YouVersion Logo
Search Icon

I Яхъядан хат 4

4
Хакыйкый һәм ялган рух
1Газиз дусларым! Һәр рухка инанмагыз, ул рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынагыз, чөнки дөньяда ялган пәйгамбәрләр күп. 2Аллаһы Рухын сез болай танып белерсез: Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнлеген икърар итүче һәр рух Аллаһыдандыр. 3Ә Гайсәне икърар итмәүче бер рух та Аллаһыдан түгел. Ул рух Мәсих дошманыныкы. Сез аның киләчәге хакында ишеттегез бит, һәм хәзер инде ул дөньяда.
4Сез исә, балаларым, Аллаһыдан һәм ялган пәйгамбәрләрне җиңдегез, чөнки сездәге Рух дөньяда булганнан бөегрәк. 5Алар – дөньядан, шуңа күрә дөньяви сөйлиләр һәм дөнья аларны тыңлый. 6Без – Аллаһыдан. Аллаһыны танып белүче безне тыңлый. Аллаһыдан булмаучы исә безне тыңламый. Без шуның аша хакыйкать рухын һәм ялганлык рухын аера беләбез.
Аллаһы – мәхәббәт
7Газиз дусларым! Бер-беребезне яратыйк, чөнки мәхәббәт Аллаһыдан килә. Һәр яратучы Аллаһыдан туган һәм Аллаһыны танып белә. 8Яратмаучы Аллаһыны танып белми, чөнки Аллаһы – мәхәббәт ул. 9Аллаһы безгә мәхәббәтен болай күрсәтте: Үзенең Углы аша безгә тормыш бирү өчен, Ул бердәнбер Углын дөньяга җибәрде. 10Мәхәббәт шунда: Аллаһының безне яратуында һәм гөнаһларыбызның кичерелүен алып килүче корбан итеп Углын җибәрүендә, Аллаһыны яратуыбызда түгел. 11Газиз дусларым, Аллаһы безне шулай яраткан икән, без дә бер-беребезне яратырга тиешбез. 12Аллаһыны һичкем һичкайчан күрмәгән. Әгәр бер-беребезне яратабыз икән, Аллаһы бездә яши һәм Аның мәхәббәте бездә камилләшкән була.
13Аллаһы безгә Үз Рухыннан биргән, шунлыктан без – Аллаһыда, ә Аның бездә калуын беләбез. 14Ата Үз Углын дөньяны Коткаручы итеп җибәргәнен без күрдек һәм бу хакта шаһитлык бирәбез. 15Кем дә кем Гайсәнең Аллаһы Углы булуын икърар итсә, аңарда Аллаһы яши һәм ул Аллаһыда яши. 16Шулай итеп, Аллаһының безгә карата булган мәхәббәтен таныдык һәм аңа инандык.
Аллаһы – мәхәббәт. Мәхәббәттә яшәүче – Аллаһыда һәм Аллаһы аңарда яшәр. 17Шулай итеп, арабыздагы мәхәббәтебез камилләште, шуңа күрә кыямәт көнен без ышаныч белән каршыларбыз, чөнки Гайсә нинди булса, без дә бу дөньяда шундый булабыз. 18Мәхәббәттә курку юк, камил мәхәббәт куркуны куа. Курку җәза белән бәйле, куркучы кеше исә мәхәббәттә камилләшмәгән була.
19Без яратабыз, чөнки беренче булып Аллаһы безне яратты. 20Әгәр берәү: «Мин Аллаһыны яратам», – дип әйтеп тә, үзенең имандашына нәфрәтләнсә, ул – ялганчы. Үзе күргән имандашын яратмаучы кеше күрмәгән Аллаһыны ярата алмый бит. 21Менә безгә Аллаһы биргән әмер: «Аллаһыны яратучы кеше үзенең туганын да яратсын».

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in