Хуш истән күңеле булган Раббы үзалдына әйтте:
– Кешеләр аркасында җир йөзен бүтән нәгъләтләмәячәкмен, – диде. – Чөнки кешенең йөрәгендә туа торган явызлыклар аның балачагыннан ук килә; инде терек дөньяны, бу юлы эшләгәнем кебек, кабат үлемгә дучар итмәячәкмен. Дөньяның киләчәк яшәешендә чәчү дә, уру да булыр, суык та, эссе дә булыр, җәй дә, кыш та булыр, көн дә, төн дә булып торыр.