Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Чыгыш 16

16
Аллаһының исраилиләрне ризык белән тәэмин итүе
1Аннары исраилиләр Элимнән юлга кузгалдылар һәм Мисырдан чыгуларының икенче аенда, айның унбишенче көнендә, Элим белән Синай тавы арасындагы Син чүленә килеп җиттеләр. 2Чүлдә бар халык Муса белән Һаруннан зарланды.
3– Раббының кулы безне Мисыр җирендә үтерсә, яхшырак булыр иде, – диде алар. – Анда, ичмаса, ит салынган казан янында утырдык, туйганчы ашадык. Ә сез безне шушы чүлгә алып килдегез, һәм биредә без барыбыз да ачтан үләчәкбез.
4Шулчак Раббы әйтте Мусага:
– Карагыз аны: Мин сезгә күктән икмәк яудырырмын. Халык көн саен чыксын һәм, көненә күпме кирәк булса, шуның кадәр генә җыйсын. Минем Канун буенча гамәл кылырлармы икән дип сынамакчымын аларны. 5Ә алтынчы көнне алар ике көнгә җитәрлек ризык җыеп пешерсеннәр.
6Муса белән Һарун барлык исраилиләргә әйттеләр:
– Бүген кич сез Раббының сезне Мисырдан алып чыгучы Зат икәнлеген белерсез, 7ә иртәгә иртән Аның шөһрәтен күрерсез, чөнки сез Раббыдан зарландыгыз, һәм менә Ул сезне ишетте. Ә без кем соң ул кадәр – ник бездән зарланасыз?!
8Муса тагын шуны әйтте:
– Кич белән Раббы сезгә ит җибәрәчәк, ә иртә белән сезгә күпме кирәк булса, шулкадәр икмәк бирәчәк, чөнки сез Аңардан зарландыгыз, һәм Ул моны ишетте. Без кем соң?! Сезнең зарлануыгыз безгә түгел, ә Раббыга каршы.
9Шулчак Һарунга Муса әйтте:
– Барлык Исраил халкына: «Раббы каршына чыгып басыгыз, чөнки Ул сезнең зарны ишетте», – дип әйт.
10Һарун Исраил халкы белән сөйләшкәндә, барысы да чүлгә таба борылды, һәм шулчак болыт эчендә Раббы шөһрәте пәйда булды.
11Раббы Мусага әйтте:
12– Мин Исраил халкының зарланганын ишеттем. Аларга болай дип әйт: «Бүген кич сез ит ашарсыз, ә иртән икмәк белән туенырсыз һәм шул чагында Минем Раббы Аллагыз булуымны аңларсыз».
13Шул кичне бүдәнәләр өере очып килеп исраилиләр станын каплап алды, ә иртәгесен станның әйләнә-тирәсенә чык төште. 14Чык күтәрелгәч, чүлдә юка катлам булып бәскә охшаган нәрсә ятып калды. 15Моны күреп, исраилиләр бер-берсеннән:
– Бу ни соң? – дип сораштылар, чөнки аларның мондый нәрсәне әлегәчә күргәннәре юк иде.
Муса аларга әйтте:
– Бу – икмәк; аны сезгә Раббы җибәрде. 16Ул «Һәркем үзенә күпме кирәк, шуның кадәр генә җыйсын. Һәркайсыгыз гаиләгездәге кеше башына берәр омер#16:16 Омер – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 2,2 л. җыйсын» дигән әмер бирде.
17Исраил халкы шулай эшләде дә: берәүләре икмәкне күбрәк, икенчеләре азрак җыйды. 18Үлчәгәндә исә, икмәк һәркемгә җитәрлек кенә булды – артып та китмәде, җитми дә калмады. Һәркем үзенә җитәрлек кадәр генә җыеп алды.
19– Җыйган ризыгыгызны иртәгәгә калдырмагыз, – диде аларга Муса.
20Әмма кешеләр аны тыңламадылар; кайберләре азыкны иртәнгә калдырды, ә ул исә, кортлап, исләнә башлады. Шуның өчен Мусаның аларга ачуы чыкты. 21Ашый алган күләмдә кешеләр һәр иртәдә икмәк җыйдылар; көндезге эсседә исә ризык эреп юкка чыга иде. 22Алтынчы көнне кешеләр ризыкны ике тапкыр артыграк – һәркемгә икешәр омер исәбеннән җыйдылар; һәм халыкның башлыклары, Муса янына барып, бу хакта сөйләп бирделәр. 23Муса аларга әйтте:
– Моны Раббы шулай кушты: иртәгә – шимбә, Раббыга багышланган изге ял көне. Бүген күпме теләсәгез, шулкадәр ризык пешерегез яки кайнатыгыз, ә артып калганын иртәгәге көн өчен саклагыз.
24Кешеләр, Муса кушканча, калган бар нәрсәне иртәгәгә кадәр сакладылар, һәм ул ризык исләнмәде дә, кортламады да. 25Җиденче көнне Муса халыкка әйтте:
– Бүген шул калган ризыкны ашагыз, чөнки бүген – Раббыга багышланган ял көне, сезнең берегез дә кырда берни тапмаячак. 26Алты көн дәвамында җыегыз, ә җиденче көн – ял көне, шуңа күрә ул көнне җирдә икмәк булмас.
27Шулай да кайберәүләр җиденче көнне дә ризык җыярга бардылар, ләкин бернәрсә дә тапмадылар. 28Шул чагында Раббы Мусага әйтте:
– Минем боерыкларымны һәм кануннарымны сез кайчанга кадәр кире кагарсыз икән?! 29Исегездә тотыгыз: Раббы җиденче көнне сезгә ял өчен билгеләде, шуңа күрә алтынчы көндә Ул икмәкне ике көнгә җитәрлек итеп җибәрә. Җиденче көнне һәркайсыгыз үз торагында булсын, чыкмасын.
30Шул рәвешле, җиденче көндә халык ял итте.
31Әлеге ризыкны Исраил халкы манна#16:31 Манна – яһүдчә «нәрсә ул?» мәгънәсендә. дип атады. Ул ак, кориандр орлыгына охшаган булып, тәме белән баллы юка көлчәне хәтерләтә иде.
32Муса әйтте:
– Раббы менә болай боерды: «Бу ризыкны бер омер күләмендә киләчәк буыннар өчен саклап калыгыз. Шуны күреп, Мисырдан алып чыккан чакта, сезне чүлдә нәрсә белән ризыкландыруымны белерләр».
33Муса Һарунга әйтте:
– Чүлмәк ал да, шуңа бер омер манна салып, Раббы алдына куй, аны киләчәк буыннар өчен сакла.
34Раббы Мусага ничек кушкан булса, Һарун шулай эшләде дә: маннаны ул Боерыклар сандыгы #16:34 Боерыклар сандыгы – ягъни Аллаһы сандыгы (карагыз: 25:10-16). алдына куйды. 35Халык үзе урнашачак урынга – Кәнган җиренең чикләренә килеп җиткәнче, кырык ел дәвамында шушы манна белән тукланды. 36(Бер омер – эфаның#16:36 Эфа – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 22 л. уннан бер өлеше.)

Atualmente selecionado:

Чыгыш 16: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão