YouVersion Logo
Search Icon

Чыгыш 18

18
Итероның Мусага киңәше
1Мидьян каһине Итеро, Мусаның кайнатасы, Аллаһының Муса һәм Исраил халкы өчен кылган барлык гамәлләре, шулай ук Раббының Исраил халкын Мисырдан ничек алып чыгуы турында ишетте. 2-3Муса үзенең хатыны Сиппораны өенә кайтарып җибәргән, һәм Итеро аны, шулай ук аның ике углын үз янына кабул иткән иде. Угылларының беренчесе Гершом исемле иде, чөнки Муса: «Бу чит-ят җирдә мин килмешәкмен», – дип әйткән иде, 4ә икенчесенең – Элигызыр#18:4 Элигызыр – яһүдчә «миңа Аллаһы булыша» мәгънәсендә. иде, чөнки Муса: «Минем атамның Алласы миңа булышты һәм мине фиргавен кылычыннан коткарды», – дип әйткән иде.
5Кайнатасы Итеро, Мусаның хатынын һәм угылларын ияртеп, чүлгә, Аллаһы тавы янында урнашкан Муса станына килде һәм:
6– Мин, кайнатаң Итеро, хатының һәм ике углың белән синең яныңа килдем, – дип, Мусага хәбәр итәргә кушты.
7Муса, кайнатасы каршына чыгып, башын иде дә аны үпте. Ирләр бер-берсеннән хәл-әхвәл сораштылар, аннан чатыр эченә керделәр. 8Муса Итерога барысын-барысын – Исраил халкы өчен Раббының фиргавен белән мисырлыларга ни-нәрсә эшләве, юлда кичергән авырлыклар һәм Раббының исраилиләрне ничек коткаруы турында сөйләп бирде. 9Исраилиләрне мисырлылар кулыннан коткару хакына Раббы кылган игелекләр турында ишетеп, Итеро бик шатланды.
10– Раббыга дан булсын! – диде ул. – Сезне мисырлылар вә фиргавен кулыннан йолып алды һәм халыкны Мисыр изүеннән азат итте Ул. 11Хәзер мин Раббының барлык илаһлардан өстен булуын беләм, чөнки шушы эшләрне Ул мисырлылар Исраил халкы белән дорфа кыланганга эшләде!
12Аннары Итеро Аллаһыга корбаннар китерде, соңрак барлык Исраил өлкәннәре белән бергә Һарун да килде, һәм алар, Мусаның кайнатасына кушылып, Аллаһы каршында корбан ашы ашадылар.
13Икенче көнне Муса хөкем эшләре белән мәшгуль булды, һәм халык көне буе аның янында аягүрә басып торды. 14Мусаның халык белән шушы рәвешле эшләвен күреп, Итеро сорады:
– Ни өчен халык белән шулай мөгамәлә кыласың?! Нишләп үзең генә хөкем итәсең, ә барча кешеләр көнозын синең алда аяк өсте торалар?!
15Муса кайнатасына болай җавап кайтарды:
– Алар минем янга Аллаһының хөкемен сорарга киләләр. 16Берәр четерекле хәл булганда, алар миңа киләләр; мин исә алар арасындагы бәхәсләрне хәл итәм һәм кешеләргә Аллаһы кагыйдәләрен һәм кануннарын җиткерәм.
17Мусаның кайнатасы әйтте:
– Болай эшләргә ярамый. 18Бу синең берүзеңә генә бик авыр эш. Син моны ялгызың гына башкара алмыйсың – үзең дә, халык та талчыгып бетәчәк! 19Киңәшемне тыңла, һәм Аллаһы гел синең янда булсын! Аллаһы алдында син шушы халыкның арадашчысы бул, аларның бәхәсләрен Аңа җиткер. 20Бу кешеләргә Аллаһы кагыйдәләрен вә кануннарын өйрәт һәм аларга ничек яшәргә, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлат. 21Исраилиләр арасыннан сәләтле, Аллаһыдан куркып, Аны хөрмәт итүче һәм ришвәт алмаучы ышанычлы кешеләр сайлап ал да халык өстеннән күзәтеп торучы меңбашлары, йөзбашлары, иллебашлары һәм хәтта унбашлары билгелә. 22Нәкъ менә шулар халыкның дәгъваларын тикшерсеннәр. Инде мәсьәлә бик җитди икән, киңәшкә сиңа килсеннәр, ә җиңел мәсьәләләрне үзләре хәл итсеннәр. Шул чагында сиңа җиңелгәрәк туры килер – эшеңнең бер өлешен алар башкарыр. 23Әгәр шулай эшләсәң, әгәр Аллаһы шуны эшләргә кушса, син үз вазыйфаларыңны башкара алырсың, килүчеләр дә өйләренә тыныч күңел белән кайтып китәр.
24Муса кайнатасының сүзен тыңлады һәм шулай эшләде. 25Ул, барлык Исраил халкы арасыннан сәләтле кешеләрне сайлап алып, аларны мең, йөз, илле һәм ун кеше өстеннән башлык итеп билгеләде. 26Бу кешеләр һәрвакыт халык хөкемчеләре булдылар; җитди мәсьәләләр белән алар Муса янына килделәр, ә җиңел мәсьәләләрне үзләре хәл иттеләр.
27Аннары Муса кайнатасы белән хушлашты, һәм Итеро үз җиренә кайтып китте.

Currently Selected:

Чыгыш 18: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in