Яхъя 14
14
Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш
1Борчылмагыз! Аллаһыга ышаныгыз һәм Миңа ышаныгыз. 2Атам йортында торыр урын күп. Әгәр дә алай булмаса, сезгә әйткән булыр идем. Мин сезгә урын әзерләргә барам. 3Барып, сезгә урын әзерләгәч, сезне Үзем белән алып китәргә килермен. Шулай Мин булган урында сез дә булырсыз. 4Мин бара торган урынга сез юлны беләсез.
5Шул вакыт Томас Гайсәгә:
– Хакимем! Кая баруыңны белмибез, шулай булгач, анда бару юлын каян белик инде? – диде.
6Гайсә аңа:
– Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына алып бара торган Миннән башка юл юк. 7Мине беләсез икән, Минем Атамны да белерсез. Шушы вакыттан башлап, сез Аны беләсез һәм Аны күрдегез, – дип әйтте.
8– Хакимем! Безгә Атаны күрсәт һәм без канәгать булырбыз, – диде Аңа Филип.
9– Филип, Мин никадәр вакыт сезнең белән бергә булып та, син Мине белмисеңме?! – диде Гайсә. – Мине күргән кеше Атаны да күргән була. Ничек инде син: «Безгә Атаны күрсәт», – дисең? 10Минем Атада, Атаның Миндә икәнлегенә ышанмыйсыңмы? Сезгә сөйләгән сүзләрне Мин Үземнән сөйләмим, ә Миндә булган Атам Үз эшләрен башкара. 11«Мин Атада һәм Ата Миндә» дигән сүзләремә ышаныгыз. Ә сүзләремә ышанмыйсыз икән, эшләгән эшләрем хакына ышаныгыз. 12Сезгә хак сүз әйтәм: Миңа иман итүче башкарган эшләремне, аларга караганда бөегрәк эшләрне дә башкарыр, чөнки Мин Атам янына барам. 13Ата Углы аркылы данлансын өчен, Минем исемем белән нәрсә сорасагыз да, эшләрмен. 14Исемем белән Миннән сораган һәрнәрсәне эшләрмен.
Гайсә вәгъдә иткән Изге Рух
15Мине яратсагыз, әмерләремне үтәрсез. 16Мин Атадан сорармын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул сезнең белән мәңге булыр. 17Ул Яклаучы-Юатучы – хакыйкать Рухы. Дөнья Аны күрмәгәнгә һәм белмәгәнгә кабул итә алмый, ә сез Аны беләсез, чөнки Ул сезнең белән калачак һәм сездә булачак.
18Сезне ятим калдырмам, яныгызга килермен. 19Бераздан дөнья Мине күрмәс, ә сез күрерсез. Мин яшәгәнгә, сез дә яшәрсез. 20Мин – Атамда, сез – Миндә һәм Мин сездә икәнемне шул көнне белерсез. 21Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәүче кеше Мине ярата. Мине яраткан кешене Атам яратыр, Мин дә яратырмын һәм аңа Үземне күрсәтермен.
22Яһүдә (Яһүдә Искариот түгел) Аңардан:
– Хакимем! Ни өчен Син Үзеңне дөньяга түгел, безгә генә күрсәтергә телисең? – дип сорады.
23Гайсә аңа болай дип җавап бирде:
– Мине яратучы сүзләремне тотар. Атам аны яратыр һәм Без, аның янына килеп, аның белән бергә яшәрбез. 24Ә Мине яратмаучы исә сүзләремне тотмый. Сез ишеткән сүз Миннән түгел, бәлки Мине җибәргән Атадан, – һәм дәвам итеп:
25– Сезнең белән бергә булганда ук, боларны сезгә әйттем. 26Ә Минем исемнән Атам җибәрәчәк Яклаучы-Юатучы – Изге Рух – сезне һәрнәрсәгә өйрәтер һәм Мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерер.
27Сезгә тынычлык калдырам, Үз тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма Мин биргән тынычлык дөнья биргән тынычлыкка охшамаган. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын. 28«Сездән китәм һәм яныгызга киләчәкмен», – дигәнемне ишеттегез. Мине яратсагыз, Атам янына баруыма куаныр идегез, чөнки Атам Миннән бөегрәк. 29Мин сезгә бу сүзләрне, ул хәл тормышка ашканда, сезнең ышануыгызны теләп, хәзер сөйләдем. 30Сезнең белән күп сөйләшмәм инде, чөнки бу дөньяның түрәсе килә. Минем өстән аның һичнинди хакимлеге юк. 31Әмма дөнья белсен: Мин Атаны яратам һәм, Ата Миңа нәрсә боерган булса, шуны башкарам.
Торыгыз, моннан китик, – диде.
Zur Zeit ausgewählt:
Яхъя 14: TtrBBL
Markierung
Teilen
Kopieren
Möchtest du deine gespeicherten Markierungen auf allen deinen Geräten sehen? Erstelle ein kostenloses Konto oder melde dich an.
© Институт перевода Библии, 2015