Яхъя 20
20
Гайсә Мәсихнең үледән терелүе
1Атнаның беренче көнендә иртән иртүк, әле караңгы вакытта ук, магдалалы Мәрьям кабер-мәгарә янына килде һәм авызындагы ташның читкә алып ташланганын күрде. 2Ул шунда ук Шимун Петер һәм Гайсәнең яраткан шул шәкерте янына йөгереп барып, аларга:
– Хакимебезне кабердән алып киткәннәр. Кая куйганнарын белмибез, – диде.
3Петер белән әлеге шәкерт шундук кабер янына киттеләр. 4Алар икесе дә йөгерделәр, әмма теге шәкерт, Петергә караганда җәһәтрәк йөгергәнгә, кабер янына алданрак барып җитте. 5Иелеп карагач, анда яткан кәфенне күрде, ләкин кабер эченә кермәде. 6Аның артыннан Шимун Петер килеп җитте. Ул, кабер эченә кереп, анда яткан кәфенлекне 7һәм Гайсәнең башына чорналган булган яулыкны күрде, әмма яулык кәфен белән бергә түгел, чорнап куелганча, үз урынында ята иде. 8Шунда кабер янына алданрак килеп җиткән әлеге шәкерт тә эчкә керде һәм күреп ышанды. 9Алар Изге язмада Гайсәнең үледән терелеп торачагы турында язылганны әле аңламыйлар иде. 10Шуннан соң шәкертләр янә өйләренә кайтып киттеләр.
11Мәрьям исә кабер янында елап басып калды. Елый-елый иелеп, кабер эченә карады һәм 12анда актан киенгән ике фәрештәне күреп алды. Берсе Гайсә җәсәде яткан урынның баш очында, икенчесе аяк очында утыра иде. 13Алар Мәрьямнән:
– Ханым! Нигә елыйсың? – дип сорадылар.
– Минем Хакимемне алып киткәннәр. Аны кая куйганнарын белмим, – диде ул.
14Шулай диде дә артына борылып карады һәм анда басып торган Гайсәне күрде, әмма Аның Гайсә икәнен танымады. 15Гайсә аңардан:
– Ханым! Нигә елыйсың? Кемне эзлисең? – дип сорады.
Мәрьям, Аны бакчачы дип уйлап:
– Әфәндем! Син Аны чыгарып куйган булсаң, кая куйганыңны әйт, мин Аны алып китәрмен, – диде.
16Гайсә аңа:
– Мәрьям! – диде.
Ә ул әйләнеп карап, яһүдчә:
– Раббуни! – дип әйтте. (Раббуни – Остаз дигәнне аңлата.)
17Гайсә аңа:
– Миңа кагылма, чөнки Мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Туганнарым янына кайтып әйт: «Мин Үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, Үземнең Аллам һәм сезнең Аллагыз янына күтәреләм», – диде.
18Магдалалы Мәрьям шәкертләр янына килеп:
– Мин Хакимебезне күрдем, – диде һәм аларга Гайсә әйткән сүзләрне сөйләп бирде.
19Шәкертләре шул ук көнне кич белән, яһүдиләрдән куркып, йорт ишекләрен бикләп җыелып утырганда, Гайсә килеп керде һәм, урталарына басып:
– Иминлек сезгә! – диде.
20Шулай дигәннән соң, Ул аларга кулларын һәм кабыргасын күрсәтте. Шәкертләр Хаким Гайсәне күргәнгә бик куандылар.
21Гайсә аларга тагын:
– Сезгә иминлек булсын! Атам Мине җибәргән кебек, Мин дә сезне җибәрәм, – дип әйтте.
22Моны әйткәч, Ул сулышын аларга өреп:
– Изге Рухны кабул итегез. 23Кемнең гөнаһларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер; кемнекен кичермәсәгез, аныкы кичерелмәс, – диде.
Күрмичә ышанучылар бәхетле
24Гайсә килгәндә, уникенең берсе, Игезәк кушаматлы Томас, алар белән түгел иде. 25Башка шәкертләр аңа:
– Без Хакимебезне күрдек! – диделәр.
Ә ул аларга:
– Аның кулларында кадаклардан калган яраларны күрмичә, шул яраларга бармагымны, кабыргасына кулымны тидереп карамыйча, ышанмам, – дип әйтте.
26Бер атнадан соң Аның шәкертләре тагын җыелып утырганда, Томас та алар белән бергә иде. Гайсә ишекләр бикле килеш килеп керде һәм аларның уртасына басып:
– Иминлек сезгә! – диде.
27Аннары Томаска:
– Бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара, кулыңны суз да кабыргама тидер. Шикләнеп торма, ышан, – дип әйтте.
28Шунда Томас:
– Минем Хакимем һәм Аллам! – диде.
29Гайсә:
– Син Мине күргәнгә ышандың. Күрмичә ышанучылар бәхетле! – дип әйтте.
30Гайсә Үзенең шәкертләре алдында бу китапта язылмаган башка бик күп могҗизалы гамәлләр дә күрсәтте. 31Болар исә сез Гайсәнең Мәсих, Аллаһы Углы булуына иман итсен өчен һәм, иман итеп, Аның исеме аркылы сезгә тормыш булсын өчен язылды.
Currently Selected:
Яхъя 20: TtrBBL
Highlight
Share
Copy

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015