YouVersion Logo
Search Icon

I Яхъядан хат 3

3
1Карагыз, Атабыз безне ничек нык яраткан: безне «Аллаһы балалары» дип атыйлар, һәм без, чыннан, Аның балалары. Дөнья кешеләре, Аллаһыны танымаганга күрә, безне белмиләр. 2Газиз дусларым, без – хәзер Аллаһы балалары, әмма безнең нинди булачагыбыз әле билгеле түгел. Шуны беләбез ки: Мәсих күренгәндә, без Аңа охшарбыз, чөнки без Аны, чынлыкта ничек булса, шулай күрербез. 3Шушы өметен Аңа баглаган һәркем, Мәсих пакь булгандай, үзен даими пакьләндереп тора.
4Гөнаһ кылучы һәркем Аллаһы канунын боза. Гөнаһ ул – канунсызлык. 5Сез Мәсихнең гөнаһларны Үз өстенә алыр өчен килгәнен беләсез. Ә Аңарда гөнаһ юк. 6Аңарда калучыларның берсе дә гөнаһ кылмый. Гөнаһ кылучыларның исә берсе дә Мәсихне күрмәгән һәм Аны танымаган.
7Балаларым, сезне һичкем алдамасын. Хак эш кылучы кеше Мәсих кебек үк хак була. 8Гөнаһ кылучы исә иблистәндер, чөнки иблис баштан ук гөнаһ кылып килде. Аллаһы Углы нәкъ менә иблис эшләрен җимерергә дип килде. 9Аллаһыдан туган зат гөнаһ кылмый, чөнки аңарда Аллаһыдан бирелгән орлык кала. Ул гөнаһ кыла алмый, чөнки Аллаһыдан туган. 10Аллаһы һәм иблис балалары болай аерылып таныла: хаклык кылмаучы, шулай ук үзенең имандашын яратмаучы Аллаһыдан түгел.
Бер-берегезне яратыгыз
11Электән үк сез ишеткән хәбәр бу: без бер-беребезне яратырга тиешбез. 12Явыз иблистән булган һәм үзенең энесен үтергән Кабилдәй#3:12 Кабил – Адәм һәм Һаваның беренче углы. Ул үзенең Һабил исемле энесен үтергән. (Карагыз: «Яратылыш», 4 нче бүлек.) булмагыз. Ул ни өчен энесен үтергән? Чөнки Кабилнең эшләре явыз, ә энесенең эшләре хак булган. 13Имандашларым, сезгә дөнья кешеләре нәфрәтләнә икән, моңа гаҗәпләнмәгез. 14Без үлемнән тормышка күчкәнебезне беләбез, чөнки имандашларыбызны яратабыз. Яратмаучы исә үлем хакимлегендә тора. 15Үзенең имандашына нәфрәтләнүче һәркем кеше үтерүче була. Кеше үтерүченең мәңгелек тормышы булмаганын сез беләсез.
16Без мәхәббәтне шулай танып белдек: Мәсих Үзенең җанын безнең өчен бирде. Без дә имандашларыбыз өчен үзебезнең җаныбызны бирергә тиешбез. 17Кем дә кем, һәммә нәрсәсе булып һәм имандашының мохтаҗлыгын күрә торып, аңа шәфкать күрсәтмәсә, аңарда Аллаһы мәхәббәте ничек яшәр икән?! 18Балаларым, сүз һәм тел белән түгел, эшләребез һәм хакыйкать белән яратыйк. 19-20Шуның белән үзебезнең хакыйкатьтән булуыбызны белербез һәм, йөрәгебез безне кайчан да булса гаепләсә, аны Аллаһы каршында тынычландыра алырбыз. Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек һәм Ул һәммә нәрсәне белә бит.
21Газиз дусларым! Әгәр йөрәгебез безне гаепләми икән, Аллаһыда ышанычыбыз бар, 22һәм ни генә сорасак та, Аңардан алырбыз, чөнки әмерләрен үтибез һәм Аңа яраклы эшләр эшлибез.
23Аның әмере шуннан гыйбарәт: без Аның Углы Гайсә Мәсихнең исеменә иман итәргә һәм Ул биргән әмер буенча бер-беребезне яратырга тиешбез. 24Аллаһының әмерләрен үтәүче Аңарда һәм Аллаһы әмерләрне үтәүчедә кала. Аллаһының бездә яшәвен безгә биргән Рухы аша белербез.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in