Чыгыш 27:20-21
Чыгыш 27:20-21 TTRBBL
Яктырткычлар һәрвакыт янып торсын өчен, сыйфатлы зәйтүн мае китерегез, дип, исраилиләргә әмер ит. Очрашу чатырының Боерыклар сандыгы куелган бүлмәсен аерып торучы пәрдәнең тышкы ягындагы яктырткычлар Раббы каршында кичтән алып иртәнгә кадәр янсын өчен, Һарун һәм аның угыллары аларны күзәтеп торырга тиеш. Бу – Исраил халкы һәм аның киләчәк буыннары өчен мәңгелек кагыйдә.