Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Чыгыш 14

14
Исраилиләрнең Камышлы диңгезне кичүләре
1Шуннан соң Раббы Мусага болай диде:
2– Исраилиләргә әйт, алар Пи-Һахирутка кире кайтсыннар һәм Мигдол белән диңгез арасындагы Багал-Сефон каршында, диңгез буенда чатырлар корсыннар. 3Фиргавен: «Исраилиләр чүлдә адашып йөриләр, барыр җирләре юк», – дип уйласын. 4Мин фиргавенне янә үҗәтләндерермен, һәм ул аларны куа чыгар, ә Мин аны һәм аның гаскәрен җиңәрмен дә, Миңа дан килер. Шул чагында мисырлылар Минем Раббы булуымны танырлар.
Исраил халкы шулай эшләде дә.
5Мисыр патшасына, ягъни фиргавенгә «Исраил халкы качты» дигән хәбәр ирешкәч, аның һәм хезмәтчеләренең исраилиләр турындагы фикерләре кинәт үзгәрде:
– Нәрсә эшләдек без?! Ник исраилиләргә китәргә рөхсәт бирдек?! Безнең хәзер эшләргә хезмәтчеләребез калмады бит, – диеште алар.
6-7Шунда фиргавен үзенең сугыш арбасын әзерләргә боерды. Ул үзе белән гаскәрен – иң яхшылардан саналган алты йөз сугыш арбасын, шуннан тыш, Мисырдагы барча арбаларны алды. Һәркайсында арба башлыгы барды. 8Раббы шулчак Мисыр патшасының, ягъни фиргавеннең кирелеген кузгатты, һәм ул батыраеп китеп барган исраилиләрне куа чыкты. 9Мисырлылар – фиргавеннең барлык атлары, арбалары, җайдаклары һәм сугышчылары – исраилиләрне Пи-Һахирут янында, Багал-Сефон каршындагы диңгез ярында куып җиттеләр. Тегеләрнең нәкъ чатырлар корып яткан чаклары иде.
10Фиргавен якынлаша төшкәч, Исраил халкы үзен куа чыккан мисырлыларны күреп алды. Исраилиләр бик нык курыктылар һәм, ярдәм сорап, Раббыга ялвардылар.
11– Мисырда зиратлар юк идеме әллә?! Син безне чүлгә үләргә дип алып килдеңмени?! – диде исраилиләр Мусага. – Нәрсә дип син безне Мисырдан алып чыктың?! 12Мисырда чакта без сиңа: «Безне калдыр! Мисырлыларга хезмәт итик», – дип әйтмәдекме?! Чүлдә үлүгә караганда, мисырлыларга кол булып хезмәт итү яхшырак булыр иде.
13Ә Муса болай дип җавап бирде:
– Курыкмагыз! Нык торыгыз һәм Раббының бүген ничек итеп сезне коткаруын күрерсез. Каршыгыздагы мисырлыларны сез башкача күрмәссез! 14Сезнең өчен Раббы Үзе көрәшәчәк. Тынычланыгыз!
15Шулчак Раббы Мусага әйтте:
– Син әле нишләп Мине ярдәмгә чакырасың? Исраил халкына әйт – алга барсыннар. 16Син исә юл таягыңны күтәр һәм кулыңны диңгез өстенә суз, шулчак сулар икегә аерылыр да, халык, коры җирдән баргандай, диңгезне кичәр. 17Мин мисырлыларны киреләндерермен, шуңа күрә алар сезнең арттан куа барырлар, ә Мин фиргавенне, аның барлык гаскәрен арбалары һәм җайдаклары белән бергә җиңәрмен дә, Миңа дан килер. 18Фиргавенне, аның арбаларын һәм җайдакларын җиңеп, дан яулагач, мисырлылар Минем Раббы булуымны танырлар.
19Шуннан Аллаһының фәрештәсе Исраил гаскәренең артына барып басты (ә моңарчы ул, халыкны ияртеп, һәрвакыт алдан барган иде); болыт баганасы, шул рәвешле, артка күчеп, 20Мисыр гаскәре белән Исраил гаскәре арасында тора башлады. Болыт төн буена исраилиләргә яктылык бирде, ә мисырлылар ягында караңгылык хөкем сөрде. Шуңа күрә алар төн буе бер-берсенә якыная алмадылар.
21Мусаның диңгез өстенә кул сузуы булды, Раббы, төн буе көнчыгыштан көчле җил истереп, диңгезне чигендерде – шул урында коры җир барлыкка килде. Су ике якка аерылды, 22һәм исраилиләр, коры җир буйлап баргандай, диңгезне кичтеләр – аларның уң ягында да, сул ягында да дивар сыман булып су торды. 23Мисырлылар алар артыннан ташланды – фиргавеннең барлык атлары, арбалары һәм җайдаклары сусыз калган диңгез төбеннән бара башлады. 24Таң алдыннан Раббы, ут һәм болыт баганасы эченнән Мисыр гаскәренә карашын ташлап, алар арасында буталыш тудырды – 25арба тәгәрмәчләре күчәрләреннән чыкты, һәм мисырлылар аларны көч-хәл белән өстерәп китте.
– Качыйк без моннан! – диеште мисырлылар. – Аларны яклап, Мисырга каршы Раббы Үзе көрәшә!
26Шунда Раббы Мусага:
– Кулыңны диңгез өстенә суз! – диде. – Мисырлылар, аларның арбалары һәм җайдаклары өстенә киредән су ургылсын!
27Муса диңгез өстенә кулын сузды, һәм, таң атып килгәндә, диңгез әүвәлге хәленә кайтты. Мисырлылар судан качып йөгерергә тотындылар, әмма Раббы, селкеп төшергән сыман, аларны дулкын эченә ыргытты. 28Су, кабат үз урынына кайтып, Исраил халкы артыннан куып килгән фиргавеннең барлык гаскәрен, арбаларын һәм җайдакларын күмеп китте. Аларның берсе дә исән калмады! 29Исраил халкы исә диңгезне коры җир буйлап кичте, ә су аларның уң ягында да, сул ягында да дивар сыман булып торды.
30Шул көнне Раббы Исраилне мисырлылардан йолып алды, һәм исраилиләр диңгез ярында мисырлыларның үле гәүдәләрен күрделәр. 31Исраилиләр, Раббының мисырлыларга каршы күрсәткән кодрәтенә шаһит булгач, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт иттеләр, һәм Аңа да, Аның колы Мусага да ышандылар.

Atualmente selecionado:

Чыгыш 14: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão