YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 4

4
Ибраһим үрнәге
1Халкыбызның нәселбашы Ибраһим хакында нәрсә әйтә алабыз? Ул нәрсәгә ия булды соң? 2Әгәр Ибраһим үзе кылган гамәлләре белән акланган дип саналган икән, аның мактанырга хакы булган, ләкин Аллаһы каршында түгел. 3Изге язмада нәрсә диелгән? «Ибраһим Аллаһыга ышанды һәм моның белән тәкъва#4:3 «Тәкъва» һәм «аклау» дигән сүзләрнең тамыры грек телендәге төп нөсхәдә бер үк. булып саналды»#4:3 Карагыз: «Яратылыш», 15:6. . 4Ә эшчегә түләнгән хезмәт хакы бүләк дип түгел, бирелергә тиешле нәрсә булып санала. 5Әгәр инде кеше, үзе кылган гамәлләргә таянмыйча, гаеплеләрне аклаучы Аллаһыга ышана икән, шул ышануы белән Аның каршында акланган санала. 6Эш-гамәлләренә бәйсез рәвештә, Аллаһы тарафыннан акланган кешенең бәхетле булуы турында сөйләп, Давыт шуны ук раслый:
7«Бәхетледер кеше,
әгәр җинаятьләре кичерелсә.
8Бәхетледер кеше,
гаеп эшләрен Раббы гафу итсә»#4:7-8 Карагыз: «Зәбур», 31:1-2. .
9Бу бәхетлелек сөннәтлеләргә генә карыймы, әллә сөннәтсезләргә дәме? Без: «Ибраһим үзенең ышануы белән тәкъва булып саналды», – дип сөйләдек. 10Кайчан саналды? Сөннәтле булгачмы, әллә сөннәтле булганчымы? Сөннәтле булгач түгел, ә сөннәтле булганга кадәр. 11Әле сөннәтсез чакта ук ул ышануы белән Аллаһы каршында акланган саналды һәм аның сөннәткә утыртылуы моны раслаучы билге булды. Шулай итеп, Ибраһим, сөннәтләнмәгән килеш иман итеп, Аллаһы каршында акланган саналды һәм барлык кешеләрнең атасы булды. 12Ибраһим – шулай ук сөннәтлеләрнең дә атасы, ягъни, сөннәткә утыртылып кына калмыйча, атабыз Ибраһимның әле сөннәтләнмәгән чакта йөргән иман сукмакларыннан йөрүчеләрнең атасы.
Аллаһының вәгъдәсе һәм иман
13«Дөнья синеке булыр» дигән Аллаһы вәгъдәсе Ибраһимга һәм аның токымына Канун таләпләрен үтәгән өчен түгел, иман итеп, Аллаһы каршында акланган өчен бирелде. 14Канун үтәлүенә өмет баглаучылар Аллаһы вәгъдә иткәнне алсалар, иман мәгънәсен югалтыр, вәгъдә дә юкка чыгарылыр. 15Канун үзе белән Аллаһының ачуын алып килә, әмма Канун булмаса, Канун бозу да булмый.
16-17Аллаһының вәгъдәсе, мәрхәмәт буенча гына булсын өчен, иманга нигезләнгән. Шулай итеп, вәгъдә Ибраһим токымының һәммәсе өчен дә: Канунны тотучылар өчен генә түгел, аның кебек иман итүчеләр өчен дә ышанычлы. Изге язмада «Мин сине күп халыкларның нәсел атасы итеп куйдым»#4:16-17 Карагыз: «Яратылыш», 17:5. дип язылганча, Ибраһим – һәммәбезнең атасы. Үлеләрне терелтүче, булмаган нәрсәләрне барлыкка китерүче, үзе ышанган Аллаһы каршында Ибраһим – барыбызның атасы. 18Ул бернинди өмете булмаганда да өмет белән ышанган, һәм «Нәсел варисларың шулкадәр күп санлы булачак»#4:18 Карагыз: «Яратылыш», 15:5. дип әйтелгәнчә, күп халыкларның атасы булган. 19Үзенә йөз яшь чамасы, тәненең инде үлә баруын һәм Сараның, бала табу өчен, артык карт булуын аңласа да, аның иманы кимемәде. 20Аллаһы вәгъдәсенә ышанмыйча шикләнеп карамады, киресенчә, иманында нык торып, Аллаһыга дан-шөһрәт китерде. 21Аллаһының биргән вәгъдәсен үти алачагына инанып, 22Ибраһим ышануы белән «тәкъва булып саналды».
23Хәер, «тәкъва булып саналу» дигән сүз бер аның өчен генә түгел, 24безнең өчен дә язылды. Әлеге сүз безгә дә – Хакимебез Гайсәне үледән терелткән Аллаһыга инанучыларга да кагыла. 25Гайсә гөнаһларыбыз өчен үлемгә тапшырылды һәм аклануыбыз өчен терелтелде.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in