Яхъя 7
7
Гайсә һәм Аның энеләре
1Шуннан соң Гайсә Гәлиләядә йөрде. Ул Яһүдиядә йөрергә теләмәде, чөнки яһүдиләр Аны үтерергә җай эзлиләр иде. 2Яһүдиләрнең Чатырлар бәйрәме якынлаша иде, һәм 3энеләре:
– Гәлиләядән Яһүдиягә бар, Син эшләгән эшләрне шәкертләрең дә күрсен. 4Әгәр кеше үзен танытырга тели икән, эшен яшерен рәвештә эшләми. Шундый эшләр эшлисең икән, Үзеңне дөньяга таныт, – диделәр.
5Аңа хәтта энеләре дә ышанмадылар.
6Гайсә аларга болай дип әйтте:
– Минем вакыт әле килеп җитмәде, ә сезнең өчен теләсә кайсы вакыт кулай. 7Дөнья сезгә нәфрәт белән карамый, ә Миңа нәфрәтләнә, чөнки Мин эшләренең явыз булганлыгына һәрвакыт шаһитлык биреп торам. 8Сез бәйрәмгә барыгыз, ә Мин бармыйм, чөнки Минем вакыт әле җитмәде.
9Ул, аларга шулай дип, Гәлиләядә калды, 10әмма, энеләре киткәч, яшерен рәвештә Үзе дә бәйрәмгә барды.
Гайсә Чатырлар бәйрәмендә
11Ә яһүдиләр исә Гайсәне бәйрәмдә эзләп:
– Ул кайда икән? – дип сорадылар.
12Аның хакында халык арасында күп сүзләр йөрде. Кайберләре: «Ул яхшы Кеше», – диде, башкалары исә: «Юк, Ул халыкны аздыра», – дип сөйләде. 13Әмма, яһүдиләрдән куркып, Аның хакында беркем дә ачык итеп сөйләмәде.
14Ә инде бәйрәм уртасында Гайсә Аллаһы йортына кереп гыйлем бирә башлады. 15Яһүдиләр:
– Бу Кеше укымаган булса, шулкадәр нәрсәне кайдан белә икән?! – дип гаҗәпләнделәр.
16Гайсә аларга:
– Минем өйрәтүем Үземнеке түгел, Мине җибәргән Затныкы. 17Кем Аның ихтыярын башкарырга тели, шул кеше бу өйрәтүемнең Аллаһыданмы яки аны Үземнән генә сөйләвемне белер. 18Үз исеменнән сөйләүче үзенә дан эзли, ә Үзен җибәргән Затка дан-шөһрәт яулаучы эчкерсездер һәм Аңарда ялган юк, – дип әйтте. – 19Муса сезгә Канун бирде түгелме? Ә сезнең берегез дә аны үтәми. Ни өчен Мине үтерергә йөрисез?
20– Сиңа җен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә йөри?! – диде халык.
21Гайсә сүзен дәвам итте:
– Мин бер эш эшләдем һәм сез һәммәгез шуңа гаҗәпләнәсез. 22Муса сезгә сөннәт тапшырды (гәрчә ул Мусадан түгел, бәлки аталардан килә), шуңа күрә шимбә көнне ир баланы сөннәткә утыртасыз. 23Муса кануны бозылмасын дип, шимбә көнне ир бала сөннәткә утыртыла ала икән, шимбә көнне бер кешене бөтенләй савыктырганым өчен, нигә Миңа ачуыгыз килә? 24Тышкы күренешкә генә карап хөкем итмәгез, бәлки дөрес хөкем итегез.
Гайсә – Мәсихме?
25Шунда кайбер иерусалимлеләр бер-берсенә:
– Бу әллә яһүдиләрнең башлыклары үтерергә теләгән Кешеме? 26Әнә Ул ачыктан-ачык сөйли, ә алар Аңа бер сүз дә әйтмиләр: әллә Аны чыннан да Мәсих дип уйлыйлар микән? 27Әмма, Мәсих килгәндә, Аның кайдан икәнлеген беркем дә белмәс. Без исә бу Кешенең кайдан икәнен беләбез, – диделәр.
