Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Чыгыш 13

13
Беренче булып туган барлык ир баланы һәм иркәк терлекне Аллаһыга багышлау турында
1Раббы Мусага әйтте:
2– Барлык хатыннарның беренче ир балалары Миңа багышлансын. Исраилиләрдә беренче булып туган һәр адәм баласы һәм иркәк терлек – Минеке.
3– Мисырдан, коллык йортыннан котылган көнегезне хәтерегездә саклагыз, – диде Муса халыкка. – Чөнки бу көндә Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән сезне шул җирдән алып чыкты. Ачы камырдан пешергән икмәк ашамагыз ул көнне. 4Сез Абиб аеның#13:4 Абиб ае – елның беренче ае. шушы көнендә Мисырдан китәсез. 5Раббы сезнең ата-бабаларыгызга: «Кәнгани, хитти, амори, хивви һәм явүсиләр яшәгән җирләрне сезгә бирермен», – дип ант итте. Ул сезне сөт вә бал агып торган шул җирләргә алып килгәч, елның шушы аенда түбәндәге йоланы үтәгез: 6җиде көн дәвамында төче икмәк ашагыз, ә җиденче көнне Раббы хөрмәтенә бәйрәм итегез. 7Шушы җиде көн дәвамында төче икмәк ашагыз; сездә ачы камырдан пешерелгән икмәк булмаска тиеш, яшәгән җирегездә ачыткы салынган бернәрсә дә булмасын.
8Ул көнне һәркем үзенең углына: «Мисырдан киткән чагымда, Раббының минем өчен ни-нәрсә эшләвен хәтердә яңартыр өчен үтим мин бу йоланы», – дип аңлатсын. 9Бу йола сезнең кулыгыздагы тасма һәм маңгаегыздагы билге кебек булсын, Раббы кануны сезнең телегездә саклансын, чөнки Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән сезне Мисырдан алып чыкты. 10Шулай булгач, бу кагыйдәне һәр елны билгеләнгән вакытта үтәгез.
11Раббы, сезне кәнганиләр яши торган җиргә алып барып, бу җирне сезгә биргәч (шушы җирне сезгә бирермен, дип, Ул сезгә һәм ата-бабаларыгызга ант итте), 12беренче булып туган һәр ир баланы Раббыга багышлагыз. Беренче булып туган иркәк мал-туар да – Раббыныкы. 13Беренче туган һәр ишәк баласын бәрән биреп йолып алыгыз; әгәр йолып алмасагыз, ишәк баласының муенын сындырыгыз. Сезнең беренче туган ир балагыз да йолып алынырга тиеш.
14-15Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Нәрсәне аңлата бу?» – дип сораса, сез аларга: «Раббы Үзенең кодрәтле кулы белән безне Мисырдан алып чыкты. Анда без коллар идек. Фиргавен, киреләнеп, безгә китәргә рөхсәт итмәде, ә Раббы исә мисырлыларның беренче булып туган ир балаларын һәм иркәк терлекләрен үтертте. Шуңа күрә мин беренче булып туган иркәк терлекне Раббыга корбан итәм, ә беренче булып туган углымны йолып алам», – дип җавап бирегез. 16Үзенең кодрәтле кулы белән Раббының безне Мисырдан алып чыгуын хәтердә тоту өчен, кулыгыздагы тасма яки маңгаегыздагы билге кебек булыр бу.
Аллаһының исраилиләргә юл күрсәтеп баруы
17Фиргавен Исраил халкына Мисырдан китәргә рөхсәт иткәч, Аллаһы аларга пелештиләр җиренә илтә торган кыска юлдан барырга ирек бирмәде, чөнки Ул: «Исраилиләргә сугышырга туры килсә, алар, кире уйлап, Мисырга әйләнеп кайтырга мөмкин», – дип әйтте. 18Шуңа күрә Аллаһы аларны урау юлдан, чүл аша Камышлы диңгезгә алып китте. Мисыр җиреннән чыкканда, Исраил халкының кулында инде сугыш коралы бар иде.
19Йосыфның сөякләрен Муса үзе белән алды, чөнки кайчандыр бервакыт Йосыф: «Аллаһы сезгә ярдәмен күрсәткәч, минем сөякләремне бу илдән алып чыгарсыз», – дип, исраилиләрне ант иттергән була.
20Суккөттән чыккач, Исраил халкы, чүл кырыендагы Этам дигән җирдә тукталып, чатырлар корды. 21Көндезен Раббы, болыт баганасы булып, алар алдыннан юл күрсәтеп барды, төнлә исә, ут баганасы булып, барыр юлларын яктыртты. Шуңа күрә алар көндез дә, төнлә дә юлларын дәвам итә алдылар. 22Болыт баганасы – көнозын, ә ут баганасы төне буе алардан аерылмады.

Atualmente selecionado:

Чыгыш 13: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão