YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 22

22
Гаеп өчен түләү турындагы канун
1Кем дә булса үгез яки сарык урлап суйса яки сатса, урлаган бер үгез өчен – биш үгез, ә бер сарык өчен дүрт сарык түләргә тиеш. 2-4Урлаган хайван бәясен түләргә тиеш ул. Әгәр аның бернинди мал-мөлкәте юк икән, коллыкка сатылырга тиеш. Әгәр урланган хайванны урлаучыда тере килеш тапсалар, урлаган кеше хайван хуҗасына урланган бер баш хайван өчен – үгезме, ишәкме, сарыкмы ул – икешәр баш итеп түләргә тиеш.
Әгәр карак төнлә өйгә керергә маташканда бәреп үтерелә икән, аның үлемендә беркем дә гаепләнми; инде бу хәл көндез булса, аны үтергән кеше гаепле санала.
5Әгәр кем дә булса үзенең хайваннарын үз кырында яисә йөзем бакчасында йөртсә, һәм әлеге хайваннар, икенче берәүнең җиренә кереп, ашлыгын ашаса, китергән зыян өчен ул үзенең кырында яки йөзем бакчасында өлгергән иң яхшы уңышны бирергә тиеш.
6Кем дә булса, үз кырындагы чәнечкеле куакларны яндыру өчен, ут якса, һәм бу ут, таралып, башка берәүнең ашлык чүмәләләрен, урылмаган игеннәрен яисә бөтен басуын яндырса, ут яккан кеше янган ашлык хакын түләргә тиеш.
7Әгәр берәү үзенең якынына акча яисә әйберен сакларга биреп торып, бу акча яки әйбер шул кешенең өеннән урланса, тотылган очракта, урланган малның бәясен карак икеләтә кайтарырга тиеш. 8Әгәр каракны таба алмыйлар икән, йорт хуҗасы, хөкемче хозурына килеп, якынының әйберләренә кул сузмавы турында белдерергә тиеш.
9Әгәр ике кеше үгез, ишәк, сарык, кием-салым яисә югалган берәр әйбер турында бәхәсләшсә һәм берсе: „Бу минеке“, ә икенчесе: „Юк, бу минеке“, – дип әйтсә, икесе дә хөкемче хозурына килергә тиешләр. Хөкемче кемнең гаепле булуын ачыклый да, гаепле кеше гаепсезенә әйбер бәясен ике тапкыр арттырып түләргә тиеш була.
10Кем дә булса берәү якыныннан үзенең ишәген, үгезен, сарыгын яисә нинди дә булса башка хайванын саклап торуны үтенсә, ә шул вакыт эчендә хайван үлсә, имгәнсә яки, беркем күрмәгәндә, аны куып алып китсәләр, 11саклаучы кеше хайванны урламавы турында Раббы алдында ант итәргә, хайван хуҗасы исә бу антны кабул итәргә тиеш. Шулай булганда, бу хайван өчен хуҗага хак түләнми. 12Әгәр саклаучы кеше әлеге хайванны үзе урлаган икән, ул аның өчен хуҗага түләргә тиеш. 13Инде хайванны ерткыч җәнлек ботарлаган икән, дәлил рәвешендә хайванның үләксәсен китерсен – ботарланган хайван өчен хуҗасына ул түләргә тиеш булмый.
14Әгәр берәү, файдалану өчен, якыныннан хайван алып тора икән, хуҗасы булмаганда, бу хайван имгәнсә яки үлсә, алып торучы бу хайван өчен якынына түләргә тиеш. 15Әгәр хайван янында хуҗасы да булса, әлеге кеше аңа түләргә тиеш түгел. Әгәр хайваннан файдаланып торган өчен акча түләнгән икән, хуҗага башкача түләнергә тиеш түгел.
Әхлак турындагы канун
16Әгәр бер ир кеше ярәшелмәгән гыйффәтле кызны алдап, аның белән якынлык кыла икән, ул, кызның атасына мәһәр түләп, кызны хатынлыкка алырга тиеш. 17Әгәр атасы үзенең кызына бу кешегә кияүгә чыгарга рөхсәт бирми икән, теге ир кеше ул кыз өчен акчаны барыбер түләргә тиеш.
18Хатын-кыз күрәзәлек итә икән, аны исән калдырмагыз.
19Кем дә булса хайван белән якынлык кыла икән, ул кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш.
20Башка илаһка корбан китерүче теләсә кем юк ителергә тиеш; бары тик Раббыга гына корбан китерегез.
21Сез килмешәкләр булып Мисыр җирендә яшәдегез, шуңа күрә читтән килгән кешеләр белән начар мөгамәлә кылмагыз һәм аларны җәберләмәгез.
22Тол хатынны, ятимне җәберләмәгез. 23Әгәр аларга җәбер кылсагыз, алар Миңа ялварырлар, һәм Мин аларның фөрьядларын ишетермен. 24Шул чагында Мин, ачуым чыгып, сезне кылыч белән үтерермен, һәм сезнең хатыннарыгыз – тол, ә балаларыгыз ятим калыр.
25Әгәр Минем халкымнан кемдер ярлы булып, сез аңа әҗәткә акча биреп торасыз икән, рибачы#22:25 Рибачы – процентка акча биреп торучы. булмагыз, аңардан риба#22:25 Риба – биреп торган әйбер яки акчадан алынган процент. алмагыз. 26Әгәр кемнән дә булса рәһен#22:26 Рәһен – закладка калдырылган әйбер. итеп өс киемен аласыз икән, кояш баеганчы, аны хуҗасына кайтарып бирегез, 27чөнки бу кием – ул кешенең бердәнбер япмасы: шул киеме булмаса, йоклаганда нәрсә ябыныр?! Әгәр ул Миңа ялварса, Мин аны ишетермен, чөнки Мин мәрхәмәтле.
28Аллаһыны яманламагыз, халкыгызның идарәчесен каргамагыз.
29Уңышыгызны һәм шәрабыгызны Миңа тәкъдим итәргә соңгармагыз.
Үзегезнең беренче ир балаларыгызны Миңа тапшырыгыз. 30Сыерның беренче булып туган үгез бозавын, сарыкның беренче булып туган иркәк бәрәнен Миңа тапшырыгыз. Алар җиде көн әниләре белән торсыннар, ә сигезенче көндә аларны Миңа бирегез.
31Сез – Минем изге халкым: кыргый җәнлекләр ботарлаган хайван итен ашамагыз, аны этләргә ташлагыз.

Currently Selected:

Чыгыш 22: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in