YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 10

10
1Имандашлар! Мин чын күңелдән Исраил халкының котылуын телим һәм бу хакта Аллаһыга дога кылам. 2Мин шаһитлык итә алам: алар үзләрен ихлас күңелдән Аллаһыга багышлаганнар, әмма бу багышлау дөрес аңлауга нигезләнмәгән. 3Аллаһының кешеләрне ни рәвешле аклавын белмәгәнгә алар, үзләренчә акланырга омтылып, Аның хаклык юлына буйсынмадылар. 4Мәсих бит – Канунның чиге, шуның белән иман итүче һәркемгә хаклык бирелә.
Котылу бөтен кеше өчен
5Канун кушканны үтәп ирешелгән хаклык#10:5 «Хаклык» һәм «аклау» дигән сүзләрнең тамыры грек телендәге төп нөсхәдә бер үк. турында Муса болай дип яза: «Канун таләпләрен үтәүче кеше алар белән яшәячәк»#10:5 Карагыз: «Левиләр», 18:5. . 6Ә иман аша килгән хаклык турында болай диелә: «Күккә кем менәр? – дип сорама үзеңнән» (Мәсихне алып төшәргә), 7яки: «Упкынга кем төшәр? – димә» (Мәсихне үлеләр арасыннан алып чыгарга). 8Изге язмада нәрсә диелә соң? «Аллаһы сүзе синең яныңда, телеңдә һәм күңелеңдә»#10:6-8 Карагыз: «Канун», 30:11-14. . Без игълан итә торган иман турындагы сүз бу. 9Гайсәне Хаким#10:9 Хаким – моны «Раббы» дип тә аңларга мөмкин. дип икърар итсәң һәм Аллаһының Аны үледән терелтүенә йөрәгең белән инансаң, котылачаксың. 10Йөрәк белән иман итү Аллаһының хаклыгын#10:10 Хаклыгын – ягъни аклавын. бирә, ә иманны тел белән тану – котылу алып килә. 11Изге язмада болай диелә: «Аңа ышанган кеше оятка калмас»#10:11 Карагыз: «Ишагыйя», 28:16. . 12Яһүдиләр белән яһүди булмаганнар арасында аерма юк бит, чөнки бер Раббы – барысының да Хакиме. Аңа ялварып мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе өчен дә Ул юмарт. 13Изге язмада болай дип язылган бит: «Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак»#10:13 Карагыз: «Йоил», 2:32. .
14Әмма ышанмаган килеш ничек итеп Аңа ялварып мөрәҗәгать итә алырлар? Аның хакында ишетмәгән килеш, Аңа ничек иман китерә алырлар? Аның турында игълан итүче булмагач, алар ничек ишетә алырлар? 15Әгәр игълан итәргә җибәрелмәгән булса, ничек итеп кем дә булса игълан итә алыр? Изге язмада болай дип язылган: «Яхшы хәбәр китерүчеләрнең килүе ничек куанычлы!»#10:15 Карагыз: «Ишагыйя», 52:7; «Нахум», 1:15. 16Әмма Яхшы хәбәрне барысы да кабул итмәде. Ишагыйя болай ди бит: «Йа Раббым! Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?»#10:16 Карагыз: «Ишагыйя», 53:1. 17Шулай итеп, иман – Яхшы хәбәрне ишетүдән, ишетү исә Мәсих турындагы сүз аша килә. 18Әмма болай дип сорыйм: әллә Исраил халкы шул хәбәрне ишетмәде микән? Әлбәттә, ишеттеләр:
«Аларның тавышы бөтен җир йөзенә,
сүзләре дөнья читләренә тарала»#10:18 Карагыз: «Зәбур», 18:5. .
19Ул вакытта яңадан сорыйм: әллә Исраил халкы аңламады микән? Беренче булып Муса Аллаһы сүзләрен сөйләп:
«Мин халык булмаган кешеләр белән сезне көнләштерермен,
томана халык белән ачуландырырмын»#10:19 Карагыз: «Канун», 32:21. , – ди.
20Ә Ишагыйя Аллаһы сүзләрен тагын да кыюрак итеп әйтә:
«Мине эзләмәгәннәр Мине тапты,
Миннән ярдәм сорамаганнарга Мин күрендем»#10:20 Карагыз: «Ишагыйя», 65:1. .
21Исраил халкы турында исә: «Мин тыңлаусыз һәм үзсүзле халыкка көне буе кулларымны сузып тордым»#10:21 Карагыз: «Ишагыйя», 65:2. , – ди.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in