Кояш, ай вә йолдызларда гаҗәеп галәмәтләр булыр, ә җир йөзендә яшәүче халыклар өметсезлеккә бирелер һәм диңгез шавыннан, котырынган дулкыннардан котлары алыныр. Галәмгә киләсе афәтләрне көтеп, кешеләр куркудан аңнарын югалтыр, чөнки күк җисемнәре дә тетрәнеп куяр. Шулвакыт болыт эчендә бөек кодрәт вә дан белән килүче Адәм Углын күрерләр.