YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 5

5
Фиргавеннең исраилиләрне җәзалавы
1Муса белән Һарун, фиргавен янына барып, менә нәрсә диделәр:
– Исраилнең Раббы Алласы сиңа: «Минем хөрмәткә бәйрәм ясасыннар өчен, халкыма чүлгә чыгарга рөхсәт ит», – дип әйтә.
2Фиргавен исә:
– Кем соң ул Раббы?! Нишләп әле мин аны тыңларга һәм исраилиләрне җибәрергә тиеш?! Мин Раббыны белмим һәм исраилиләргә китәргә рөхсәт итмим! – диде.
3– Гыйбриләр Алласы безгә күренде, – дип җавап бирде Һарун белән Муса. – Зинһар, Раббы Аллабызга корбан китерү өчен, безгә өч көнлек сәфәргә чүлгә чыгарга рөхсәт ит. Әгәр моны эшләмибез икән, Ул безне үтерер: без йә берәр авырудан үләрбез, йә кылычтан һәлак булырбыз.
4Ә Мисыр патшасы:
– Муса, Һарун! Ни өчен халыкка эшләргә комачаулыйсыз? Барыгыз, эшләгез! 5Сезнең халык бик күбәйде, ә сез аларны эштән аермакчы! – дип әйтте.
6Исраилиләр өстеннән күзәтчелек итүче назыйрларга һәм җитәкчеләргә фиргавен шул көнне үк әмер бирде:
7– Элек сез, кирпеч сугу өчен, салам бирә идегез, хәзер инде саламны үзләре барып тапсыннар. 8Алар сугарга тиешле кирпеч саны элеккечә калсын, кимемәсен. Алар ялкауландылар, шуңа күрә үз Аллаларына корбан китерү өчен җибәрүемне сорыйлар. 9Күбрәк эшләргә мәҗбүр итегез, ул чагында алар эшләрләр һәм ялган сүзләрне тыңламаслар.
10Назыйрлар һәм җитәкчеләр, халык янына барып:
– Моннан соң фиргавен сезгә, кирпеч сугу өчен, салам бирмәскә карар итте; 11хәзер барыгыз, саламны үзегез табыгыз, ә кирпечне элек күпме суккан булсагыз, хәзер дә шулкадәр үк әзерләргә тиешсез, – диделәр.
12Шуннан соң исраилиләр бөтен Мисыр буйлап салам урынына камыл җыярга чыгып киттеләр. 13Назыйрлар:
– Сугылган кирпечнең күләме элеккечә, саламыгыз булган вакыттагы сыман калсын! – дип, аларны мәҗбүрләп эшләттеләр.
14Фиргавеннең назыйрлары исраилиләр арасыннан билгеләп куелган җитәкчеләрне:
– Сез хәзер кирпечне нигә элекке күләмдә сукмыйсыз? – дип кыйнадылар.
15Әлеге җитәкчеләр фиргавенгә барып зарландылар:
– Син нишләп безнең белән – үзеңнең колларың белән шулай эшлисең? 16Салам бирмисең, ә үзең элек күпме кирпеч суккан булсак, хәзер дә шулкадәр кирпеч сугуны таләп итәсең, шуның өстенә әле безне кыйныйлар. Шулай эшләп, синең кешеләр үз өстенә гаеп ала!
17Фиргавен исә:
– Сез ялкауландыгыз, эшләргә теләмисез, шуңа күрә Раббыгызга корбан китерү өчен китәргә рөхсәт сорыйсыз. 18Ә хәзер барыгыз, эшләгез! Сезгә бернинди дә салам бирмәячәкбез, элек күпме кирпеч суккан булсагыз, хәзер дә шулкадәр үк кирпеч бирергә тиешсез, – диде.
19Исраилиләрнең җитәкчеләре «Сугылган кирпечнең көндәлек күләме кимемәскә тиеш!» дигәнне ишеткәч, үзләренең бәлагә таруларын аңладылар.
20Фиргавен яныннан чыккач, алар үзләрен көтеп торучы Муса белән Һарунны очраттылар.
21– Безне фиргавен һәм аның күзәтчеләре нәфрәтенә дучар иткән өчен, Раббы сезгә җәза бирсен! Сез фиргавенне, аның хезмәтчеләрен безгә дошман ясадыгыз һәм, безне үтерү өчен, аларга кылыч тоттырдыгыз, – диделәр алар Муса белән Һарунга.
Мусаның Аллаһыга зарлануы
22Муса кабат Раббыга мөрәҗәгать итте:
– Йа Хуҗа-Хакимем, нигә Син Үз халкыңны шундый бәлагә дучар кылдың? Нәрсәгә дип мине бирегә җибәрдең? 23Мин, фиргавенгә барып, аңа Синең исемеңнән сөйләп бирдем, һәм ул шул вакыттан бирле халыкны җәберли башлады. Син бит, халыкка ярдәм итү өчен, бернәрсә дә эшләмәдең!

Currently Selected:

Чыгыш 5: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in