Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Чыгыш 29

29
Руханилыкка багышлау йоласы
1Һарун белән аның угыллары рухани булып Миңа хезмәт итсеннәр өчен, менә шундый изгеләндерү йоласы үтә: кимчелексез бер үгез бозау һәм ике сарык тәкәсе ал да 2сыйфатлы бодай оныннан төче икмәк, шулай ук зәйтүн мае кушылган төче күмәч һәм зәйтүн мае белән майланган юка төче көлчәләр пешер. 3Икмәк, күмәч һәм көлчәләрне кәрзингә сал да аларны үгез бозау һәм ике сарык тәкәсе белән бергә Миңа тәкъдим ит.
4Шуннан соң Һарун һәм аның угылларын Очрашу чатыры алдына алып килеп ю да 5Һарунга күлмәк, эфод, эфод белән киелә торган япанча һәм рухани күкрәкчәсе кидер; аннары эфодны бизәкле билбау белән бәйләп куй. 6Башына чалма кидереп, чалмага изгелек билгесен беркет. 7Изгеләндерү мае ал да Һарунның башына сөрт.
8Шуннан соң Һарунның угылларын алып кил, аларга күлмәк кидер 9һәм билләрен пута белән бу, аларга баш киеме кидер. Һарун һәм аның угылларын син руханилыкка шул рәвешле багышларсың. Мәңге үзгәрми торган кагыйдә буенча, алар рухани булырлар.
10Шуннан Очрашу чатыры алдына үгез бозауны алып кил. Һарун һәм аның угыллары кулларын бозау башына куйсыннар#29:10 Һарун һәм аның угыллары кулларын бозау башына куйсыннар… – Шулай эшләгәндә, Раббы, корбанны кабул итеп, аларның гөнаһларын йола (карагыз: «Левиләр», 1:4). , 11ә соңыннан Раббы каршында – Очрашу чатыры алдында бозауны суй. 12Аның канына бармагыңны манып, мәзбәхнең мөгезләренә сөрт, ә калган канны мәзбәх нигезенә түк. 13Бозауның эчке әгъзаларын каплаган бөтен маен, бавыр астындагы өлешен, ике бөерен һәм бөер өстендәге маен аерып ал да аларны мәзбәхтә яндыр; 14ә бозауның итен, тиресен һәм эчендәге шакшыларын станнан читкә алып китеп яндыр. Бу – гөнаһ йолу корбаны.
15Шуннан соң ике сарык тәкәсенең берсен ал; Һарун һәм аның угыллары кулларын тәкәнең башына куйсыннар; 16тәкәне суй, канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәт. 17Соңыннан тәкәне кисәкләргә бүл, аның эчке әгъзаларын һәм аякларын, юып, башы һәм калган өлешләре янына куй, 18аннан бөтен тәкәне, тулаем яндыру корбаны итеп, мәзбәхтә яндыр. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.
19Икенче сарык тәкәсен ал; Һарун һәм аның угыллары кулларын тәкәнең башына куйсыннар. 20Тәкәне суй, канын Һарунның һәм угылларының уң колак яфракларына сөрт. Шулай ук уң кулларының һәм уң аякларының баш бармакларына да кан сөрт. Соңыннан мәзбәхнең һәр ягына да кан чәчрәт. 21Аннары мәзбәхтәге канның бер өлешен һәм берникадәр изгеләндерү мае алып, Һарунга, аның киемнәренә, шулай ук аның угылларына һәм аларның киемнәренә сип. Һарун, аның угыллары һәм аларның киемнәре шул рәвешле изгеләндерелер.
22Шуннан соң руханилыкка багышлау йоласы өчен китерелгән тәкәнең маен, аның симез койрыгын, бөтен эчке әгъзаларын каплаган маен, бавыр астындагы өлешен, майлары белән бергә ике бөерен һәм арткы уң ботын ал. 23Шулай ук Раббы алдына китерелгән кәрзиндәге төче икмәкләрдән бер күмәч, бер майлы икмәк һәм бер юка көлчә ал. 24Боларның һәммәсен Һарун һәм аның угылларының кулына бир, һәм алар шуны күтәреп селкесеннәр дә Раббы алдына махсус бүләк итеп китерсеннәр. 25Аннары, барысын да аларның кулларыннан алып, тулаем яндыру корбаны өстендә мәзбәхтә яндыр. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер. 26Шуннан соң Һарунны руханилыкка багышлаганда корбан ителгән сарык тәкәсенең түш итен ал да, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селке. Бу өлеш синеке булыр.
