Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Чыгыш 15

15
Исраилиләр җыры
1Шуннан Муса һәм Исраил халкы Раббыга менә бу җырны җырладылар:
«Раббыга җыр җырлыйм мин – Ул биеккә күтәрелде.
Диңгезгә атып бәрде Ул атны җайдагы белән бергә.
2Раббы – минем көчем, җырым,
Ул бит минем Коткаручым.
Раббы – минем Аллам,
мин Аны данлыйм!
Раббы – ата-бабаларымның Алласы,
мин Аны югары күтәреп мактыйм!
3Раббы – сугышчы,
Аның исеме – Раббы.
4Фиргавеннең сугыш арбаларын вә гаскәрен диңгез төбенә атты Ул –
фиргавеннең иң яхшы яубашлары Камышлы диңгездә батты.
5Аларны тирән сулар яшерде,
алар, таш кебек, диңгез төбенә китте.
6Синең уң кулың, әй Раббым, көче белән дан алды,
Синең уң кулың, Раббым, дошманны тар-мар итте.
7Даның, бөеклегең белән Син Үзеңә каршы күтәрелгәннәрне юк иттең,
Синең ачуың аларны салам урынына яндырып китте.
8Борының сулышы белән Син суларны үрә торгыздың,
алар диварга әверелде,
диңгез чоңгылы катып калды.
9Дошман мактанды:
„Мин, артларыннан барып, аларны куып тотармын,
байлыкларын бүлеп, алардан рәхәтлек татырмын,
кылычымны суырып алып, барчасын юк итәрмен“.
10Әмма Син тыныңны өрдең,
һәм аларны диңгез каплады –
кургаш сыман, зур сулар төбенә киттеләр.
11Илаһлардан кайсысы Сиңа тиң, әй Раббым?!
Кем Синең кебек бөек изгелектә?!
Кем Синең кебек данлыклы һәм могҗизалар тудыручы?!
12Уң кулыңны сузуга, җир аларны йотты шундук!
13Үзеңнең мәрхәмәтең белән Син
Үзең коткарган халыкны әйдәп барасың,
Үзеңнең кодрәтең белән аларны изге урыныңа илтәсең.
14Моны ишетеп, башка халыклар хәвефкә төшәр:
куркудан пелештиләр калтырана башлар;
15котлары очкан Эдом җитәкчеләре дер-дер килер,
Мәаб башлыклары тетрәнеп торыр,
Кәнган халкы кыюлыгын югалтыр.
16Барлык бу халыклар бик нык тәшвиштә булыр, әй Раббым!
Синең халкың узып киткәнче,
Син коткарган халык узганчы,
алар, Синең кулыңның көчен тоеп, таштай катып калырлар.
17Халкыңны Син Үз биләмәңә –
Үз тавыңа алып килеп урнаштырырсың;
Син бу урынны Үзеңә торак өчен әзерләдең, әй Раббым!
Син бу изге йортны Үз кулың белән төзедең, әй Хуҗа-Хакимем!
18Раббы мәңге-мәңге хакимлек итәчәк!»
19Нәкъ шулай булды да! Фиргавеннең атлары, сугыш арбалары һәм җайдаклары диңгез төбенә керүгә, Раббы алар өстенә диңгездәге барлык суны ишеп төшерде! Ә Исраил халкы диңгезне коры җирдән кичеп өлгерде. 20Шулчак Һарунның кыз туганы, Мәрьям пәйгамбәр, шөлдерле барабан алды, һәм барча хатыннар, аңа ияреп, шөлдерле барабаннарда уйнадылар һәм биеделәр. 21Мәрьям аларга җырлады:
«Раббыга җыр җырлагыз, чөнки Ул биеккә күтәрелде.
Диңгезгә атып бәрде Ул атны җайдагы белән бергә».
Аллаһының исраилиләрне су белән тәэмин итүе
22Муса Исраил халкын Камышлы диңгездән Шур чүленә алып китте. Алар чүлдән өч көн буе бардылар, тик эчәргә су таба алмадылар. 23Өч көннән соң алар Марага килеп җиттеләр. Анда су булса да, аны эчә алмадылар, чөнки ул бик ачы иде, шуңа күрә бу урынны Мара#15:23 Мара – яһүдчә «ачы» мәгънәсендә. дип атадылар. 24Һәм халык:
– Без нәрсә эчик соң? – дип, Мусага зарланды.
25Шуннан соң Муса Раббыга фөрьяд итте, һәм Раббы бер агачка күрсәтте. Мусаның агачны суга салуы булды, су шундук тәмләнде.
Шул урында Раббы халыкка кагыйдә һәм канун җиткерде, шунда Ул аларны сынады. 26Ул әйтте:
– Әгәр сез Миңа, үзегезнең Аллагызга буйсынсагыз, күземә ятышлы күренгән гамәлләр кылсагыз, Минем барлык боерыкларымны һәм кагыйдәләремне үтәсәгез, Мин мисырлыларны зарарлаган авыруларның берсен дә сезгә җибәрмәм. Мин – Раббы, сезнең савыктыручыгыз!
27Шуннан алар Элимгә килеп җиттеләр. Анда унике су чыганагы һәм үсеп утыра торган җитмеш хөрмә агачы бар иде. Алар, чатырлар корып, су янында урнаштылар.

Atualmente selecionado:

Чыгыш 15: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão