YouVersion Logo
Search Icon

I Яхъядан хат 5

5
Мәңгелек тормыш – Аллаһы Углында
1Гайсәнең Мәсих булуына иман итүче һәркем Аллаһыдан туган. Һәм атаны яратучы һәркем баласын да ярата. 2Без Аллаһы балаларын яратуыбызны Аллаһыны яратуыбыз һәм әмерләрен үтәвебез аркылы төшенәбез. 3Аллаһыны яратуыбызны әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә әмерләре авыр түгел, 4чөнки Аллаһыдан туган һәммә кеше дөньяны җиңә. Бу җиңү – безнең иманыбыз ул. 5Гайсәнең Аллаһы Углы булуына инанучы дөньяны җиңүче булмый кем булсын?
6Ул, Гайсә Мәсих, чумдырылуының#5:6 Чумдырылу – сүзлектәге «Суга чумдыру йоласын» карагыз. суы һәм үлеменең каны аша килгән. Су аша гына түгел, бәлки су һәм кан аша килгән. Бу хакта Рух шаһитлык бирә, чөнки Рух – хакыйкать ул. 7Шаһитлык бирүче өчәү бар: 8Рух, су һәм кан. Өчесе дә бер үк шаһитлык бирә. 9Без кешеләр шаһитлыгын кабул итәбез, ә Аллаһының шаһитлыгы бөегрәк. Бу – Аллаһы шаһитлыгы: Ул Үзенең Углы хакында шаһитлык бирде. 10Аллаһы Углына иман итүченең үзендә шушы шаһитлык бар. Аллаһыга иман итмәүче Аны ялганчы иткән була, чөнки Аллаһының Үз Углы хакында биргән шаһитлыгына ышанмады. 11Ул шаһитлык исә шуннан гыйбарәт: Аллаһы безгә мәңгелек тормыш бирде һәм ул тормыш – Аның Углында. 12Аллаһы Углы барның тормышы бар, Аллаһы Углы булмаганның тормышы юк.
13Мин моны сезгә, Аллаһы Углы исеменә иман итүчеләргә, үзегезнең мәңгелек тормышыгыз барлыгын белегез, дип яздым. 14Аллаһы каршында шундый ышанычыбыз бар: Аның ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыңлый. 15Нәрсә генә сорасак та, Аның безне ишеткәнен беләбез икән, сораганыбызга ия булуыбызны да беләбез.
16Әгәр берәү имандашының үлемгә китерми торган гөнаһ кылуын күрә икән, дога кылсын һәм Аллаһы аның имандашына тормыш бирәчәк. Моны мин үлемгә китерми торган гөнаһ кылучылар хакында әйтәм. Үлемгә китерә торган гөнаһ бар: мондый гөнаһ өчен дога кылыгыз дип әйтмим. 17Һәр явызлык – гөнаһ, әмма бөтен гөнаһ та үлемгә китерерлек түгел.
18Аллаһыдан туганнарның гөнаһ кылмавын без беләбез, аларны Аллаһыдан туган Угыл саклый һәм явыз иблис аларга кагыла алмый. 19Без үзебезнең Аллаһыдан булуыбызны, ә бөтен дөньяның исә явыз иблис хакимлегендә булуын беләбез. 20Аллаһы Углының килгәнен һәм, хакыйкый Аллаһыны таныр өчен, безгә аң биргәнен дә беләбез. Һәм без хакыйкый Аллаһыда, Аның Углы Гайсә Мәсихтә яшибез. Ул – хакыйкый Аллаһы һәм мәңгелек тормыш.
21Балаларым, үзегезне ялган илаһлардан саклагыз.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in