Яхъя 18
18
Гайсәнең тоткын ителүе һәм Аңардан сорау алу
1Бу сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә шәкертләре белән Кыдрун инешенең аръягына чыгып, шундагы бакчага керде. 2Гайсә шәкертләре белән еш кына шунда җыелганлыктан, ул урынны Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә дә белә иде. 3Шуңа күрә Яһүдә гаскәри төркем һәм баш руханилар вә фарисейлар җибәргән тәртип саклаучыларны үзе белән шунда алып килде. Алар үзләре белән факеллар, яктырткычлар һәм кораллар алганнар иде.
4Гайсә исә, Үзе белән булачак һәр нәрсәне белеп, килгән кешеләргә таба атлап:
– Кемне эзлисез? – дип сорады алардан.
5Алар Аңа:
– Насаралы Гайсәне, – дип җавап бирделәр.
Гайсә аларга:
– Ул – Мин, – диде.
Хыянәтче Яһүдә дә алар белән шунда тора иде. 6Гайсә: «Ул – Мин», – дигәч, алар артка чигенеп, җиргә егылдылар.
7Ул янә:
– Кемне эзлисез? – дип сорады.
Алар:
– Насаралы Гайсәне, – диделәр.
8Гайсә аларга болай дип җавап бирде:
– Мин инде сезгә: «Ул – Мин», – дип әйттем бит. Мине эзлисез икән, Минем белән булган кешеләрне чыгарып җибәрегез.
9«Син Миңа биргәннәрнең берсен дә югалтмадым» дигән сүзләр тормышка ашсын өчен, Ул шулай дип әйтте.
10Шимун Петернең кылычы бар иде. Ул аны тартып чыгарды һәм олуг руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде. Ул хезмәтченең исеме Мәлик иде. 11Әмма Гайсә Петергә:
– Кылычыңны кынына тыгып куй. Атам биргән касәдән эчмәмме әллә? – диде.
12Гаскәриләр, аларның башлыгы һәм яһүдиләрнең тәртип саклаучылары Гайсәне тотып бәйләделәр. 13Башта Аны шул елның олуг рухание булган Кәяфәснең кайнатасы Һаннас янына алып бардылар. 14Яһүдиләргә: «Халык өчен бер кешенең үлүе хәерлерәк», – дип киңәш биргән кеше шул Кәяфәс иде.
15Шимун Петер һәм тагын бер шәкерт Гайсә артыннан бардылар. Бу шәкерт исә олуг рухани белән таныш булганга күрә, Гайсә белән олуг руханиның ишегалдына керә алды. 16Ә Петер тышкы якта ишек артында басып калды. Аннары олуг рухани белән таныш булган теге шәкерт чыкты да, ишек саклаучы хезмәтче кызга әйтеп, Петерне эчкә алып керде. 17Шунда ишек саклаучы хезмәтче кыз Петердән:
– Син дә бу Кешенең шәкертеме әллә? – дип сорагач, ул:
– Юк, – дип җавап бирде.
18Салкын булганлыктан хезмәтчеләр һәм тәртип саклаучылар учак ягып җылынып торалар иде. Петер дә алар белән бергә җылынып торды.
19Шул вакытта олуг рухани Гайсәдән шәкертләре хакында һәм нәрсәләргә өйрәтүе турында сорашты. 20Гайсә аңа:
– Мин дөньяга ачыктан-ачык сөйләдем. Яһүдиләр һәрвакыт җыела торган гыйбадәтханәләрдә һәм Аллаһы йортында гыйлем бирдем, яшерен рәвештә һичнәрсә сөйләмәдем. 21Нигә Миннән сорыйсың? Мин сөйләгәннәрне ишеткән кешеләрдән сора. Мин нәрсә сөйләгәнне алар беләләр, – дип җавап бирде.
22Гайсә шулай дигәч, Аның янында торган тәртип саклаучыларның берсе, Аның яңагына сугып:
– Олуг руханига Син шулай җавап бирәсеңме? – диде.
23Гайсә аңа:
– Мин ялган сөйләгән булсам, ялган икәнен исбат ит, ә дөресен сөйләгәнмен икән, нигә Миңа сугасың? – дип җавап бирде.
24Шул вакыт Һаннас Гайсәне, бәйләнгән хәлдә, олуг рухани Кәяфәс янына җибәрде.
25Шимун Петер ишегалдында җылынып торганда:
– Син дә Аның шәкертләренең берсе түгелме? – дип сорадылар.
Ул:
– Юк, – дип ваз кичте.
26Олуг рухани хезмәтчеләренең берсе, Петер колагын чабып өзгән кешенең туганы, аңа:
– Мин сине Аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң? – диде.
27Петер тагын ваз кичте. Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды.
28Кәяфәс яныннан Гайсәне идарәче Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртән иртүк булды. Пакьләнүләре бозылмасын дип, яһүдиләрнең башлыклары идарәче сараена кермәделәр, чөнки Котылу бәйрәменең ризыгын ашый алмаслар иде. 29Шуңа күрә идарәче Пилат, алар янына чыгып:
– Сез бу Кешене нәрсәдә гаеплисез? – дип сорады.
30Алар аңа:
– Ул җинаятьче булмаса, Аны сиңа тотып китермәгән булыр идек, – дип җавап бирделәр.
31Пилат аларга:
– Аны алып китеп, кануныгыз буенча үзегез хөкем итегез, – диде.
– Безгә һичкемне үтерү хокукы бирелмәгән, – диделәр яһүдиләр аңа.
32Гайсә Үзенең нинди үлем белән үләчәгенә ишарә итеп әйткән сүзләре гамәлгә ашсын өчен, бу вакыйга булды.
33Шунда Пилат яңадан сараена керде һәм, Гайсәне чакыртып, Аңардан:
– Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады.
34Гайсә аңа:
– Син моны үзеңнән генә әйтәсеңме, яки Минем хакта сиңа башкалар сөйләдеме? – диде.
35– Әллә мин яһүдиме? Үз халкың, баш руханилар Сине миңа тапшырды. Нәрсә эшләдең Син? – дип әйтте Пилат.
36– Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем яһүдиләр кулына тапшырылмавым өчен көрәшкән булырлар иде, әмма Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел, – дип җавап бирде Гайсә.
37– Димәк, Син шулай да Патша икәнсең?! – диде Пилат.
Гайсә:
– Син Мине Патша дип әйтәсең. Мин хакыйкать хакында шаһитлык бирү өчен тудым, Мин шуның өчен дөньяга килдем дә. Хакыйкать тарафдары булган һәркем Мине тыңлый, – дип җавап бирде.
38– Нәрсә ул – хакыйкать? – дип сорады Аңардан Пилат.
Шуннан соң ул яңадан яһүдиләр янына чыгып:
– Мин Аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим, – диде. – 39Сезнең гореф-гадәтегез буенча, Котылу бәйрәмендә мин сезгә бер тоткынны азат итәргә тиешмен. Яһүдиләр Патшасын азат итүемне телисезме?
40Шунда барысы да:
– Аны түгел, Барабны чыгар! – дип кычкырдылар.
Бараб исә юлбасар иде.
Currently Selected:
Яхъя 18: TtrBBL
Highlight
Share
ਕਾਪੀ।

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015