Зәкәрия 14
14
Раббының хакимлек итүе
1Менә, Раббы көне якынлаша; ул көнне сездән талап алган байлыкны күз алдыгызда бүлешерләр. 2Раббы барча халыкларны Иерусалимгә каршы сугышка туплар – шәһәр алыныр, йортлар таланыр, хатыннар мәсхәрә ителер, шәһәр халкының яртысы сөрген китәр, әмма икенче яртысы шәһәрдә калыр.
3Шуннан Раббы, яу көнендәге көрәшче сыман, бу халыкларга каршы сугыш ачар. 4Ул көнне Раббы Иерусалимнән көнчыгыштагы Зәйтүн тавына аяк басар; һәм Зәйтүн тавы көнчыгыштан көнбатышка урталай ярылып, анда зур үзән барлыкка килер, тауның бер ягы – төньякта, икенче ягы көньякта калыр. 5Һәм сез Раббы тауларының үзәне буйлап йөгерерсез, чөнки таулар арасындагы үзән Әселгә кадәр җитәр; сез Яһүдә патшасы Уззия заманында җир тетрәүдән качкан ата-бабаларыгыз кебек йөгерерсез. Шул чагында минем Раббы Аллам һәм Аның белән бергә бөтен изге фәрештәләр килер.
6Ул көнне яктылык та, салкынлык та булмас. 7Бу үзенчәлекле көн булыр, аның кайчан киләсен Раббы гына белер: әллә көн, әллә төн шунда, хәтта кичен дә яп-якты булыр.
8Ул көнне Иерусалимнән тереклек сулары агып чыгар: агымның яртысы – көнчыгыш диңгезгә, икенче яртысы көнбатыш диңгезгә таба агар; җәен дә, кышын да шулай дәвам итәр.
9Раббы бөтен җирнең патшасы булыр; ул көнне кешеләр бары Раббыга гына табыныр, Аның исеме бердәнбер исем булып калыр.
10Иерусалимнән төньякта урнашкан Гебадан алып Иерусалимнән көньяктагы Риммунга кадәр җәелгән бөтен җирләр Үрдүн тигезлеге кебек иңкү булыр. Иерусалим исә Беньямин капкасыннан алып почмак капкага (беренче капкага) һәм Хананел манарасыннан алып патшаның йөзем изгеченә кадәр, манара сыман күкләргә ашып, үз урынында торыр. 11Анда кешеләр көн күрер, аны бүтән җимермәсләр, һәм Иерусалим хәвеф-хәтәрсез яшәр.
12Иерусалимгә каршы сугышкан халыкларны Раббы үләт зәхмәте белән җәзалар: үз аягында басып торган кешеләрнең тәне корыр, күз чокырларында – күзләре, авызларында телләре черер. 13Ул көнне аларның Раббыдан котлары алыныр, берсе икенчесенең кулына ябышыр, бер-берсенә ташланыр. 14Хәтта Яһүдә халкы да Иерусалимдәге сугышка кушылыр, һәм күршедәге илләрнең бар байлыгы – бихисап күп алтыны, көмеше вә кием-салымы шәһәр халкының кулына төшәр. 15Ат, качыр, дөя, ишәк вә башка терлекне дә шул ук үләт зәхмәте аяктан егар.
16Иерусалимгә каршы сугышкан халыкларның исән калганнары елның-елында Патшага – Күкләр Хуҗасы Раббыга баш ияр өчен, Чатырлар бәйрәменә килер. 17Җирдәге халыкларның берәрсе, Патшага – Күкләр Хуҗасы Раббыга сәҗдә кылыр өчен, Иерусалимгә килмәсә, аларның илендә яңгыр яумас. 18Әгәр мисырлылар бирегә килер өчен юлга чыкмаса, Раббы, Чатырлар бәйрәменә килмәгән халыкларны җәзалаган сыман, аларны да үләт зәхмәтенә дучар итәр. 19Чатырлар бәйрәменә килмәгән очракта, Мисыр вә барлык халыклар әнә шундый җәзага тартылыр.
20Ул заманда ат дирбиясендәге кыңгырауларга «Раббыга багышланган» дип язылыр, һәм Раббы йортындагы казаннар мәзбәх алдындагы касәләр кебек изге булыр. 21Иерусалимдәге вә Яһүдәдәге барлык казаннар Күкләр Хуҗасы Раббыга багышланыр, һәм корбан китерүчеләр аларда ит пешерер. Ул көнне Күкләр Хуҗасы Раббы йортында бер генә сәүдәгәр#14:21 …сәүдәгәр… – Яһүд телендә әлеге сүз «Кәнган кешесе» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. дә булмас.
Currently Selected:
Зәкәрия 14: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
![None](/_next/image?url=https%3A%2F%2Fimageproxy.youversionapi.com%2F58%2Fhttps%3A%2F%2Fweb-assets.youversion.com%2Fapp-icons%2Fen.png&w=128&q=75)
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015