YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 8

8
Туфаннан соң
1Ахырда Аллаһы, Нухны һәм аның белән бергә көймәдә булган барлык хайваннарны исенә төшереп, җир өстенә җил истерде. Суның артуы бетте. 2Күк капулары ябылып, төпсез упкыннар эченнән коеп яуган яңгыр туктады. 3Йөз дә илле көн кичкәннән соң, җир өстендәге сулар кими башлады. 4Җиденче айның унҗиденче көнендә көймә Арарат таулары түбәсенә утырды. 5Суның кимүе унынчы айга кадәр дәвам итте. Унынчы айның беренче көнендә тау башлары күренде.
6Кырык көн үткәч, Нух үзе ясаган көймәнең тәрәзәсен ачты. 7Тәрәзәдән бер козгынны тышка очырды. Козгын, җир өсте сулардан арынганга кадәр, бер очып китеп, бер очып кайтып йөрде. 8Җир өстеннән су китеп беткәнме-юкмы икәнен белер өчен, Нух күгәрченне очырды. 9Күгәрчен, аякларына кунар җир тапмыйча, Нух янына көймәгә кире әйләнеп кайтты; чөнки җир өстеннән су китеп бетмәгән иде әле. Нух, куллары белән тәрәзәдән сузылып, күгәрченне көймә эченә, үз янына алды. 10Нух тагын җиде көн узганны көтеп торды да күгәрченне янә тышка очырды. 11Кичен күгәрчен, томшыгына яшь зәйтүн яфрагы эләктереп, кире кайтты. Шуңардан Нух җир өстендәге суларның кимегәнлеген белде. 12Җиде көн үткәннән соң, Нух күгәрченне тагын очырды. Бу юлы күгәрчен кире әйләнеп кайтмады.
13Нух гомеренең алты йөз дә беренче елында, беренче айның беренче көнендә җир өстендәге сулар китеп бетте. Нух көймәнең түбәсен ачып карады һәм җирнең коры икәнлеген күрде. 14Икенче айның егерме җиденче көнендә туфрак тәмам кипте. 15-16Аллаһы Нухка:
– Хатының, угылларың һәм киленнәрең белән бергә көймәдән чык, – диде. – 17Синең белән бергә яныңдагы барлык төр җан ияләре: кошлар, хайваннар, җир өстендә сөйрәлүче хәшәрәтләр – һәммәсе көймәдән чыксыннар; чыгып, җир йөзенә таралсыннар, үрчеп, ишәеп, җир өстен тутырсыннар.
18Нух үзенең хатыны, угыллары һәм киленнәре белән бергә көймәдән чыкты. 19Җир йөзендә хәрәкәт итүче төрле токымдагы барлык җан ияләре – хайваннар, кошлар, хәшәрәтләр көймәне ташлап чыктылар. 20Раббы хөрмәтенә Нух бер мәзбәх корды һәм, чиста саналган хайван һәм кошлар арасыннан берничәсен сайлап алып, ут өстендә яндырып корбан китерде. 21Хуш истән күңеле булган Раббы үзалдына әйтте:
– Кешеләр аркасында җир йөзен бүтән нәгъләтләмәячәкмен, – диде. – Чөнки кешенең йөрәгендә туа торган явызлыклар аның балачагыннан ук килә; инде терек дөньяны, бу юлы эшләгәнем кебек, кабат үлемгә дучар итмәячәкмен. 22Дөньяның киләчәк яшәешендә чәчү дә, уру да булыр, суык та, эссе дә булыр, җәй дә, кыш та булыр, көн дә, төн дә булып торыр.

Currently Selected:

Яратылыш 8: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy