YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 12

12
Ибрамның туган җиреннән китүе
1Раббы Ибрамга әйтте:
– Торган җиреңне, туганнарыңны, атаң йортын калдыр, Мин күрсәтәчәк җиргә күчеп кит! – диде. –
2Синнән Мин бөек халык тудырачакмын,
сине мөбарәк кылачакмын, исемеңне шөһрәтле итәчәкмен;
син фатиха-бәрәкәт иясе булачаксың.
3Сиңа изгелек теләгәннәргә Мин изгелек эшләячәкмен,
сине каһәрләгәннәргә ләгънәтемне яудырачакмын.
Җир йөзендәге халыкларның һәммәсе
синең аша фатиха алачак.
4Ибрам, Раббысы боерганча, юлга чыкты. Лут та аның белән китте. Хараннан чыгып киткән вакытында, Ибрамга җитмеш биш яшь иде. 5Хатыны Сарая һәм бертуган энесенең углы Лут белән бергә Ибрам, Харанда туплаган бар мал-мөлкәтен алып һәм кул астындагы барлык хезмәтчеләрен ияртеп, юлга чыкты һәм Кәнганга барып җитте. 6Ул, илне буйга кичеп, Шәкемдәге Мөре имәнлеге дигән җиргә килеп туктады. Ул заманда анда кәнганиләр яши иде. 7Раббы, Ибрамның каршысында пәйда булып:
– Менә бу җирләрне Мин синең токымыңа бирәм, – диде.
Раббысы пәйда булган төшкә Ибрам мәзбәх ясады. 8Аннары, бу урыннан янә кузгалып, Бәйт-Элдән көн чыгышы тарафындагы тауга таба юнәлде һәм, Бәйт-Элне үзеннән көнбатыш якта, ә Гайны көнчыгыш якта калдырып, ике уртага чатыр корды; мәзбәх ясады, Раббысының исеменә дога багышлады. 9Аннан Ибрам тагын кузгалды, юлын көньякка карап дәвам иттерде.
Ибрам белән Сарая Мисырда
10Ибрам тукталган җирләрдә ачлык хөкем сөрә иде. Ачлык көчәйгәннән-көчәя барганлыктан, Ибрам, вакытлыча яшәр өчен дип, Мисырга юл тотты. 11Мисыр җиренә җитәрәк, хатыны Сараяга әйтте:
– Синең гүзәл кыяфәтле хатын икәнеңне беләм, – диде. – 12Сине күргәч, мисырлылар, бу аның хатыныдыр, дип, мине үтерерләр, ә сине исән калдырырлар. 13Мисырлыларның миңа карашлары яхшы булуын һәм синең хакка минем исән калуымны теләсәң, син аларга, минем абыем ул, дип әйт.
14Чыннан да, Мисыр җиренә аяк баскач, мисырлылар Ибрам хатынының бик гүзәл икәнлеген күреп алдылар. 15Фиргавеннең сарай түрәләре дә, хатынны күреп, аның гүзәллеге турында фиргавенгә җиткерделәр. Шуннан соң Сараяны фиргавен ханәсенә алдылар. 16Хатыны аркасында Ибрамга караш яхшы булды. Вак һәм эре терлектән мал-туары, качыр, ишәк, дөяләре күп булды, өендә кол ир вә кол хатын-кызлар тотты. 17Ләкин Ибрамның хатыны Сарая аркасында Раббы фиргавенне һәм сарай җәмәгатен зур фаҗигаләргә дучар итте. 18Фиргавен Ибрамны үз каршына чакыртып әйтте:
– Син мине нишләттең? – диде. – Ник син Сараяны, минем хатыным ул, дип әйтмәдең, 19сеңелем, дип әйттең? Мин бит аңа чак кына өйләнми калдым. Ә ул синең үз хатының икән. Хатыныңны ал да илдән чыгып кит!
20Фиргавен үз адәмнәренә үзенең Ибрам хакындагы карарын ирештерде. Бу карар буенча, хатыны һәм кул астындагы барлык мал-мөлкәте белән берлектә Ибрам Мисырдан сөрелде.

Currently Selected:

Яратылыш 12: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in