Угъланның өн-авазы Аллаһыга барып иреште. Аллаһының фәрештәсе, күкләрдән хәбәр биреп:
– Сиңа ни булды, Һаҗәр? – дип эндәште. – Курыкма! Аллаһы синең елап яткан углыңның тавышын ишетте. Тор, углыңны да торгыз, аны кулыннан җитәклә. Мин аны бөек бер халыкның нәсел атасы итәчәкмен.