1
Яратылыш 18:14
Изге Язма
Раббы өчен мөмкин булмаган нәрсә бармыни?! Киләсе елны билгеләнгән вакытка Мин синең яныңа әйләнеп килгәндә Сараның бер углы булыр.
Муқоиса
Explore Яратылыш 18:14
2
Яратылыш 18:12
Сара үзалдына көлеп: «Картлык көнемдә кая инде миңа андый бәхет-юаныч насыйп булсын?! – дип уйлады. – Хуҗам-әфәндем дә андый яшьтән узган».
Explore Яратылыш 18:12
3
Яратылыш 18:18
Ибраһим нәселеннән һичшиксез бөек һәм куәтле халык яралачак һәм җир йөзендәге халыкларның һәммәсе аның аша фатиха алачак.
Explore Яратылыш 18:18
4
Яратылыш 18:23-24
Ибраһим, Аңа якынлашып: – Син тәкъваны да яман белән бергә юк итәрсеңме? – дип сорады. – Бәлки, бу шәһәрдә илле тәкъва кеше бардыр. Шул илле тәкъвага мәрхәмәт күрсәтмичә, алар яшәгән җирне юк итәрсеңмени?
Explore Яратылыш 18:23-24
5
Яратылыш 18:26
Раббы әйтте: – Әгәр Сәдүм шәһәрендә тәкъва илле адәм табылса, Мин бу урынны исән-имин калдырачакмын, – диде.
Explore Яратылыш 18:26
Асосӣ
Китоби Муқаддас
Нақшаҳо
Видео