II Петердән хат 1:5-7
II Петердән хат 1:5-7 TTRBBL
Шул сәбәпле, иманыгызга игелек өстәү өчен, хәлегездән килгән бар нәрсәне эшләгез. Игелеккә белемне өстәгез, белемгә – тотнаклыкны, тотнаклыкка – чыдамлыкны, чыдамлыкка – Аллаһыга ихлас табынуны, Аллаһыга ихлас табынуга – туганнарча яратуны, туганнарча яратуга мәхәббәтне өстәгез.