YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 2

2
Аллаһының гадел хөкеме
1Әй, син, башкаларны хөкем итүче адәм, үзеңне аклап, һичнәрсә әйтә алмыйсың: башкаларны хөкем итеп, үзеңне дә хөкемгә дучар итәсең, чөнки син үзең дә шул ук гамәлләрне кыласың бит. 2Без беләбез: андый эшне эшләүчеләр өчен Аллаһының хөкеме гадел. 3Әй, син, адәм, андый гамәл кылучыларны хөкем итәсең, ә үзең шул ук эшләрне эшлисең! Әллә син Аллаһы хөкеменнән качып котылырмын дип уйлыйсыңмы? 4Аллаһының игелеклелеге сине тәүбәгә китерәчәген аңламыйча, чиксез игелеге, сабырлыгы һәм түземлеген санламыйсыңмы әллә? 5Син кире булганга һәм йөрәгең тәүбә итәргә теләмәгәнгә күрә, Аллаһының гадел хөкеме билгеле булачак ачу көнендә башыңа төшәчәк җәзаңны җыясың. 6Аллаһы һәркемгә эшләренә карап түләр: 7сабырлык белән игелекле эшләр кылып, данга, хөрмәткә һәм үлемсезлеккә омтылучыларга Ул мәңгелек тормыш бирә. 8Ә инде үзен генә яратып, хакыйкатькә буйсынмыйча, явызлык артыннан баручылар өстенә Аллаһы Үз ачуын һәм ярсуын төшерәчәк. 9Явызлык кылучы һәркемгә – башта яһүдигә, аннары яһүди булмаганга – михнәт һәм газап булачак. 10Ә игелек кылучы һәркемне – башта яһүдине, аннары яһүди булмаганны – дан, хөрмәт һәм иминлек көтә, 11чөнки Аллаһы һәркемгә бертигез карый.
12Муса кануны булмыйча, гөнаһ кылганнар шул хәлдә һәлак булачаклар да; ә инде Канунны белә торып гөнаһ кылганнар Канун буенча хөкем ителәчәкләр. 13Аллаһы Канунны ишетүчеләрне түгел, аны үтәүчеләрне Үз каршында акланган дип игълан итәчәк. 14Мәҗүсиләрнең Кануны юк бит, ләкин алар Канун таләп иткәнне табигый сиземләүләре белән башкарганда, канунсыз да үзләренә үзләре Канун булалар. 15Бу исә Канун таләпләренең йөрәкләренә язылганлыгын күрсәтә. Моны вөҗданнары да раслый – уй-фикерләре кайвакыт аларны гаепли, ә кайвакыт хәтта яклый да. 16Мин сөйли торган Яхшы хәбәр буенча, Аллаһы кешеләрнең серләрен Мәсих Гайсә аркылы хөкем итәсе көнне моның һәммәсе булачак.
Яһүдиләр һәм Аллаһы кануны
17Менә син үзеңне яһүди дип атыйсың, Муса канунына таянасың һәм Аллаһы белән мактанасың, 18Кануннан өйрәнеп, Аллаһының ихтыярын һәм яманнан яхшыны аера беләсең. 19Син үзең сукырларның юл күрсәтүчесе, караңгылыктагылар өчен яктылык, 20наданнарның остазы, тәҗрибәсезләрнең укытучысы булуыңа ышанасың, чөнки белем вә хакыйкатьне гәүдәләндерүче Канунны беләсең. 21Шулай булгач, ничек соң син, башкаларны өйрәтеп тә, үзеңне-үзең өйрәтмисең? Урламаска үгетлисең, ә үзең урлыйсыңмы? 22«Зина кылма» дисең, ә үзең зина кыласыңмы? Потлардан җирәнәсең, ә үзең аларның табыну урынын талыйсыңмы? 23Аллаһы кануны белән мактанасың, ә үзең, аны бозып, Аллаһыны мәсхәрәлисеңме? 24Изге язмада язылганча, «мәҗүсиләр Аллаһы исемен сезнең аркада хурлыйлар»#2:24 Карагыз: «Яхәзкыл», 36:20. .
25Канунны үтәсәң, сөннәтле булуың файдалы; ә инде син аны бозасың икән, ул чакта сөннәткә утыртылмагандай буласың. 26Шулай булгач, сөннәтсез кеше Канун кагыйдәләрен үтәсә, ул сөннәткә утыртылган булып саналмасмы? 27Тышкы яктан сөннәтсез, әмма Канунны үтәүче кеше, сине – язылган Канунга һәм сөннәтлелеккә ия кешене Канунны бозган өчен хөкем итәр. 28Тышкы яктан гына яһүди булган – чын яһүди түгел, һәм тәндәге сөннәтләнү генә чын сөннәт түгел әле. 29Эчке яктан яһүди булган гына чын яһүдидер, һәм язылган Канун түгел, ә Изге Рух китергән, йөрәк түрендә булган сөннәт кенә чын сөннәттер#2:29 Карагыз: «Канун», 10:16. . Мондый яһүдигә мактау кешеләрдән түгел, Аллаһыдан килә.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in