Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Чыгыш 12

12
Котылу бәйрәме
1Раббы Муса белән Һарунга Мисыр җирендә болай дип әйтте:
2– Бу ай сезнең өчен беренче ай, ул сезнең ел башы аегыз булсын. 3Бөтен Исраил җәмәгатьчелегенә әйтегез: бу айның унынчы көнендә һәр ир кеше үз гаиләсе өчен бер бәрән алсын – һәр гаиләдә бер бәрән булсын. 4Әгәр гаиләдә кешеләр аз булып, бәрәнне үзләре генә ашап бетерә алмастай икән, иң якын күршеләре белән берләшсеннәр. Алдан ук кешеләр саны һәм аларның күпме ашаячагы исәпләнсен. 5Бу иркәк хайван – кимчелексез, бер яшьлек сарык яисә кәҗә бәрәне булырга тиеш. 6Шушы айның ундүртенче көненә кадәр һәркемнең терлеге үзендә саклансын, ә көне җиткәч, эңгер-меңгер төшүгә, Исраил халкыннан булган һәммәсе аларны суярга 7һәм терлекнең канын корбан ите ашалачак йортның ишек яңакларына вә ишек өстендәге аркылы борыска сыларга тиеш. 8Шул ук төнне, бәрәнне ут өстендә кыздырып, аның итен төче икмәк һәм ачы үләннәр белән бергә ашасыннар. 9Кызып җитмәгән, шулай ук суда пешерелгән бәрәнне ашамагыз, аны аяклары, эче-башы белән бергә ут өстендә кыздырып ашагыз. 10Аның бернәрсәсен дә иртәнгә калдырмагыз; әгәр калса, аны утта яндырыгыз. 11Бу итне ашаганда, киенгән булыгыз: япанчагызның чабуларын билбавыгызга кыстырып, аякларыгызга киегез, кулыгызга юл таягы алыгыз һәм тиз-тиз ашагыз, чөнки бу – Раббы хөрмәтенә үткәрелә торган Котылу бәйрәменең ашы.
12Шул төнне Мин Мисыр җире буйлап узачакмын һәм беренче булып туган һәр ир-атны вә иркәк терлекне үтерәчәкмен, Мисырның барча илаһларын хөкемгә тартачакмын. Мин – Раббымын. 13Ә йортларыгызга сыланган кан – билге ул: канны күрүгә, Мин сезнең йортларыгызны читләтеп үтәчәкмен. Мин Мисыр җирен тар-мар иткәндә, сезгә бу куркыныч афәтнең берсе дә янамас.
14Сезнең өчен бу – истәлекле көн, Раббы хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм булсын. Киләчәктә дә сезнең нәсел варисларыгыз аны бәйрәм итсен. Бу сезгә – мәңгелек кагыйдә. 15Җиде көн буе төче икмәк ашагыз. Ачыткы салынган бар нәрсәне беренче көннән үк өегездән юк итегез; әгәр кем дә булса берәү беренче көннән җиденче көнгә кадәр ачыткы салынган ризык ашый икән, андый кеше Исраил халкыннан читләштерелергә тиеш. 16Беренче һәм җиденче көннәрдә изге җыелышлар үткәрелсен, бу көннәрдә сез бернинди эш тә башкарырга тиеш түгел, эшләргә яраклы бердәнбер эш – ул үзегезгә ашарга әзерләү. 17Сез Төче күмәч бәйрәмен үткәрергә тиеш, чөнки шушы көнне Мин сезнең гаскәрегезне Мисырдан алып чыктым. Киләчәктә сезнең нәсел варисларыгыз бу көнне бәйрәм итәргә тиеш. Сезнең өчен мәңгелек кагыйдә бу. 18Беренче айның ундүртенче киченнән башлап, егерме беренче киченә кадәр төче икмәк ашагыз. 19Җиде көн дәвамында сезнең өйләрегездә бернинди дә чүпрәле ризык булмасын. Бу вакытта чүпрәле ризык ашаган кеше, читтән килгән кешеме ул яисә җирле кешеме, Исраил халкыннан читләштерелергә тиеш. 20Сез, кайда гына яшәсәгез дә, чүпрәле икмәк түгел, төче икмәк кенә ашарга тиешсез.
21Муса Исраилнең барлык өлкәннәрен чакырып алды да аларга әйтте:
– Үзегезнең гаиләләрегез өчен сарык яисә кәҗә бәрәннәре сайлап алыгыз һәм Котылу бәйрәме хөрмәтенә суегыз. 22Шулай ук бер бәйләм һүссөп үсемлеген канга манып алыгыз да ишек яңакларына вә аркылы борыска сөртегез. Иртәнгә кадәр беркем дә өеннән чыгарга тиеш түгел. 23Раббы, мисырлыларны үтереп, ил буйлап йөргәндә, ишек яңагындагы һәм аркылы борыстагы канны күреп, бу йортны аяп калачак – Җан алучыга сезнең йортка керергә һәм сезне үтерергә юл куймаячак.
