YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 6

6
1Шуннан соң Раббы Мусага әйтте:
– Фиргавен белән нәрсә эшләвемне син менә хәзер күрерсең. Мин аңа каршы Үземнең кодрәтемне юнәлтермен, һәм ул Минем халкыма китәргә рөхсәт итәчәк, хәтта үзе үк аларны куып җибәрәчәк, чөнки Мин аңа Үземнең кодрәтемне кулланырмын.
Аллаһының Мусаны кабат чакырып алуы
2Аллаһы Мусага янә әйтте:
– Мин – Раббы; 3Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб алдында пәйда булган Кадир Алламын, әмма әлегә алар Раббы дигән исемемне белми тордылар. 4Моңарчы алар килмешәк булып яшәгән Кәнган җирен Мин, килешү төзеп, үзләренә биләмәгә бирергә вәгъдә иткән идем. 5Мисырлылар кол иткән Исраил халкының ыңгырашуын ишетеп, Мин әлеге килешүне искә төшердем. 6Шулай булгач, Исраил халкына әйт: «Мин – Раббы, Мин сезне мисырлыларның авыр хезмәтеннән коткарырмын, һәм сез аларның коллары булмассыз. Мин, Үземнең кодрәтем белән мисырлыларга куркыныч җәзалар җибәреп, сезне азат итәрмен. 7Сез – Минем халкым, ә Мин сезнең Аллагыз булырмын. Мисыр изүеннән азат ителгәч, Минем Раббы Аллагыз булуымны белерсез. 8Мин сезне Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка бирергә ант иткән җиргә алып барачакмын һәм шул җирне сезгә биләмә итеп бирәчәкмен. Мин – Раббы».
9Шушы сүзләрне Муса исраилиләргә сөйләде, әмма алар аны тыңлап та тормадылар, чөнки авыр хезмәттән төшенкелеккә бирелгән иделәр. 10Шул чагында Раббы Мусага әйтте:
11– Бар, Мисыр патшасына – фиргавенгә әйт, Исраил халкына үз җиреннән китәргә рөхсәт итсен.
12Муса исә болай дип җавап кайтарды:
– Исраил халкы тыңларга теләмәгәнне, фиргавен мине тәгаен тыңларга теләмәс! Мин бит бик начар сөйлим!
13Әмма Раббы, Муса һәм Һарун белән сөйләшеп, Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыгар өчен, аларга Исраил халкы һәм Мисыр патшасы, ягъни фиргавен янына барырга боерды.
Муса белән Һарунның нәсел шәҗәрәсе
14Үзләренең токымнарында нәселбашлары булган кешеләр түбәндәгеләр. Исраилнең беренче углы булган Рубиннең дүрт углы: Ханох, Паллу, Хесрон һәм Кәрми. Рубиннәр токымы әнә шулардан башлана.
15Шимунның угыллары: Емуил, Ямин, Оһад, Яхин, Сохар һәм кәнгани хатыннан туган углы Шаул. Шимуннар токымы әнә шулардан башлана.
16Нәсел шәҗәрәсеннән күренгәнчә, Леви угылларының исемнәре: Гершон, Коһат һәм Мерари. Леви йөз дә утыз җиде ел яшәде. 17Гершон угыллары: үзләренең нәселләре белән Либни вә Шимгый. 18Коһат угыллары: Амрам, Исһар, Хебрун һәм Уззиел. Коһат йөз дә утыз өч ел яшәде. 19Мерари угыллары: Махли белән Муши. Шәҗәрәдән күренгәнчә, болар барысы да – левиләр токымы.
20Амрам үз атасының кыз туганы Йөхәбәдкә өйләнде; аларның угыллары: Һарун белән Муса. Амрам йөз утыз җиде ел яшәде.
21Исһар угыллары: Корах, Непег һәм Зихри.
22Уззиел угыллары: Мишаил, Элсафан һәм Ситри.
23Һарун Амминадабның кызына, Нахшонның кыз туганы Элишебага өйләнде, һәм аларның Надаб, Абиһу, Элгазар һәм Итамар исемле угыллары туды.
24Корах угыллары: Ассир, Элкана һәм Абиасаф. Корахлар токымы әнә шулардан башлана.
25Һарунның углы Элгазар Путиелның бер кызына өйләнде, һәм аларның угыллары Пинхәс туды.
Болар – Леви токымының нәселбашлары.
26Әлеге Һарун белән Муса – Раббы: «Исраилиләр гаскәрен йорт-гаилә буенча Мисыр җиреннән алып чыгыгыз!» – дип кушкан кешеләр. 27Алар: «Исраил халкын Мисырдан чыгар!» – дип, Мисыр патшасы, ягъни фиргавен белән сөйләшкән кешеләр.
Аллаһының Мусага биргән әмере
28Мисырда Муса белән сөйләшкән чакта, Раббы болай диде:
29– Мин – Раббы. Мин сиңа нәрсә әйтсәм, шуларның барысын да Мисыр патшасына, ягъни фиргавенгә җиткер!
30Җавабында Муса:
– Мин бит бик начар сөйлим, фиргавен мине тыңлармы? – диде.

Currently Selected:

Чыгыш 6: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in