Лүк 21:25-26

Лүк 21:25-26 TTRBBL

Кояш, ай вә йолдызларда гаҗәеп галәмәтләр булыр, ә җир йөзендә яшәүче халыклар өметсезлеккә бирелер һәм диңгез шавыннан, котырынган дулкыннардан котлары алыныр. Галәмгә киләсе афәтләрне көтеп, кешеләр куркудан аңнарын югалтыр, чөнки күк җисемнәре дә тетрәнеп куяр.