Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Яратылыш 50

50
Ягъкубны дәфен кылу
1Йосыф, атасының өстенә капланып, битеннән үбеп, үкси-үкси елады. 2Аннары, атасының җәсәден#50:2 Җәсәд – гәүдә. бәлзәмләргә дип, үз хезмәтендәге табибларга боерыгын бирде. Табиблар мәетне бәлзәмләү хәстәренә керештеләр. 3Ул эш кырык көн дәвам итте. Бәлзәмләү өчен нәкъ шулкадәр вакыт таләп ителә иде. Мисырлылар исә җитмеш көн матәм тоттылар. 4Матәм көннәре тәмамлангач, фиргавеннең сарай түрәләренә Йосыф әйтте:
– Сезнең күңелегезгә хуш килсәм, зинһар, фиргавенгә үтенечемне ирештерегез: 5атам миңа ант эчереп әйтте: «Мин инде үләм, – диде. – Мине Кәнган җиренә, үзем өчен алдан ук әзерләп куйган урынга илтеп дәфен кыл», – диде. Хәзер менә шунда атамның җәсәден алып барып, дәфен кылып кайтырга миңа рөхсәт бирелсә иде.
6Фиргавен, рөхсәтен биреп:
– Бар, атаңның җәсәден дәфен кылып кайт, антыңны үтә, – диде.
7Йосыф шулай, атасының җәсәден алып, юлга чыкты. Аның белән берлектә фиргавеннең барлык сарай әһелләре һәм идарәчеләре, Мисыр җиренең һәммә түрә кешеләре, 8Йосыфның туган-кардәшләре, аларның, үзенең һәм атасының бөтен өй җәмәгатьләре мәетне озата бардылар. Гөшен җирендә фәкать бала-чага белән вак һәм эре терлек көтүләре генә торып калды. 9Йосыф янында шулай ук арбалар һәм ат менгән җайдаклар да бар иде. Болар һәммәсе зур бер кәрван булып бардылар. 10Үрдүн елгасының аргы тарафындагы Горен-Атад дигән урында туктап, гаять тә көчле һәм сагышлы егълау матәме оештырдылар. Атасы истәлегенә Йосыф оештырган бу егълау матәме җиде көн дәвам итте. 11Бу төбәктә яшәгән кәнганиләр, Горен-Атадтагы бу матәм тамашасын күреп:
– Мисырлыларның егълау матәме бигрәк тә көчле-тәэсирле икән! – диештеләр.
Шул уңайдан Үрдүн буендагы бу төбәккә Әбел-Мисраим#50:11 Әбел-Мисраим – яһүдчә «мисырлыларның егълау матәме» мәгънәсендә. дигән исем бирелде.
12Ягъкубның угыллары шулай аталары әйтеп калдырган боерык-васыятьне җиренә җиткереп үтәделәр. 13Аның җәсәден, Кәнган җиренә алып килеп, Мәмре янындагы Махпела кырында урнашкан, кайчандыр бабалары Ибраһим каберлек өчен кыры белән берлектә хитти Эфроннан хосусый милек итеп сатып алган мәгарә эченә дәфен кылдылар. 14Атасын дәфен кылганнан соң, Йосыф үзе, кардәшләре һәм Йосыф белән килгән адәмнәрнең барчасы Мисырга кире әйләнеп кайттылар.
Йосыфның үз агаларын тынычландыруы
15Аталары вафатыннан соң, Йосыфның кардәшләре, үзара кайгырышып:
– Әгәр Йосыф, безгә кинә тотып, эшләгән бөтен явызлыкларыбыз өчен бездән үч алырга теләсә, нишләрбез? – диештеләр. 16Һәм Йосыфка хәбәр күндерделәр:
– Вафаты алдыннан атабыз үзенең васыятендә болай дип боерды: 17«Йосыфка әйтегез: кардәшләрең сиңа күп явызлыклар эшләсә дә, син аларның гаеп һәм гөнаһларын кичер». Инде син безләрне – атаң табынган Аллаһының колларын кичерә күр, – диделәр.
Бу хәбәрне ишеткәч, Йосыфның күзләре яшькә манчылды. 18Ахырда кардәшләре үзләре дә килеп җиттеләр, Йосыф каршында җиргә капланып:
– Бүгеннән без синең колларың! – диделәр.
19Йосыф:
– Курыкмагыз, мин Аллаһы урынында түгел бит! – дип җавап бирде аларга. – 20Сез миңа яманлык эшләргә теләгән булсагыз да, Аллаһы сез теләгән яманлыкны яхшылыкка әверелдерде: менә, күрегез, күпме халыкның тормышы, исәнлеге саклап калынды. 21Шуңа күрә курыкмагыз! Сезне дә, балаларыгызны да карап-ризыкландырып торырмын.
Шулай дип, Йосыф үзенең кардәшләрен тәмам тынычландырды, аларның күңелләренә хуш килердәй сүзләр сөйләде.
Йосыфның вафаты
22Йосыф үзе һәм атасының барлык өй җәмәгатьләре Мисырда шулай яшәүләрен дәвам иттерделәр. Йосыф барлыгы йөз дә ун ел яшәде. 23Гомере эчендә ул углы Эфраимнең оныкларын күрде, Менашшеның углы Макирнең яңа туган балаларын да үзенең тезләре өстенә алып кабул итте. 24Йосыф үзенең кардәш-туганнарына:
– Мин инде үләм, – диде. – Әмма Аллаһы сезгә ярдәм күрсәтәчәк: Ул сезне бу җирләрдән алып чыгып, Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка ант эчеп вәгъдә иткән илгә кире кайтарачак.
25Ахырда Йосыф:
– Аллаһы сезгә ярдәмен күрсәткәч, минем сөякләремне бу илдән алып чыгарсыз, – дип, шул хакта Исраил угылларыннан ант иттерде.
26Йосыф йөз дә ун яшендә вафат булды. Аны бәлзәмләп, җәсәден Мисырда аерым табутка урнаштырдылар.

Atualmente selecionado:

Яратылыш 50: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão