YouVersion Logo
Search Icon

Яратылыш 11

11
Бабил манарасы
1Башлангычта бөтен кешеләр бер телдә, бер шивәдә сөйләшәләр иде. 2Алар, көнчыгыштан хәрәкәт итеп, Шинар үзәнлегендә үзләренә урын табып, шунда җирләштеләр. 3Бер-берләренә:
– Әйдәгез, кирпеч сугып, утта яндырыйк! – диделәр.
Таш урынына – кирпеч, известь урынына җир сумаласы#11:3 Җир сумаласы – асфальтсыман үзле балчык. куллана башладылар. 4Соңра әйттеләр:
– Җир йөзе буйлап сибелеп бетмик һәм исемебезне данга күмик дисәк, үзебезгә бер шәһәр төзеп, башы күкләргә тиярдәй биек манара торгызыйк! – диделәр.
5Раббы, адәм балалары төзи башлаган шәһәрне һәм манараны күрү өчен, күктән иңде 6һәм болай диде:
– Менә, болар барысы да бер телдә сөйләшүчеләр, бер кавем кешеләре, әнә нәрсә эшли башлаганнар. Инде болар уйлаган эшләреннән кире кайтмаячак. 7Шуңа күрә, түбән иңеп, телләрен буташтырыйк, сөйләшкәндә, берсе-берсен аңламас булсыннар.
8Шулай дип, Раббы адәм балаларын җир йөзе буйлап чәчте, алар бу шәһәрне төзүдән туктадылар. 9Шунлыктан шәһәр Бабил#11:9 Бабил – яһүдчә «бутау, буталу» мәгънәсендә. дип аталды. Чөнки Раббы адәм балаларының сөйләмә телен шунда буташтырды, аларны шуннан торып җир йөзе буйлап чәчте.
Шемның нәсел шәҗәрәсе
10Шемның нәсел шәҗәрәсе түбәндәгечә. Туфаннан соң ике ел узгач, йөз яшендәге Шемның Әрпәхшәд исемле углы туды. 11Әрпәхшәд туганнан соң, Шем тагын биш йөз ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
12Әрпәхшәдкә утыз биш яшь булганда, углы Шелах туды. 13Шелах туганнан соң, Әрпәхшәд тагын дүрт йөз дә өч ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
14Шелахка утыз яшь булганда, углы Гыйбер туды. 15Гыйбер туганнан соң, Шелах тагын дүрт йөз дә өч ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
16Гыйберга утыз дүрт яшь булганда, углы Пелег туды. 17Пелег туганнан соң, Гыйбер тагын дүрт йөз дә утыз ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
18Пелегка утыз яшь булганда, углы Регу туды. 19Регу туганнан соң, Пелег тагын ике йөз дә тугыз ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
20Регуга утыз ике яшь булганда, углы Серуг туды. 21Серуг туганнан соң, Регу тагын ике йөз дә җиде ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
22Серугка утыз яшь булганда, углы Нахор туды. 23Нахор туганнан соң, Серуг тагын ике йөз ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
24Нахорга егерме тугыз яшь булганда, углы Терах туды. 25Терах туганнан соң, Нахор тагын йөз дә унтугыз ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.
26Терахка җитмеш яшь тулганнан соң, аның Ибрам, Нахор һәм Һаран исемле угыллары туды.
Терахның нәсел шәҗәрәсе
27Терахның нәсел шәҗәрәсе: Терах – Ибрамның, Нахорның һәм Һаранның атасы иде. Һаранның Лут исемле бер углы булды. 28Һаран, атасы Терах исән чакта ук, туган җирендә – килданиләрнең Ур шәһәрендә вафат булды. 29Ибрам белән Нахор исә өйләнеп яшәделәр. Ибрам хатынының исеме Сарая, Нахор хатыныныкы Милкә иде. Милкәнең һәм Искәнең атасы – Һаран иде. 30Сарая, кысыр калып, бала тапмады.
31Терах, үзенең углы Ибрамны, оныгы Лутны (Һаранның углын) һәм киленен – Ибрам хатыны Сараяны ияртеп, Кәнган җиренә күчеп китү нияте белән килданиләр шәһәре Урдан юлга чыкты. Әмма Харанга җиткәч, тукталып, алар шунда торып калдылар. 32Терах, барлыгы ике йөз дә биш ел яшәп, Харан шәһәрендә вафат булды.

Currently Selected:

Яратылыш 11: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in