Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Яратылыш 6:1-4

Яратылыш 6:1-4 TTRBBL

Җир йөзендә адәм балалары үрчегәннән-үрчеде, аларның кызлары туа башлады. Аллаһы угыллары, адәм кызларының чибәрлеген күреп, алар арасыннан үзләренә хатыннар сайлый торган булды. Раббы әйтте: – Кеше тәнендә Минем рухым-сулышым мәңгелек түгел, чөнки адәм баласы үлемледер, – диде. – Аның гомере йөз егерме ел белән чикләнер. Ул заманнарда һәм аннан соң да, бигрәк тә Аллаһы угылларының адәм кызларын хатынлыкка алып бала-чага үрчетеп яшәгән көннәрендә, җир йөзендә элек-электән шөһрәтле, көчле әзмәверләр бар иде.