Зәкәрия 13
13
Потларга табынуны гамәлдән чыгару
1Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип белдерә:
– Ул көнне Давыт йортын һәм Иерусалимдә яшәүчеләрне гөнаһ вә нәҗестән чистартыр өчен, чишмә бәреп чыгачак. 2Ул көнне потларның исемнәрен бу җирдән юк итәчәкмен, инде аларны бүтән искә алмаячаклар; ялган пәйгамбәрләрне вә әшәке рухны да җир өстеннән юкка чыгарачакмын. 3Шул вакытта кем дә булса яңадан пәйгамбәрлек итә башласа, тудырган ата-анасы аңа: «Син яшәргә тиеш түгелсең, чөнки син, Раббы исемен телгә алып, ялган сөйлисең», – дип, пәйгамбәрлек иткән чагында аны чәнчеп үтерәчәк. 4Ул көнне ялган пәйгамбәрләр үзләре игълан иткән ялган сүзләрдән#13:4 …ялган сүзләрдән… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: иңгән күренешләрдән. оялырлар; аларның берсе дә инде пәйгамбәрләрнең кыл япанчасын кимәс, берсе дә алдамас. 5Аларның һәркайсы: «Мин пәйгамбәр түгел, мин игенче, яшь чагымнан ук язмышым җир белән бәйләнгән», – дияр. 6Әгәр дә инде берәрсе аңардан: «Түшеңдә нинди җөйләр ул?» – дип сораса, ул: «Дусларым йортында җәрәхәтләнгән идем», – дип җавап бирер.
7«И кылыч, якын күргән көтүчем өстенә күтәрел! –
дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы. –
Көтүчене үтер,
һәм сарыклар таралышыр,
шунда Мин саклаучысыз калган бәрәннәргә каршы
кулымны күтәрермен.
8Бөтен илдә, – дип белдерә Раббы, –
халыкның өчтән ике өлеше юк ителәчәк,
өчтән бере исән калачак.
9Шул өченче өлешне Мин утка салачакмын,
көмешне чистарткан сыман чистартачакмын,
алтынны сынаган кебек сынаячакмын.
Алар Миңа табынырлар,
һәм Мин аларга җавап бирермен:
„Бу – Минем халкым!“ – диярмен,
ә алар: „Раббы – безнең Аллабыз!“ – дип әйтер».
Currently Selected:
Зәкәрия 13: TtrBBL
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015