27Һарун һәм аның угылларын руханилыкка багышлаганда корбан ителгән сарык тәкәсенең селкегән өлешләрен – түш итен һәм арткы ботын изгеләндер. 28Раббыга китергән татулык корбаннарының бу өлешен Исраил халкы Һарунга һәм аның угылларына бирсен, чөнки бу – аларның мәңгелек өлеше.
29Һарунның изге киемнәре аның нәсел варисларына калсын – аларны руханилыкка багышлап, май сөрткәндә, шушы киемнәрне киярләр. 30Атасы урынына баш рухани сыйфатында Очрашу чатырының Изге бүлмәсенә хезмәт итәр өчен кергәндә, Һарунның нәсел варисы җиде көн дәвамында шушы киемнәрне киеп йөрсен.
31Руханилыкка багышлау корбаны булган тәкәнең итен изге урында пешер, 32ә соңыннан Һарун һәм аның угыллары бу итне һәм кәрзиндәге икмәкне Очрашу чатыры алдында ашасыннар. 33Алар бу бүләкләрне ашый алалар; әлеге бүләкләр аларны руханилыкка багышлаганда һәм изгеләндергәндә, гөнаһларыннан арындырганда китерелә. Әмма башка кешеләр боларны ашый алмый, чөнки әлеге бүләкләр – изге. 34Әгәр тәкә итенең бер өлеше яисә икмәк сыныгы иртәнгә калса, аны яндырырга кирәк; бу икмәкне яисә итне ашарга ярамый, чөнки ул – изге.
35Шушыларның барысын да Һарун һәм аның угыллары өчен нәкъ Мин әйткәнчә эшлә. Аларны руханилыкка багышлау йоласы җиде көн дәвам итсен. 36Җиде көн дәвамында, гөнаһлардан арыну өчен, һәр көнне бер үгез бозауны гөнаһ йолу корбаны итеп китер. Мәзбәхне дә нәҗеслектән пакьлә, изгеләндерү өчен, аны майла. 37Мәзбәхне җиде көн буена чистарт һәм изгеләндер; ул шушылай итеп тулысынча изге булыр. Аңа кагылган бар нәрсә изге саналыр#29:37 …изге саналыр. – Әлеге гыйбарә «үтерелергә тиеш» дигән мәгънәне дә белдерергә мөмкин. (30:29 да шул ук мәгънәдә.) .
Көндәлек тәкъдимнәр
38Һәр көнне мәзбәхтә бер яшьлек ике сарык бәрәнен: 39берсен – иртән, ә икенчесен кич белән корбанга китер. 40-41Эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына һиннең#29:40-41 Һин – сыеклык үлчәү берәмлеге, 3,5 л. дүрттән бер өлеше күләмендә сыйфатлы зәйтүн мае кушып, икмәк бүләген, шулай ук һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб бүләген беренче бәрән белән бергә тәкъдим ит. Кич белән, икенче бәрәнне китергәндә, яңадан да иртәнге кебек шул ук күләмдә икмәк һәм шәраб бүләге тәкъдим ит. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер. 42Киләчәк буыннар бу тулаем яндыру корбанын һәрвакыт Очрашу чатыры алдына – Раббы каршына китерсеннәр. Мин шунда алар белән очрашырмын һәм синең белән сөйләшермен. 43Исраил халкы белән очрашу урыным булыр бу, һәм ул урын Минем шөһрәтем белән изгеләндерелер. 44Мин Очрашу чатырын һәм мәзбәхне изгеләндерермен. Һарунны һәм аның угылларын, алар Миңа рухани буларак хезмәт күрсәтсеннәр өчен, шулай ук изгеләндерермен. 45Мин Исраил халкы арасында яшәрмен һәм аларның Алласы булырмын. 46Шунда халык Мин – Раббы, аларның Алласы икәнне, исраилиләр арасында яшәр өчен, аларны Мисыр җиреннән алып чыкканны белер. Мин – Раббы, аларның Алласыдыр!

Atualmente selecionado:

Чыгыш 29: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão