрегез һәм ишәкләрегез ял итсеннәр, шулай ук колларыгызның угыллары һәм читтән килгән кешеләр дә ару-талчыгудан арынсыннар.
13Сезгә әйткән һәр сүземә игътибарлы булыгыз! Башка илаһларның исемнәрен искә төшермәгез, аларны сезнең авызыгыздан ишетмәсеннәр.
Өч зур бәйрәм
14Һәр елны өч тапкыр Минем хөрмәткә бәйрәм ясагыз.
15Төче күмәч бәйрәмен үткәрегез. Мин сезгә кушканча, җиде көн дәвамында төчегә пешерелгән икмәк ашагыз. Моны Абиб аенда билгеләнгән вакытта эшләгез, чөнки бу айда сез Мисырдан чыктыгыз.
Минем каршыга беркем дә буш кул белән килергә тиеш түгел.
16Үз кырыгызда беренче уңышны җыйгач, Уңыш бәйрәмен үткәрегез.
Ел тәмамланганда#23:16 Ел тәмамланганда… – «Игенчелек елы тәмамланганда» дигәнне аңлата; димәк, елның җиденче ае. , үзегезнең кырыгыздан барлык уңышны җыеп алгач, Бөртекле ашлык җыю бәйрәмен#23:16 Бөртекле ашлык җыю бәйрәме – Чатырлар бәйрәменең икенче исеме (карагыз: «Левиләр», 23:34). үткәрегез.
17Шул рәвешле, елга өч мәртәбә барлык ирләр Хуҗа-Раббы каршына килергә тиешләр.
18Миңа корбан каны китергәндә, ачыткы салынган бернәрсә дә тәкъдим итмәгез. Бәйрәм хөрмәтенә Миңа китерелгән корбанның маен иртәнгә калдырмагыз.
19Беренче уңышның иң яхшы өлешен Раббы Аллагыз йортына китерегез.
Кәҗә бәтиен анасының сөтендә пешермәгез.
Аллаһының вәгъдәсе һәм күрсәтмәләре
20Юлыгызда саклап, Мин әзерләгән урынга алып барсын өчен, сезгә бер фәрештә юллыйм. 21Аңа буйсыныгыз һәм аны тыңлагыз; аңа каршы чыкмагыз. Әгәр аңа каршы гөнаһ кылсагыз, ул сезне гафу итмәс, чөнки ул Минем исемнән эш итәр. 22Әгәр аңа буйсынсагыз, Мин әйткәннәрнең барысын да үтәсәгез, Мин сезнең дошманнарыгызга дошман булырмын һәм сезгә каршы торучыларга каршы торырмын. 23Минем фәрештәм сезнең алда барыр һәм сезне амориләр, хиттиләр, фәризиләр, кәнганиләр, хиввиләр вә явүсиләр җиренә китерер; Мин бу халыкларны юкка чыгарырмын. 24Бу халыкларның илаһларына сәҗдә кылмагыз, аларга табынмагыз һәм бу халыклар эшләгәнчә эшләмәгез; илаһларының сыннарын юкка чыгарыгыз һәм аларның изге баганаларын җимерегез. 25Раббы Аллагызга табыныгыз. Әгәр шулай эшләсәгез, Ул сезгә икмәк һәм су муллыгына фатиха бирер һәм сезне авыру-чирләрдән саклар. 26Сезнең хатын-кызларыгыз бала төшүне һәм кысыр калуны белмәс. Сезнең гомерегезне Мин озын-озак кылырмын.
27Мин сезнең алдан Үземнең дәһшәтемне җибәрермен һәм сез очратачак һәрбер халыкны каушатырмын; барлык дошманнарыгызны сездән качарга мәҗбүр итәрмен. 28Мин сезнең алдан эре шөпшәләр җибәрермен, һәм алар хиввиләр, кәнганиләр вә хиттиләрне күз алдыгыздан юк итәр. 29Әмма Мин бу халыкларны бер ел эчендә генә сезнең хозурдан куып чыгармам, чөнки җир өсте бушап калса, андагы ерткыч җәнлекләр, үрчеп китеп, сезгә куркыныч тудырыр. 30Сез, сан ягыннан ишәеп, әлеге җирләрне үзләштергәнгә кадәр, бу халыкларны Мин аз-азлап куа торырмын.
31Мин сезгә Камышлы диңгездән алып Фырат елгасына кадәр булган җирне бирермен, бер яктан ул пелештиләр диңгезе, ә икенче яктан чүл белән чикләнер. Мин ул җирдә булган халыкларны сезнең карамакка тапшырырмын, һәм сез аларны үзегезнең күз алдыгыздан куып җибәрерсез. 32Бу халыклар һәм аларның илаһлары белән бернинди килешү төземәгез 33һәм аларга сезнең җирегездә калырга юл куймагыз; югыйсә алар сезне Миңа каршы гөнаһ кылырга котыртыр. Аларның илаһларына табыну – сезнең өчен тозак».

Atualmente selecionado:

Чыгыш 23: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão