Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Чыгыш 17

17
Кыядан су бәреп чыгу
1Раббы кушканча, Исраил халкы, бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, Син чүле буйлап алга атлады. Чатырлар корып, алар Рефидимдә тукталдылар, әмма анда эчәргә су булмады. 2Халык янә, Мусаны гаепләп:
– Безгә эчәргә су бир, – дип таләп итте.
– Сез әле нишләп мине гаеплисез? – диде Муса. – Ни өчен сез Раббыны сыныйсыз?
3Әмма сусаудан газапланган кешеләр Мусаны битәрләделәр:
– Нигә син безне Мисырдан алып чыктың? Балаларыбыз һәм терлекләребез белән бергә сусызлыктан үтереп бетерер өченме?!
4Муса Раббыга ялварып әйтте:
– Бу халык белән миңа нишләргә хәзер? Озакламый алар миңа таш атар!
5Раббы Мусага әйтте:
– Үзең белән берничә Исраил өлкәнен ияртеп һәм Нил елгасына суккан таягыңны тотып, халык алдына чык та юлыңны дәвам ит. 6Мин исә Хоребтагы кыя башында синең каршыда басып торырмын. Таягың белән кыяга сугуың булыр, шундук аннан су бәреп чыгар, һәм кешеләр сусыннары канганчы эчәрләр.
Муса Исраил өлкәннәре күз алдында нәкъ шулай эшләде дә. 7Бу урын Массаһ#17:7 Массаһ – яһүдчә «сынау» мәгънәсендә. һәм Мериба#17:7 Мериба – яһүдчә «гаепләү» мәгънәсендә. дип аталды, чөнки Исраил халкы Мусаны гаепләде һәм, Раббыны сынап, әйтте: «Раббы безнең беләнме, әллә түгелме?»
Исраилиләрнең амалыкыйлар белән сугышы
8Амалыкыйлар, Рефидимгә килеп, Исраил халкына һөҗүм иттеләр. 9Һәм Муса Ешуага әйтте:
– Амалыкыйларга каршы орышка чыгар өчен, кешеләр сайлап ал, ә мин иртәгә, Аллаһының таягын тотып, тау башында басып торырмын.
10Ешуа Муса кушканча эшләде – амалыкыйлар белән сугышырга китте, ә Муса Һарун һәм Хүр белән тау башына менде. 11Муса кулларын күтәргәндә, яуда Исраил халкы өстенлек ала, ә кулларын төшергәндә, амалыкыйлар җиңә иде. 12Мусаның куллары арыгач, Һарун белән Хүр, таш алып, аның янына куйдылар. Шуннан Муса ташка утырды да Һарун бер яктан, ә Хүр икенче яктан Мусаның кулларын тотып торды: аның куллары кояш батканчы күтәрелгән хәлдә булды. 13Шул рәвешле, бу сугышта Ешуа җиңде – амалыкыйларның барысын да кылычтан уздырды.
14Шуннан соң Раббы Мусага әйтте:
– Кешеләр хәтерендә саклансын өчен, бу сугыш турында язып калдыр, һәм «Амалыкыйларның исемен Мин дөнья йөзеннән юк итәрмен» дигән сүзләремне Ешуага җиткер.
15Шуннан Муса, мәзбәх кордырып, аны «Раббы – минем байрагым» дип атады 16һәм әйтте:
– Куллар Раббы тәхетенә таба сузылган иде. Раббы амалыкыйларның киләчәк буыннары белән һаман сугышып торачак.

Atualmente selecionado:

Чыгыш 17: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão