Яхъя 19
19
Гайсәнең үлемгә хөкем ителүе
1Шуннан соң Пилат Гайсәне камчы белән суктырырга кушты. 2Гаскәриләр Аның башына күгән куагы чыбыкларыннан таҗ үреп куйдылар, өстенә куе кызыл төстәге япанча кидерделәр, 3һәм берсе артыннан берсе Аның янына килеп:
– Яшәсен яһүдиләр Патшасы! – дип, яңакларына суктылар.
4Пилат, янә чыгып, яһүдиләргә әйтте:
– Карагыз, Аңарда бернинди гаеп тапмавымны белдерү өчен, Аны хәзер сезнең янга чыгарам.
5Шул вакыт башына чәнечкеле таҗ, өстенә япанча кидерелгән Гайсә чыкты.
– Менә – Кеше! – диде Пилат.
6Баш руханилар һәм тәртип саклаучылар исә Аны күргәч:
– Хачка кадакла, кадакла Аны! – дип кычкырдылар.
– Аны алыгыз да үзегез кадаклагыз. Мин Аңарда бернинди гаеп тапмыйм, – диде Пилат.
7Яһүдиләр аңа:
– Безнең кануныбыз бар, канун буенча Ул үләргә тиеш, чөнки Ул Үзен Аллаһы Углы дип атый, – дип җавап бирделәр.
8Моны ишеткәч, Пилат бигрәк тә куркуга төште, 9һәм, янә сарайга кереп, Гайсәдән:
– Син кайдан? – дип сорады.
Әмма Гайсә аңа җавап бирмәде.
10Пилат Аңа:
– Миңа җавап бирәсең килмиме? Сине хачка кадаклатырга да, азат итәргә дә хакимлегем барлыгын белмисеңме әллә? – диде.
11Гайсә болай дип җавап бирде:
– Сиңа югарыдан бирелмәгән булса, Минем өстән һичбер хакимлегең булмас иде. Шуңа күрә Мине сиңа тапшырган кешенең гөнаһы синекеннән зуррак.
12Шул вакыттан Пилат Аны азат итү мөмкинлеген эзли башлады. Яһүдиләр исә:
– Аны җибәрсәң, син кайсарның дусты түгелсең; үзен-үзе патша итүче һәркем – кайсарның дошманы, – дип кычкырдылар.
13Бу сүзләрне ишеткәч, Пилат, Гайсәне чыгарып, «Таш басма» (яһүдчә Габбата) дип аталган җирдәге хөкем итү урынына барып утырды. 14Бу – Котылу бәйрәменә әзерләнә торган җомга көн, көндезге сәгать уникеләр тирәсе иде. Пилат яһүдиләргә:
– Менә, сезнең Патшагыз! – диде.
15Ә алар:
– Алып кит Аны, олаксын! Хачка кадакла! – дип кычкырдылар.
– Патшагызны кадаклыйммыни?! – диде Пилат.
Баш руханилар:
– Безнең кайсардан башка патшабыз юк, – дип җавап бирделәр.
16Ниһаять, Пилат Гайсәне, кадаклау өчен, аларга тапшырды. Алар Аны алып киттеләр.
Гайсәне хачка кадаклау
17Үзенең хачын күтәреп, Гайсә «Баш сөяге», ягъни яһүдчә Гөлгетә дип аталган урынга килеп җитте. 18Аны һәм Аның белән бергә тагын ике кешене, берсен Гайсәнең бер ягына, икенчесен икенче ягына хачка кадакладылар. 19Пилат кушканча язу язып, хач өстенә кактылар. Ул язуда: «Насаралы Гайсә, яһүдиләр Патшасы», – дип язылган иде. 20Гайсә хачка кадакланган урын шәһәргә якын булганлыктан, ул язуны күп яһүдиләр укыды. Анда яһүдчә, грекча һәм латинча язылган иде. 21Яһүдиләрнең баш руханилары Пилатка болай дип әйттеләр:
– «Яһүдиләр Патшасы» дип түгел, «Ул Үзен: „Мин – яһүдиләр Патшасы“, – диде» дип яз.
22– Мин нәрсә яздым, шул язылды инде, – дип җавап бирде Пилат.
23Гайсәне хачка кадаклагач, гаскәриләр Аның киемнәрен алып, һәр гаскәригә бер өлеш чыгарлык итеп дүрткә бүлделәр, чапанын да алдылар. Чапан исә тегелмәгән, бербөтен тукымадан иде, 24шуңа күрә алар бер-берсенә:
– Моны ертмыйк, ә кемгә чыгар дип жирәбә салыйк, – диделәр.
Бу Изге язмадагы
«Алар киемнәремне үзара бүлештеләр,
күлмәгем кемгә тияр дип жирәбә салыштылар»#19:24 Карагыз: «Зәбур», 21:19.
дигән сүзләр тормышка ашсын өчен булды. Гаскәриләр нәкъ шулай эшләделәр.
25Гайсә кадакланган хач янында Аның анасы, анасының сеңлесе, Клопас хатыны Мәрьям һәм магдалалы Мәрьям басып торалар иде. 26Гайсә, анасын һәм шунда торган яраткан шәкертен күреп, анасына:
– Ханым! Менә бу – синең углың, – диде.
27Аннары шәкерткә:
– Менә бу – синең анаң! – дип әйтте.
Шәкерт шул вакыттан аны үз өенә алды.
Гайсәнең үлеме
28Шуннан соң Гайсә, һәрнәрсәнең чынга ашканын белеп һәм Изге язмада язылганнар тормышка ашсын дип:
– Сусадым, – диде.
29Шунда әче шәраб салынган савыт тора иде. Гаскәриләр губка кисәген шуңа манчыдылар да, һүссөп ботагына элеп, Аның авызына китерделәр.
30Гайсә әче шәрабны татыгач:
– Тәмамланды! – диде һәм, башын иеп, җан бирде.
31Бу – бәйрәм алдындагы җомга көн иде, яһүдиләр гәүдәләрне шимбә көнгә хачта калдырырга теләмәделәр, чөнки ул шимбә бөек бәйрәм көне иде. Шуңа күрә алар хачка кадакланган кешеләрнең аякларын сындырып, хачтан төшерергә Пилаттан рөхсәт сорадылар.
32Шуннан гаскәриләр килеп, Гайсә белән бергә кадакланганнарның башта берсенең, аннан икенчесенең аякларын сындырдылар. 33Әмма Гайсә янына килгәч, Аның инде үлгән булуын күрделәр һәм шуңа күрә аякларын сындырмадылар. 34Ә бер гаскәри Аның кабыргасына сөңге белән чәнчегәч үк, аннан кан белән су агып чыкты.
35Бу хәлләрне күргән кеше, сез дә иман итсен дип, шул хакта шаһитлык бирде. Аның шаһитлыгы хак һәм ул хакыйкатьне сөйләвен белә. 36Бу хәл Изге язмадагы: «Аның һичбер сөяге сындырылмас»#19:36 Карагыз: «Зәбур», 33:21; «Чыгыш», 12:46. дигән сүзләр тормышка ашсын өчен булды. 37Изге язманың башка бер урынында: «Алар үзләре чәнчегән Затка карарлар»#19:37 Карагыз: «Зәкәрия», 12:10. , дип тә язылган.
Гайсәне кабергә салу
38Шуннан соң, ариматайлы Йосыф Пилаттан Гайсәнең җәсәден алып китүен үтенде. Йосыф – Гайсәнең шәкерте, ләкин яһүдиләрдән курыкканга, моны яшереп йөри иде. Пилат рөхсәт бирде, һәм Йосыф барып, Гайсәнең җәсәден хачтан алды. 39Элегрәк төнлә Гайсә янында булган Никәдим дә килде һәм йөз кадакка якын мирра белән сабур#19:39 Сабур – алоэ. кушып ясалган хушбуй китерде. 40Алар, Гайсәнең җәсәден алып, яһүдиләрнең күмү йоласы буенча, Аны хушбуйлы кәфенгә урадылар. 41Гайсә хачка кадакланган җирдә бер бакча, ә бакчада әле һичкемнең мәете салынмаган яңа кабер-мәгарә бар иде. 42Яһүдиләрнең бәйрәмгә әзерләнә торган җомга көне булганлыктан, Гайсәне шунда салдылар, чөнки кабер-мәгарә якын иде.
Currently Selected:
Яхъя 19: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
![None](/_next/image?url=https%3A%2F%2Fimageproxy.youversionapi.com%2F58%2Fhttps%3A%2F%2Fweb-assets.youversion.com%2Fapp-icons%2Fen.png&w=128&q=75)
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015