YouVersion Logo
Search Icon

I Яхъядан хат 1

1
Тормыш Сүзе
1Баштан ук булган, без ишеткән, үз күзләребез белән күргән, күзәткән һәм кулларыбыз белән кагылган нәрсә – тормыш Сүзе хакында сөйлибез. 2Тормыш ачылды: без аны күрдек һәм аның турында шаһитлык итәбез. Атабыз белән булган, безгә ачылган мәңгелек тормышны сезгә игълан итәбез. 3Безнең белән аралашуыгызны теләп, үзебез күргән һәм ишеткән нәрсәне сезгә дә игълан итәбез. Ә без исә Ата һәм Углы Гайсә Мәсих белән аралашып яшибез. 4Куанычыбыз тулы булсын дип, боларны сезгә язабыз.
Аллаһы – яктылык
5Без Аңардан ишеткән һәм сезгә игълан итә торган хәбәр шуннан гыйбарәт: Аллаһы – яктылык, һәм Аңарда һичнинди караңгылык юк. 6Әгәр без: «Аллаһы белән аралашып яшибез», – дип әйтәбез, әмма караңгылыкта йөрибез икән – без ялганлыйбыз һәм хакыйкать буенча яшәмибез. 7Әмма Аллаһы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йөрсәк, димәк, бер-беребез белән аралашып яшибез һәм Аның Углы Гайсәнең каны безне теләсә кайсы гөнаһтан арындырып сафландырыр.
8Әгәр: «Гөнаһыбыз юк», – дисәк, үз-үзебезне алдыйбыз һәм бездә хакыйкать юк. 9Әмма гөнаһларыбызны икърар итсәк, Аллаһы гөнаһларыбызны кичерер һәм, һәртөрле хаксызлыктан арындырып, безне сафландырыр, чөнки Ул тугры һәм гадел. 10«Без гөнаһ кылмадык», – дисәк, Аллаһыны ялганчы итеп күрсәтәбез һәм Аның сүзе бездә булмас.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in