Яхъя 15
15
Гайсә – чын йөзем агачы
1Мин – чын йөзем агачы, ә Минем Атам – Йөзем үстерүче. 2Ул Миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый һәм, күбрәк җимеш бирсен өчен, җимеш бирә торган һәр ботакны чистарта. 3Сезгә сөйләгән сүзем аша сез инде чистартылдыгыз. 4Миндә торыгыз, һәм Мин сездә торырмын. Йөзем агачында булмаган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, Миндә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз.
5Мин – йөзем агачы, ә сез – ботаклар. Кем Миндә торса һәм Мин аңарда торсам – ул күп җимеш бирер, чөнки Миннән башка бернәрсә дә эшли алмассыз. 6Кем Миндә тормаса, аны, ботак кебек кисеп, читкә ташларлар һәм ул корып бетәр, ә корыган ботакларны җыеп утка ташлыйлар да яндыралар. 7Сез Миндә торсагыз һәм Минем сүзләрем сездә торса, ул чакта нәрсә генә теләсәгез дә, сорагыз, һәм ул сезгә бирелер. 8Күп җимеш китереп, сез Минем шәкертләрем булырсыз, һәм моның белән Минем Атам данланыр.
9Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә калыгыз. 10Мин, Атамның әмерләрен үтәп, Аның мәхәббәтендә калам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз. 11Куанычым сездә булсын һәм куанычыгыз тулы булсын дип, Мин боларны сезгә сөйләдем.
12Минем әмерем шушы: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. 13Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бөек ярату юк. 14Әмерләремне үтәсәгез, сез – Минем дусларым. 15Инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм, чөнки хезмәтче хуҗасының нәрсә эшләвен белми, ә сезне дусларым дип атыйм, чөнки Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен сезгә белдердем. 16Мине сез сайламадыгыз, Мин сезне сайладым: сез барып җимеш бирсен һәм җимешегез даими булсын дип, сезне билгеләп куйдым. Шунда Минем исемем белән Атамнан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны сезгә бирәчәк. 17Сезгә әмерем шул: бер-берегезне яратыгыз.
Дөньяның нәфрәте
18Дөнья сезгә нәфрәтләнә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Миңа нәфрәтләнгән иде. 19Сез дөньяныкы булсагыз, дөнья сезне үзенеке кебек итеп яратыр иде. Ләкин сез дөньядан түгел, Мин сезне дөньядан сайлап алдым, дөнья сезгә шуңа нәфрәтләнә. 20«Хезмәтче үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел» дигән сүзләремне хәтерләгез. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар. 21Алар боларның барысын да сез Минеке булганлыктан эшләрләр, чөнки Мине җибәргән Затны белмиләр. 22Мин килеп аларга сөйләмәгән булсам, аларның гөнаһта гаепләре булмас иде, ә хәзер гөнаһларын акларлык чаралары юк. 23Миңа нәфрәтләнүче Атама да нәфрәтләнә. 24Башка беркем дә кылмаган эшләрне алар арасында күрсәтмәгән булсам, аларның гөнаһта гаепләре булмас иде; ә хәзер аларны күрделәр һәм Миңа да, Атама да нәфрәтләнәләр. 25Аларның Канунындагы: «Алар Миңа бер сәбәпсезгә нәфрәтләнделәр»#15:25 Карагыз: «Зәбур», 34:19; 68:5. дигән сүзләр тормышка ашсын өчен бу шулай булды.
26Мин Атадан сезгә Яклаучы-Юатучы җибәрәчәкмен. Ул – Атадан чыккан хакыйкать Рухы килгәч, Минем хакта шаһитлык бирәчәк. 27Сез дә Минем хакта шаһитлык бирерсез, чөнки баштан ук Минем белән булдыгыз.
Zur Zeit ausgewählt:
Яхъя 15: TtrBBL
Markierung
Teilen
Kopieren
Möchtest du deine gespeicherten Markierungen auf allen deinen Geräten sehen? Erstelle ein kostenloses Konto oder melde dich an.
© Институт перевода Библии, 2015