28Гайсә, Аллаһы йортында гыйлем биргәндә, көчле тавыш белән болай диде:
– Сез Мине һәм кайдан икәнемне дә беләсез. Ләкин Мин Үзлегемнән килмәдем, һәм Мине җибәргән Зат хак. Сез Аны белмисез, 29ә Мин Аны беләм, чөнки Мин Аңардан килдем, Мине Ул җибәрде.
30Алар Гайсәне кулга алырга теләделәр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде, чөнки Аның вакыты килеп җитмәгән иде әле. 31Халык арасында исә күп кешеләр Аңа иман китерделәр һәм:
– Мәсих килгәч, бу Зат күрсәткәннән дә күбрәк могҗизалы гамәлләр күрсәтер микән? – диештеләр.
32Фарисейлар халыкның Гайсә хакында шундый сүз йөрткәннәрен ишеттеләр, һәм баш руханилар белән фарисейлар, Аны кулга алу өчен, тәртип саклаучыларны җибәрделәр. 33Гайсә исә:
– Мин сезнең арада озак булмам, Мине җибәргән Зат янына тиздән кире кайтачакмын. 34Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз, – дип әйтте.
35Моны ишеткән яһүдиләр үзара:
– Без таба алмаслык нинди урынга китмәкче була икән? Әллә греклар арасына таралып яшәүче яһүдиләр янына китеп, грекларны өйрәтергә тели микән? 36«Мине эзләрсез, әмма тапмассыз. Мин булачак урынга сез килә алмассыз» дигән сүзләре нәрсәне аңлата икән? – диештеләр.
37Бәйрәмнең соңгы, бөек көнендә Гайсә, торып басып, көчле тавыш белән болай дип әйтте:
– Кем сусаса, шул Минем янга килсен һәм эчсен. 38Изге язмада әйтелгәнчә, Миңа иман итүченең «күңел түреннән елгалар булып тереклек суы агачак».
39Ул моны Үзенә иман итүчеләр алачак Рух хакында әйтте. Әле Гайсә данланмаганга, аларга Изге Рух бирелмәгән иде.
40Халык арасында кайберләре Аның бу сүзләрен ишетеп: «Ул – чынлап та вәгъдә ителгән Пәйгамбәр», – диделәр. 41Берләре: «Бу – Мәсих», – диешсә, ә башкалары: «Мәсих Гәлиләядән килер микән? 42Изге язмада Мәсих Давыт нәселеннән булачак һәм Давыт яшәгән Бәйт-Лехем авылыннан киләчәк, дип язылган түгелме?» – диделәр.
43Шулай итеп, халык арасында Гайсә хакында бәхәс чыкты. 44Кайберләре Аны кулга алырга теләделәр, ләкин берсе дә Аңа кул тидермәде.
45Тәртип саклаучылар баш руханилар һәм фарисейлар янына кайткач:
– Ни өчен Аны тотып китермәдегез? – дип сорадылар алардан.
46– Берәүнең дә әле ул Кешедәй сөйләгәне юк, – дип җавап бирделәр тәртип саклаучылар.
47– Әллә сез дә алдандыгызмы?! – диделәр фарисейлар. – 48Башлыкларның яки фарисейларның берәрсе Аңа иман китердеме? 49Ә Канунны белмәүче бу халык ләгънәт ителгән.
50Шунда фарисейларның берсе, элек Гайсә янына килеп киткән Никәдим болай диде:
51– Иң элек кешене тыңламыйча һәм аның нәрсә эшләгәнен белмичә безнең канун аны хөкем итәме?
52– Әллә син дә Гәлиләядәнме? Тикшереп кара һәм күрерсең: Гәлиләядән һич тә пәйгамбәр чыкмас, – дип җавап бирделәр аңа.
Уйнашлыкта тотылган хатын
[53Барысы да өйләренә таралгач,
Selectat acum:
Яхъя 7: TtrBBL
Evidențiere
Partajează
Copiază
Dorești să ai evidențierile salvate pe toate dispozitivele? Înscrie-te sau conectează-te
© Институт перевода Библии, 2015