24Сез һәм сезнең токымыгыз шушы күрсәтмәне үтәргә тиеш, бу – мәңгелек кагыйдә. 25Раббы сезгә Үзе вәгъдә иткән җиргә килгәч, моны үтәгез. 26Сезнең балаларыгыз: «Сезнең өчен бу йола нәрсәне аңлата?» – дип сорагач, 27сез болай әйтерсез: «Бу – Котылу бәйрәмендә Раббыга китерелә торган корбан. Чөнки без Мисырда яшәгәндә, Раббы Исраил йортларын читләтеп үтте. Раббы мисырлыларны үтерде, ә безнең йортларны коткарып калды».
Шулчак халык, Раббы алдында баш иеп, Аңа сәҗдә кылды. 28Раббы Муса белән Һарунга ничек кушса, Исраил халкы шулай эшләде.
29Төн уртасында Раббы Мисыр җирендә беренче булып туганнарның барысын да – тәхеттәге фиргавеннең беренче углыннан башлап, зиндандагы тоткынның беренче углына кадәр үтерде. Беренче булып туган барлык иркәк терлек тә үтерелде. 30Ул төнне фиргавен, аның хезмәтчеләре һәм барча мисырлылар уяу иделәр – бөтен Мисыр җирендә кычкырып елаган тавышлар ишетелеп торды, чөнки һәр йортта кем дә булса үлгән иде.
Исраилиләрнең Мисырны ташлап китүе
31Шул төнне фиргавен Муса белән Һарунны чакырып алды да әйтте:
– Үзегез дә, исраилиләр дә минем халкымнан аерылып китегез! Сораганыгызча, Раббыгызга барып табыныгыз! 32Сез сораганча булсын: үзегез белән вак һәм эре терлегегезне алыгыз да китегез! Ә миңа хәер-фатихагызны бирегез!
33Мисырлылар да, Исраил халкының Мисыр җиреннән тизрәк китүен сорап:
– Югыйсә барыбыз да һәлак булачакбыз, – диделәр.
34Шуннан соң исраилиләр камырлары әчеп өлгермәгән күәс чиләкләрен кием-салымга төрделәр дә җилкәләренә куеп алып киттеләр. 35Алар, Муса кушканча, мисырлылардан көмеш вә алтын әйберләрен һәм кием-салым сорадылар. 36Раббы мисырлылар күңелендә Үз халкына карата кызгану хисе уятты, һәм алар исраилиләр сораган барлык әйберләрне бирделәр. Исраилиләр, шулай итеп, мисырлыларны талап киттеләр.
37Исраил халкы – балаларны исәпкә алмаганда, җәяүле алты йөз мең ир-ат – Рәмесестән Суккөткә таба юл тотты. 38Аларга чит халыклардан да байтак кеше иярде. Исраилиләрнең күп кенә вак һәм эре терлеге дә бар иде. 39Исраилиләргә Мисырдан алып чыккан камырдан төче күмәч кенә пешерергә туры килде. Мисырдан бик тиз сөрелгәнгә күрә, алар камыр әчетергә өлгермәделәр, аларның ризык әзерләү өчен вакытлары да булмады.
40Исраил халкы Мисырда дүрт йөз дә утыз ел яшәде; 41нәкъ дүрт йөз дә утыз ел тулган көнне Раббының барлык гаскәре Мисырдан чыгып китте. 42Ул төнне Раббы, кизү торып, исраилиләрне Мисыр җиреннән алып чыкты. Шуңа күрә Исраил халкының киләчәк буыннары да, Раббыны хөрмәтләп, бу төнне кизү торырга тиеш.
Котылу бәйрәме турындагы кагыйдә
43Раббы Муса белән Һарунга әйтте:
– Менә Котылу бәйрәме турындагы кагыйдә: бер генә чит кеше дә Котылу бәйрәме ризыгын ашарга тиеш түгел. 44Әгәр кем дә булса берәү, кол сатып алып, аны сөннәткә утырта икән, әлеге кол ул ризыкны ашый ала, 45ә вакытлыча яшәүчегә яки ялчыга аны ашарга ярамый. 46Бу ризыкны бер йорт эчендә генә ашагыз; ул иттән бер кисәкне дә тышка алып чыкмагыз һәм бәрәннең сөякләрен сындырмагыз. 47Бу йоланы бөтен Исраил халкы үтәргә тиеш. 48Әгәр сезнең арагызда яшәүче чит кешенең Раббы хөрмәтенә Котылу бәйрәмендә катнашасы килә икән, аның гаиләсендәге барлык ир затлары сөннәтләнергә тиеш; шуннан соң ул, җирле исраилиләр кебек, сезнең белән Котылу бәйрәмендә катнаша ала. Әгәр кеше сөннәткә утыртылмаган икән, аның Котылу бәйрәме ризыгын ашарга хакы юк. 49Җирле кеше өчен дә, арагызда яшәүче читтән килгән кеше өчен дә шушы канун бер булсын.
50Раббы Муса белән Һарунга ничек кушса, барлык исраилиләр шулай эшләделәр. 51Ул көнне Раббы кабиләләргә бүленгән Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыкты.

Atualmente selecionado:

Чыгыш 12: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão