Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Чыгыш 3:7-8

Чыгыш 3:7-8 TTRBBL

Раббы әйтте: – Халкымның Мисырда газап чигүен күрдем, назыйрларның җәбереннән ничек сыкрануын ишеттем. Мин әлеге халыкның ачы кайгысын беләм. Шуңа күрә аны мисырлылар коллыгыннан азат итәргә дип иңдем: әлеге халыкны Мин, шул җирдән алып чыгып, иркен һәм уңдырышлы, сөт вә бал агып торган якларга алып барачакмын. Анда төрле халыклар: кәнганиләр, хиттиләр, амориләр, фәризиләр, хиввиләр һәм явүсиләр яши.