YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 5

5
Аклауның нәтиҗәсе
1Шуңа күрә, иман белән аклану алгач, Хакимебез Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән безнең арада татулык мөнәсәбәте урнаша. 2Хәзер без ия булган мәрхәмәткә Мәсих аша иман белән мөмкинлек ачылды һәм без Аллаһы данын уртаклашырбыз дигән өмет белән мактанабыз. 3Моның белән генә түгел, михнәт чигүләребез белән дә мактанабыз, чөнки михнәт чигүләр – чыдамлык, 4чыдамлык тотрыклылык тудыра, ә тотрыклылык өмет хасил итүен беләбез. 5Ә өмет алдамый, чөнки Аллаһы Үзенең мәхәббәтен безгә бирелгән Изге Рух аша йөрәкләребезгә мул итеп яудырган.
6Без әле ярдәмгә мохтаҗ булганда, Аллаһы билгеләгән бер вакытта Мәсих имансызлар өчен үлде. 7Кем дә булса хәтта тәкъва кеше хакына үләргә теләр микән? Хәер, игелекле кеше хакына, бәлки, кемнең дә булса үләргә җөрьәт итүе мөмкин. 8Әмма Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итте: Мәсих гөнаһлы чагыбызда ук безнең хакка үлде. 9Һәм инде хәзер, Үз каны белән аклаганнан соң, әлбәттә, Ул безне Аллаһы ачуыннан коткарачак. 10Аллаһыга дошман булган вакытыбызда Углының үлеме аркылы Аның белән татулашканбыз икән, инде бигрәк тә хәзер татулашкан хәлдә Углының тормышы белән котылачакбыз. 11Әле бу гына да түгел, Аллаһы белән Хакимебез Гайсә Мәсих аша мактанабыз, Аның аша без хәзер бу татулыкны алдык та!
Адәм һәм Мәсих
12Бер кеше аркылы гөнаһ һәм гөнаһ белән бергә үлем дөньяга үтеп керде. Шулай итеп, барлык кешеләр үлемгә ия булды, чөнки һәммәсе гөнаһ кылды. 13Инде Канун булганга кадәр дә дөньяда гөнаһ бар иде; әмма Канун булмаган урында берәүнең дә гөнаһы исәпкә алынмый. 14Шулай да, Адәмнән алып Муса пәйгамбәргә кадәр, Аллаһының тыюын бозып, Адәмдәй гөнаһ кылмаганнар белән дә үлем хакимлек иткән. Адәм, ниндидер бер мәгънәдә, килергә тиешле Затның үрнәге булып торган.
15Әмма Аллаһының бүләк ителгән мәрхәмәтен гөнаһ белән чагыштырып булмый. Бер кешенең гөнаһы күпләрне үлемгә китергән икән, Аллаһының мәрхәмәте һәм бер Кеше – Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте белән бирелгән бүләк күпләргә бигрәк тә мул бирелә. 16Аллаһы бүләген бер кеше кылган гөнаһның нәтиҗәсе белән чагыштырып булмый. Бер җинаять «гаепле!» дигән хөкем карары китереп чыгарды, ә Аллаһының мәрхәмәте белән бирелгән бүләк, бик күп җинаятьләр булуга карамастан, аклану алып килде. 17Әгәр бары тик бер кешенең җинаяте аркасында үлем хакимлек иткән икән, бигрәк тә бер Кеше – Гайсә Мәсих аша Аллаһының мул мәрхәмәтен һәм бүләк буларак Аның аклавын кабул итүчеләр тормышта хакимлек итәчәк.
18Шулай итеп, берәүнең җинаяте барлык кешеләргә «гаепле!» дигән хөкем чыгарган сыман, икенче Берәүнең хак гамәле һәммәсенә аклану һәм тормыш алып килде. 19Бер кешенең буйсынмавы аркасында күпләр гөнаһлы булгандай, икенче Берәүнең итагатьлелеге белән күпләр Аллаһы тарафыннан акланачак. 20Канун исә, җинаять артсын дип, кертелгән. Әмма гөнаһ күбәйгән җирдә Аллаһының мәрхәмәте тагын да арткан. 21Димәк, гөнаһ кешеләр белән хакимлек иткән һәм аларны үлемгә китергән сыман, Аллаһының мәрхәмәте дә хаклык белән хакимлек итәр һәм Хакимебез Гайсә Мәсих аркылы мәңгелек тормышка китерер.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in