YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 21

21
Коллар турындагы канун
1Син халыкка җиткерергә тиешле кануннар менә шулар: 2«Әгәр гыйбрине кол итеп аласың икән, ул алты ел хезмәт итсен дә җиденче елда йолым түләми генә иреккә чыксын. 3Ул кеше ялгыз чакта кол булган икән, иреккә дә берүзе генә китсен; әгәр кол өйләнгән кеше булган икән, иреккә хатыны белән бергә чыксын ул. 4Әгәр кол өйләнмәгән булып, аны хуҗасы өйләндерсә һәм хатыны малайлар яки кызлар тудырса, хатын үзе дә, аның балалары да хуҗаныкы булып исәпләнә. Ә кол үзе иреккә чыга ала.
5Әгәр кол: „Мин үземнең хуҗамны, хатынымны һәм балаларымны яратам, минем иреккә чыгасым килми“, – дисә, 6хуҗа шул колын хөкемче хозурына алып барсын һәм, аны ишеккә яки ишек яңагына терәтеп, колагын без белән тишсен. Шуннан ул гомерлеккә хуҗасының колы булып калыр.
7Әгәр берәү үзенең кызын коллыкка саткан икән, кызны азат итү шарты ир-ат колларны азат итү кебек түгел. 8Әгәр кызның хуҗасы, аны хатынлыкка алырга теләп тә, соңыннан аңардан гайрәте чиксә, кызны йолып алырга теләүчегә ул үзенең ризалыгын бирсен, әмма чит халык кешесенә сатарга аның хокукы юк, чөнки кыз белән ул дөреслек буенча мөгамәлә кылмаган санала. 9Әгәр хуҗа кол кызны углына хатын итеп ала икән, ул аны үз кызы итеп кабул кылсын. 10Әгәр хуҗа үзенә икенче хатын алса, беренчесен ул азыктан да, кием-салымнан да, җенси якынлыктан да мәхрүм итмәскә тиеш. 11Шушы өч нәрсәне эшләми икән, әлеге хатын аңа акча түләми генә иреккә чыга ала.
Үтерү һәм башка җитди җинаятьләр турындагы канун
12Әгәр кеше, кемгә дә булса сугып, аны үтерә икән, ул үзе дә үлемгә дучар ителергә тиеш. 13Әгәр кеше кемне дә булса ялгышлык белән үтерә икән (Аллаһы шулай ихтыяр кыла икән), ул кеше Мин сезгә билгеләп куячак урынга кача ала. 14Ә инде алдан уйлап, мәкер белән кемне дә булса үтерә икән, хәтта Минем мәзбәхем янында яклау эзләсә дә, үтерелергә тиеш.
15Атасына яки анасына кул күтәргән һәркемнең җәзасы – үлемдер.
16Кешене урлап саткан яисә урланган кешене яшереп тоткан адәм үлем җәзасына тартылырга тиеш.
17Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш.
18Әгәр ике кеше талашып, берсе икенчесенә таш яисә йодрык белән сукса, һәм теге кеше үлмәсә, әмма аңа урын өстендә ятарга, дәваланырга туры килсә, 19шуннан соң терелеп, таяк ярдәмендә йөрсә, суккан кеше җәзага тартылырга тиеш түгел: имгәнгән кешегә ул авырып яткан вакыты өчен һәм дәвалану чыгымнары өчен түләсен.
20Әгәр хуҗа кеше үзенең колын яки хезмәтче хатын-кызын таяк белән кыйнап үтерсә, үтерүче җәза алырга тиеш. 21Ә инде кыйналган кол тагын бер яисә ике көн яшәсә, колның үлеме өчен хуҗасы җәзага тартылырга тиеш түгел, чөнки кол – хуҗасының шәхси милкедер.
22Кешеләр сугышканда, берсе йөкле хатынга сукса, һәм нәтиҗәдә аның баласы вакытыннан элек туса, әмма башка төрле зыян килмәсә, гаепле кеше акча түләргә тиеш; күпме түләргә икәнлеген әлеге хатынның ире һәм хөкемчеләр хәл итә. 23Хатынга нинди зыян китерелсә, шундый ук җавап кайтарылырга тиеш: җанга – җан, 24күзгә – күз, тешкә – теш, кулга – кул, аякка – аяк, 25пешүгә – пешү, җәрәхәткә – җәрәхәт, имгәнүгә – имгәнү.
26-27Әгәр хуҗа кеше, кол ир яки хезмәтче хатын-кызга сугып, аның күзен сукырайтса, ул аны иреккә җибәрсен, чөнки иреккә җибәрү – күз өчен түләнгән бәядер. Әгәр хуҗасы, сугып, колның тешен сындырса, ул аны шулай ук иреккә җибәрсен, чөнки иреккә җибәрү – теш өчен түләнгән бәядер.
Хуҗаның җаваплылыгы турындагы канун
28Әгәр кемнең дә булса үгезе ир-ат яки хатын-кызны сөзеп үтерсә, ул үгезне ташлар атып үтерегез һәм аның итен ашамагыз. Ә үгезнең хуҗасы җәзага тартылырга тиеш түгел. 29Әгәр үгез элек тә кемнедер сөзгән, һәм моның өчен хуҗасы кисәтелгән булса, ләкин үгез тагын, иреккә чыгарылып, кемне булса да үтерсә, ул үгезне таш атып үтерергә, ә хуҗасын үлем җәзасына тартырга кирәк. 30Әмма үгез сөзеп үтергән кешенең гаиләсе акча алырга ризалашса, үгез хуҗасы үзенең җанын йолып алырга мөмкин: әлеге гаилә аннан күпме сораса, ул шулкадәр акча бирергә тиеш. 31Әгәр үгез берәрсенең углын яки кызын сөзә икән, шушы ук канун кулланыла. 32Әгәр үгез ир-ат яки хатын-кыз затыннан берәр колны сөзеп үтерсә, үгез хуҗасы кол хуҗасына утыз шәкыл#21:32 Шәкыл – 10 гр. көмеш бирергә, ә үгез ташлар атып үтерелергә тиеш.
33Әгәр кем дә булса кое капкачын ачса һәм аны япмаса яисә чокыр казыса һәм аны капламаса, һәм шул чокырга башка берәүнең үгезе яки ишәге төшсә, 34ул кеше аның хакын хайван хуҗасына түләргә тиеш; шуннан соң хайванның үләксәсе түләүчедә кала.
35Әгәр берәүнең үгезе икенче кешенең үгезен сөзеп үтерә икән, үгез хуҗасы, исән калган үгезне сатып, акчасын урталай бүлсен һәм үлгән үгезнең гәүдәсен дә урталай бүлсен. 36Әгәр үгезнең элек тә башка хайванны сөзгәне мәгълүм булса, үгез хуҗасы аны иреккә чыгаруда гаепләнә һәм хайван өчен хайван белән түләргә – үз үгезен үлгән үгез өчен бирергә тиеш; хайванның үләксәсе түләүчедә кала.

Currently Selected:

Чыгыш 21: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in