YouVersion Logo
Search Icon

I Яхъядан хат 2

2
Мәсих – безнең Яклаучыбыз
1Балаларым! Боларны сезгә, гөнаһ кылмагыз, дип язам. Ә инде берәү гөнаһ кылса, Атабыз алдында Яклаучыбыз – һәрвакыт гадел гамәл кылучы Гайсә Мәсих бар. 2Ул гөнаһларыбызның, безнең генә түгел, бәлки бөтен дөньяның да гөнаһлары кичерелүен алып килүче корбан булды. 3Без шуңа ышана алабыз: әмерләрен үтәсәк, Аны тануыбызны беләбез. 4Кем дә кем: «Мин Аллаһыны таныйм», – дип торып, әмма әмерләрен үтәмәсә, ул – ялганчы һәм аңарда хакыйкать юк. 5Ә Аның сүзләрен үтәүчедә Аллаһы мәхәббәте чыннан да тулы камиллегенә ирешкән. Бу исә безнең Аңарда булуыбызны күрсәтеп тора. 6Кем дә кем: «Аллаһыда калам», – ди икән, ул Гайсә сыман яшәргә тиеш.
Яңа әмер
7Газиз дусларым! Яңа әмер язмыйм, сездә баштан ук булган иске әмерне язам: иске әмер исә – сез ишеткән хәбәр ул. 8Шулай да бу әмер яңа: ул Мәсихтә һәм сездә гамәлгә ашты, чөнки караңгылык кире чигенә, хакыйкый яктылык балкый башлады.
9Кем дә кем үзен яктылыкта дисә, әмма имандашына#2:9 Имандаш – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: туган. «Туган» һәм «имандаш» мәгънәләреннән тыш, әлеге грек сүзе «нинди дә булса бер кеше» кебек гомумирәк мәгънәдә дә аңлашыла ала. нәфрәтләнсә, ул һаман караңгылыкта була. 10Кем дә кем үзенең имандашын ярата икән, ул яктылыкта яши, һәм аңарда башкаларны вәсвәсәгә этәрә торган бернәрсә юк. 11Ә кем үзенең имандашына нәфрәтләнсә, ул караңгылыкта була, караңгылыкта йөри һәм кая баруын белми, чөнки караңгылык күзләрен сукырайта.
12Балаларым, сезгә язам,
чөнки гөнаһларыгыз Гайсә аркасында кичерелде.
13Аталар, сезгә язам,
чөнки баштан ук Булучыны сез танып белдегез.
Егетләр, сезгә язам,
чөнки сез явыз иблисне җиңдегез.
14Балаларым, сезгә язам,
чөнки сез Атабызны танып белдегез.
Аталар, сезгә язам,
чөнки сез баштан ук Булучыны танып белдегез.
Егетләр, сезгә язам,
чөнки сез көчле,
Аллаһы сүзе сездә кала,
һәм сез явыз иблисне җиңдегез.
15Фани дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дөньяны яратучыда Атабызны ярату юк. 16Бу дөньядагы һәммә нәрсә – тән нәфесләре, күз нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр – Атабыздан түгел, фәкать дөньядандыр. 17Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши.
Мәсих дошманнары турында кисәтү
18Балаларым! Соңгы сәгатьләр җитте. Мәсих дошманының#2:18 Мәсих дошманы – дәҗҗал; Мәсихкә каршы торучы алдакчы затны аңлата. киләчәге хакында сез ишеткән идегез инде. Хәзер Мәсихнең күп дошманнары пәйда булды. Соңгы сәгатьләр җиткәнен шуннан беләбез дә инде. 19Алар безнең арадан, әмма безнеке булмадылар. Әгәр безнеке булган булсалар, алар безнең белән калган булырлар иде. Аларның арабыздан китүе безнеке булмауларын күрсәтеп тора.
20Сезне исә Изге Зат майлаган#2:20 …майлаган… – Монда Изге Рухка ия булу күздә тотыладыр. Шулай ук 27 нче аятьне карагыз. , һәм сез барыгыз да хакыйкатьне беләсез. 21Мин хакыйкатьне белмәгәнегез өчен түгел, әмма аны белгәнегез өчен һәм хакыйкатьтән һичнинди ялган килеп чыга алмаганга яздым. 22Кем ялганчы? Гайсәнең Мәсих икәнен инкяр итүче түгелме? Ул – Мәсихнең дошманы, ул Атаны да, Углын дә инкяр итә. 23Аллаһы Углын инкяр итүче һичкемнең Атасы да юк. Аллаһы Углын танучының исә Атасы да бар.
24Сез баштан ишеткән нәрсәне күңелләрегездә саклагыз. Әгәр баштан ишеткән нәрсә күңелләрегездә калса, ул чакта сез дә Углында һәм Атасында яшәрсез. 25Ул Үзе безгә вәгъдә иткән нәрсә – мәңгелек тормыш бу.
26Боларны мин сезне юлдан яздырырга тырышучылар хакында язам. 27Ә Изге Зат биргән майлау сезнең үзегездә кала, һәм сез һичкемнең өйрәтүенә мохтаҗ түгелсез. Сезне майлавы аша, сезгә барысы да өйрәтелә, һәм ул хакыйкый, ялганламый. Сезгә өйрәтелгәнчә, Аңарда калыгыз.
Аллаһы балалары
28Балаларым, Мәсих килгәндә, Аның алдында ышаныч белән оялмыйча басып тору өчен, Мәсихтә яшәгез. 29Аның хак булуын беләсез икән, димәк, хаклык эшләүче һәркемнең Аллаһыдан туган булуын да беләсез.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in