Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Чыгыш 4

4
Аллаһының Мусага дәлилләр китерүе
1Шунда Муса:
– Әгәр Исраил халкы миңа ышанмаса, сүземне тыңламаса, «Раббы синең алда пәйда булмады» дисә, нәрсә эшләрмен? – дип сорады.
2Раббы Мусадан:
– Синең кулыңда нәрсә ул? – дип сорады.
– Юл таягым, – дип җавап кайтарды Муса.
3– Таягыңны җиргә ташла, – диде Раббы.
Мусаның таякны җиргә ташлавы булды, таяк шундук еланга әверелде. Муса еланнан читкә сикерде, 4ләкин Раббы аңа:
– Кулыңны суз да еланны койрыгыннан тотып ал, – диде.
Мусаның, кулын сузып, еланны койрыгыннан тотып алуы булды, елан аның кулында шундук янә таякка әверелде. 5Раббы әйтте:
– Менә шулай эшлә, шул чагында кешеләр ата-бабалары Раббы Алласының, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Алласының, синең алда пәйда булуына ышанырлар.
6Раббы Мусага тагын шуны әйтте:
– Кулыңны куеныңа тык.
Муса кулын япанчасы астына тыкты. Ә инде кире чыгарганда, кулы йогышлы тире авыруыннан кардай агарган иде.
7– Хәзер кулыңны яңадан куеныңа тык, – диде Раббы, һәм Муса янә кулын куенына тыкты, ә кулын кире алганда, тәненең башка урыннары кебек, ул сәп-сәламәт иде. 8Аннары Раббы:
– Әгәр кешеләр беренче могҗизага ышанмасалар, икенче могҗизаны күрсәткәч ышанырлар, – диде. – 9Әгәр инде ике могҗизага да ышанмасалар һәм сине тыңламасалар, Нил елгасыннан бераз су ал да җиргә түк; җиргә тиюгә, су шундук канга әверелер.
10Әмма Муса Раббыга әйтте:
– И Хуҗа-Хакимем! Мин элек тә матур итеп сөйләми идем, хәзер дә, Син Үзеңнең колың белән сөйләшеп торганда да шулай. Мин тотлыгучан һәм сакаумын.
11Раббы аңа әйтте:
– Кешегә телне кем бирә?! Кешене кем телсез яки чукрак ясый ала?! Кешене кем сукыр яисә күзле итә?! Мин, Раббы, түгелме?! 12Хәзер бар; син сөйләгәндә, Мин сиңа ярдәм итәрмен һәм нәрсә әйтергә кирәклегенә өйрәтермен.
13Муса исә Раббыга:
– Әй Хуҗа-Хакимем, зинһар өчен, башка берәүне җибәр! – диде.
14Шулчак Раббы ачуланып әйтте:
– Леви ыругыннан Һарун синең туганың түгелме?! Мин аның сүзгә оста икәнен беләм. Ул инде сине каршыларга чыкты һәм сине күрүенә шат булыр. 15Һарунга син нәрсә сөйләргә кирәклеген әйтерсең. Нәрсә сөйләргә кирәклеген Мин сезгә әйтермен һәм нәрсә эшләргә икәнен өйрәтермен. 16Һарун исә синең урыныңа халык белән сөйләшер. Ул – синең авызың, ә син аның өчен Аллаһы кебек булырсың. 17Кешеләргә могҗизалар күрсәтү өчен, үзең белән юл таягыңны ал.
Мусаның Мисырга әйләнеп кайтуы
18Муса, үзенең кайнатасы Итеро янына кайтып, аңа:
– Зинһар, миңа Мисырга кайтырга рөхсәт бир, анда минем туганнарым исән-сау микән, шуны беләсем килә, – диде.
– Бар, имин йөр! – диде Итеро.
19Муса әле Мидьянда чакта ук Раббы аңа:
– Мисырга кайт, сине үтерергә теләгән барча кешеләр инде үлделәр, – дигән була.
20Һәм менә Муса, хатынын һәм балаларын ишәккә утыртып, Мисырга юл тотты, Аллаһы таягын да үзе белән алды.
21Аннары Раббы Мусага әйтте:
– Мисырга кайткач, Минем кодрәтем белән тудырылган барлык могҗизаларны фиргавен алдында күрсәтергә онытма. Ә Мин аның йөрәгенә кирелек салырмын, һәм халыкка ул китәргә рөхсәт итмәс. 22Фиргавенгә, Раббы болай дип әйтә, диген: «Исраил – Минем беренче углым; 23Мин сиңа, углымны Миңа табынырга җибәр, дидем. Син җибәрмәдең, һәм хәзер Мин синең беренче углыңны үтерәчәкмен».
24Мисырга барганда, Муса, төн үткәрергә дип, юлда туктагач, аны Раббы очратты һәм үтерергә теләде. 25-26Ә Сиппора чакматаш пычак белән углының җенес әгъзасыннан тиресен кисеп алды да әлеге тирене Мусаның аякларына тидерде. Шуннан соң Раббы Мусаны исән калдырды. Һәм Сиппора:
– Хәзер инде син – минем кан аша киявем, – дип әйтте. (Моны ул углын сөннәткә утыртканга күрә әйтте.)
27Раббы Һарунга:
– Чүлгә Мусаны каршыларга бар, – диде.
Шуннан Һарун китте һәм Аллаһы тавында Муса белән очрашты, күрүгә, Мусаны үбеп алды. 28Муса аңа Раббы әйтергә кушкан барлык сүзләрне һәм нинди могҗизалар күрсәтергә боерганны сөйләп бирде. 29Шуннан Муса белән Һарун исраилиләрнең барлык өлкәннәрен җыйдылар. 30Раббының Мусага әйткән барлык сүзләрен Һарун халыкка җиткерде һәм алар алдында могҗизалар кылды. 31Кешеләр Муса белән Һарунга ышандылар; аларның газапларын Раббының күрүен һәм Раббының аларны кайгыртуын белгәч, исраилиләр Раббыга баш иделәр, сәҗдә кылдылар.

Atualmente selecionado:

Чыгыш 4: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão