Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Яратылыш 32

32
Ягъкубның Эсау янына хезмәтчеләрен алдан күндерүе
1Ягъкуб исә үзенең юлын дәвам иттерде һәм Аллаһының фәрештәләре белән очрашты. 2Аларны күргәч, Ягъкуб:
– Болар – Аллаһының гаскәре! – дип, бу урынга Маханаим#32:2 Маханаим – яһүдчә «ике урда», «ике төркем» мәгънәсендә. дип исем кушты.
3Ягъкуб Сәгыйрь җирләрендә, Эдом өлкәсендә яшәгән бертуганы Эсауга алдан ук хәбәрчеләр күндерде. 4Аларга боерык биреп әйтте:
– Әфәндем Эсауга хәбәремне җиткерегез: «Мин менә, аның колы Ягъкуб, бүгенгә кадәр вакытлыча Лабан янында яшәдем. 5Вак терлек көтүләрем, үгезләрем, ишәкләрем, кол хезмәтчеләрем һәм асрауларым бар; үзем турында бу хәбәрне ирештерүем белән мин синең, Эсау әфәндемнең, ягымлы карашыңны күрергә өмет итәм», – дип әйтте диегез.
6Хәбәрчеләр, әйләнеп кайтып, Ягъкубка:
– Кардәшең Эсау янында булдык. Ул сине каршыларга юлга чыкты, үзе белән дүрт йөз кешесе бар, – дип белдерделәр.
7Ягъкуб бик нык курыкты һәм каушап калды. Ул үз кул астында булган барлык кешеләрне, вак һәм эре терлек көтүен, дөяләрне ике аерым төркемгә бүлде. 8Һәм әйтте:
– Эсау бер төркеменә һөҗүм итеп пыран-заран китерсә дә, һич югы төркемнең икенчесе исән калыр, – диде.
9Аннары Аллаһыга ялварып дога кылды:
– И бабам Ибраһимның, атам Исхакның Раббы Алласы! Син: «Туган җиреңә, кардәшләрең янына кайт, Мин сиңа игелек кылырмын!» – дип вәгъдә бирдең. 10Колыңа кылган мәрхәмәтеңә, күрсәткән тугрылыгыңа лаек түгелмен. Үрдүн елгасын кичкәндә, юл таягымнан башка минем бернәрсәм дә юк иде; инде менә ике зур туплам байлыгым бар. 11Ялварамын: туган кардәшемнең кулыннан, Эсау кулыннан коткар мине! Килеп, мине дә, балаларым белән аналарын да үтереп ташламагае дип куркам. 12Син бит миңа: «Сиңа игелек кылачакмын, нәселеңне диңгездәге бихисап ком бөртекләре санынча ишәйтәчәкмен», – дип вәгъдә бирдең.
13Ягъкуб шушы урында төн кунды һәм, туган кардәше Эсауга бүләк итеп бирү өчен, 14үзендәге мал-туардан ике йөз кәҗә һәм егерме кәҗә тәкәсе, ике йөз сарык һәм егерме сарык тәкәсе, 15колыннары белән берлектә утыз баш савым дөя, кырык баш сыер, ун үгез, егерме ана ишәк һәм ун ата ишәкне аерып алды. 16Аерып алган шул терлек көтүләрен кол хезмәтчеләре карамагына тапшырып, аларга:
– Бер-берегездән ара калдырып, үз көтүләрегез белән миннән алда юлга чыгыгыз, – дип боерды.
17Иң алдан баручыга болай дип әмер бирде:
– Кардәшем Эсау белән очрашкач, ул: «Хуҗаң кем? Кая юл тотасың? Бу терлек көтүе кемнеке?» – дип сораса, 18әйт: «Колың Ягъкубныкы, – диген. – Ул моны әфәндесе Эсауга бүләк итеп җибәрде, үзе дә арттан килә», – диген.
19Икенче, өченче һәм башка терлек төркемнәрен әйдәп баручыларга да Ягъкуб шулай эшләргә – Эсау белән очрашкач, аңа шул ук сүзләр белән җавап бирергә кушты; 20«Безнең арттан колың Ягъкуб та килә», – дип әйтегез, диде. «Алдан бүләкләр җибәреп, Эсауның күңелендә миһербанлык уятырмын, үзе белән очрашкач, ул мине, бәлки, кабул итәр», – дип уйлады Ягъкуб.
21Шул рәвешчә, бүләккә дигән маллар алдан китте. Ягъкуб исә бу төнне туктаулыкта кунарга калды.
Ягъкубның Аллаһы белән көрәшүе
22Шул төнне ул, торып, ике хатынын, ике җариясен һәм унбер углын ияртеп, Яббок ермагының сай җиреннән ерып, аргы якка чыкты. 23Аларны аргы якка чыгарганнан соң, кул астындагы бар мал-мөлкәтне дә шунда күчерде. 24Бу як ярда Ягъкуб берьялгызы калды. Шул төнне таң атканчыга кадәр ниндидер адәм аның белән көрәшеп чыкты. 25Көрәшкәндә, үзенең җиңә алмавын күреп, шул адәми зат Ягъкубның бот буынын каймыктырды. 26Шунда әйтте:
– Инде таң атты, җибәр мине! – диде.
Ягъкуб:
– Юк, җибәрмим! Иң элек син миңа мөбарәк фатихаңны бир, – диде.
27Адәми зат:
– Исемең ничек? – дип сорады.
– Ягъкуб, – дип җавап бирде Ягъкуб.
28Адәми зат:
– Моннан соң синең исемең Ягъкуб түгел, ә Исраил #32:28 Исраил – яһүдчә «Аллаһы белән көрәшкән» яки «Аллаһы көрәшкән» мәгънәсендә. булыр, – диде. – Чөнки син, Аллаһы һәм кешеләр белән көрәшеп, җиңүче булдың.
29Ягъкуб сорау биреп әйтте:
– Исемең кем соң синең? – диде.
Адәми зат:
– Исемем нәрсәгә сиңа, ник сорап торасың? – дип, Ягъкубка мөбарәк фатихасын бирде.
30«Монда мин Аллаһы белән йөзгә-йөз очраштым, җаным исән калды», – дип, Ягъкуб бу урынга Пенуил#32:30 Пенуил – яһүдчә «Аллаһының йөзе-чырае» мәгънәсендә. дип исем кушты.
31Ягъкуб Пенуил яныннан узып киткәндә, кояш чыккан иде инде. Бот буыны каймыкканга, ул бер аягына аксап атлады. 32(Адәми зат Ягъкубның бот буынын каймыктыру сәбәпле, Исраил балалары хайван ботындагы сеңерле итне бүгенгәчә ашамыйлар.)

Atualmente selecionado:

Яратылыш 32: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão