YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 7

7
1Раббы исә Мусага:
– Фиргавен өчен Мин сине Аллаһы кебек итәрмен, ә Һарун синең пәйгамбәрең булыр, – диде. – 2Сиңа нәрсә боерсам, барысын да туганың Һарунга әйт, ә ул, Исраил халкына бу җирдән чыгарга рөхсәт итсен өчен, фиргавенгә җиткерер. 3Мин исә фиргавенне киреләндерермен, ә соңыннан Мисырда бик күп могҗизалар тудырырмын. 4Ләкин фиргавен ул чагында да тыңларга теләмәс. Шуннан соң Мин, Үземнең кодрәтем белән мисырлылар өстенә куркыныч җәзалар җибәреп, Үз гаскәремне – халкым Исраилне Мисыр җиреннән алып чыгармын. 5Мисыр өстенә авыр кулымны сузып, Үз халкымны шуннан алып чыкканда, мисырлылар Минем Раббы булуымны белерләр.
6Раббы ничек кушса, Муса белән Һарун шулай эшләделәр. 7Алар фиргавен белән сөйләшкәндә, Муса – сиксән, ә Һарун сиксән өч яшьтә иде.
Таякның еланга әверелүе
8Раббы Муса белән Һарунга әйтте:
9– Фиргавен сездән могҗиза күрсәтүне таләп итсә, Һарунга әйт, ул үзенең юл таягын җиргә ташласын, һәм таяк фиргавен күз алдында еланга әверелер.
10Муса белән Һарун фиргавен янына бардылар һәм, Раббы нәрсә кушкан булса, шуны үтәделәр. Һарунның таякны җиргә ыргытуы булды, таяк фиргавен һәм аның хезмәтчеләре күз алдында еланга әверелде. 11Шуннан соң фиргавен үзенең акыл ияләрен һәм тылсымчыларын чакырып китерде, һәм Мисыр сихерчеләре тылсымнары белән Һарун кылганны кылдылар: 12таякларын җиргә ташлаулары булды, һәр таяк шундук еланга әверелде, әмма Һарунның таягы тегеләрнең барлык таякларын йотып бетерде. 13Фиргавен исә һаман киреләнә бирде. Барысы да Раббы әйткәнчә булды: фиргавен Муса белән Һарунны тыңлаудан баш тартты.
Суның канга әверелүе
14Раббы шуннан Мусага әйтте:
– Фиргавеннең йөрәге йомшармый, халыкка китәргә рөхсәт бирми ул. 15Иртә белән фиргавен Нил елгасы буена чыгар, син, шунда барып, аны көт. Еланга әверелгән теге таягыңны да үзең белән ал 16һәм фиргавенгә болай дип әйт: «Раббы, гыйбриләр Алласы, мине синең янга җибәреп: „Миңа табыну өчен, халкыма чүлгә чыгарга рөхсәт ит“, – дип әйтергә кушкан иде. Ләкин син моңарчы Аны тыңламадың. 17Шунлыктан Раббы болай дип әйтә: „Хәзер син Минем Раббы икәнемне белерсең!“ Менә, кулымдагы таягым белән Нил елгасына сугуым булыр, су канга әверелер. 18Андагы балык үлеп бетәр, елга сасый башлар, һәм мисырлылар аннан су эчә алмас».
19Раббы болай дәвам итте:
– Һарунга әйт, ул үзенең таяк тоткан кулын Мисырдагы барлык елгалар, арыклар, күлләр һәм һәр сусаклагыч өстенә сузсын, аның шулай эшләве булыр – шундук барча сулар канга әверелер. Мисырның һәр җирендә кан булыр. Хәтта агач һәм таш савытлардагы су да канга әверелер.
20Муса белән Һарун Раббының кушканын үтәделәр. Һарунның фиргавен вә аның хезмәтчеләре күз алдында, таягын күтәреп, Нил елгасына сугуы булды – бөтен су канга әверелде. 21Нилдагы балыклар үлде, һәм, андагы су сасып, мисырлылар аннан су эчә алмадылар. Мисырның һәр җирендә кан иде. 22Мисыр тылсымчылары, үз сихерләрен кулланып, шуны ук эшләделәр. Фиргавен, киреләнеп, Муса белән Һарунны тыңлаудан баш тартты. Һәммәсе дә Раббы әйткәнчә булды. 23Фиргавен, Муса белән Һарунның кылган эшләренә игътибар бирмичә, борылып, өенә кайтып китте. 24Барлык мисырлылар елга суын эчә алмадылар һәм эчәргә су табу максаты белән Нил ярлары буйлап коелар казыдылар.
25Раббының Нил елгасына сугуына җиде көн узды.

Currently Selected:

Чыгыш 7: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in