Logótipo YouVersion
Ícone de pesquisa

Чыгыш 2

2
Мусаның тууы
1Леви ыругыннан булган бер ир шул ук ыругтан бер хатынга өйләнде. 2Хатын, балага узып, ир бала тапты һәм, матурлыгына сокланып, аны өч ай яшереп асрады. 3Алга таба да баласын яшереп тоту мөмкин булмагач, ул, камыш кәрзин алып, аны сумала белән сылады да шуңа сабыен салды, аннары кәрзинне елга буендагы камышлар арасына куйды. 4Сабыйның апасы исә, аның белән нәрсә булыр икән дип, ерактан күзәтеп торды.
5Бераздан фиргавен кызы елгага су коенырга килде, ә аңа хезмәт күрсәтүче хатын-кызлар яр буенда йөреп тордылар. Кыз, камыш арасындагы кәрзинне күреп, бер хезмәтчесенә аны алып килергә кушты. 6Кәрзинне ачуга, фиргавен кызы, анда елап яткан сабыйны күреп, аны бик кызганды.
– Бу – гыйбри бала, – диде ул.
7Сабыйның апасы, фиргавен кызы янына килеп:
– Сабыйны күкрәк сөте белән туендырырга һәм аны тәрбияләргә берәр гыйбри хатынны табып китеримме? – дип сорады.
8– Бар, китер, – диде фиргавен кызы.
Сабыйның апасы китте һәм баланың анасын алып килде.
9– Бу сабыйны ал да миңа аны имезеп үстереп бир, – диде фиргавен кызы. – Мин сиңа түләрмен.
Хатын, баланы үзенә алып, аны карады-бакты. 10Бала үсә төшкәч, ул аны фиргавен кызына бирде; ә кыз исә аны үз баласы кебек кабул итте. Ул аңа Муса#2:10 Муса – мисырлылар куша торган исем; яһүдчә «тартып чыгарылган» мәгънәсендә. дигән исем кушты һәм әйтте:
– Чөнки мин баланы судан үзем тартып чыгардым, – диде.
Мусаның Мидьянга качуы
11Үсеп җиткәч, Муса бервакыт үз халкы арасына чыкты һәм аның авыр хезмәт башкаруын күрде. Шунда ул бер мисырлының үз халкы кешесен – гыйбрине кыйнавын күреп алды. 12Як-ягына карады да, беркем дә юклыгын күргәч, әлеге мисырлыны, үтереп, комга күмеп куйды. 13Икенче көнне Муса ике гыйбринең сугышуын күрде. Рәнҗетүчедән сорады:
– Син нигә үзеңнең якыныңны кыйныйсың? – диде.
14Ә анысы:
– Безнең өстән сине башлык һәм хөкемче итеп куйдылармы әллә?! Мисырлыны үтергән кебек, мине дә үтерергә телисеңме? – диде.
Муса курка калды, «Минем нәрсә эшләгәнемне барысы да белә икән», – дип уйлады.
15Мусаның нәрсә эшләгәнен белгәч, фиргавен аны үтертергә теләде, ә Муса исә, фиргавеннән качып, Мидьян җиренә юл тотты. Анда ул бер кое янына килеп утырды. 16Мидьянда бер каһиннең#2:16 Каһин – рухани (гадәттә, мәҗүси халыкларда). җиде кызы бар иде; алар, аталарының сарыкларын сугару өчен, әлеге кое янына килделәр дә улакларга су тутырдылар. 17Әмма берничә көтүче, килеп, кызларны куып җибәрде. Муса исә, урыныннан торып, кызларны яклап чыкты һәм аларның терлекләренә су эчерде. 18Кызлар өйләренә кайткач, аталары Регуил алардан:
– Нигә бүген иртә кайттыгыз? – дип сорады.
19Кызлары аңа:
– Көтүчеләр безне куарга теләгән иде, әмма ниндидер бер мисырлы яклап калды, хәтта безгә су алып бирде һәм сарыкларыбызга эчерде, – дип җавап кайтарды.
20Кызларына Регуил:
– Кайда ул кеше? Сез аны нишләп калдырдыгыз? Чакырыгыз, безнең белән бергә ашап алсын, – диде.
21Муса бу кешедә калырга риза булды, һәм Регуил үзенең Сиппора исемле кызын Мусага кияүгә бирде. 22Сиппора, балага узып, ир бала тапты, һәм Муса аңа Гершом#2:22 Гершом – яһүдчә «килмешәк» мәгънәсендә. дигән исем бирде. Шушы чит-ят җирдә үзе килмешәк булганга күрә, углын ул шулай атады.
23Күп вакытлар узды. Мисыр патшасы үлде, ә исраилиләр авыр эштән зар еладылар, сыкрандылар. Аларның фөрьядлары#2:23 Фөрьяд – ярдәм сорап ялвару. Аллаһыга барып иреште. 24Аллаһы аларның сыкрануларын ишетте һәм Ибраһим, Исхак, Ягъкуб белән төзегән килешүен исенә төшерде – 25Исраил халкының газап чигүен күреп, аларны кызганды.

Atualmente selecionado:

Чыгыш 2: TtrBBL

Destaque

Partilhar

Copiar

None

Quer salvar os seus destaques em todos os seus dispositivos? Faça o seu registo ou inicie sessão