Яхъя 6
6
Биш меңне ашату
1Шуннан соң Гайсә Гәлиләя күленең аръягына китте. Ул күл Тибериас күле дип тә атала иде. 2Авыруларны савыктырган могҗизалы гамәлләрен күреп, Аның артыннан бик күп халык иярде. 3Гайсә, тауга менеп, анда шәкертләре белән бергә утырды. 4Шул вакытта яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлашып килә иде.
5Гайсә күзләрен күтәрде һәм Үзенә таба күп халыкның килүен күреп, Филипкә:
– Аларны ашату өчен, икмәк кайдан сатып алырбыз икән? – диде.
6Ул бу сүзләрне Филипне сынау өчен генә әйтте, чөнки Үзе нәрсә эшләячәген белә иде. 7Филип:
– Аларның һәрберсенә аз-аз гына бирү өчен дә, ике йөз динарлык#6:7 Динар – көмеш тәңкә. Эшченең бер көнлек хезмәт хакын тәшкил итә. икмәк җитмәс, – дип җавап бирде.
8Шәкертләренең берсе, Шимун Петернең бертуган кардәше Әндри:
9– Монда бер малайның биш арпа икмәге һәм ике балыгы бар, әмма мондый күп халык өчен ул нәрсә инде? – диде.
10– Халыкка утырырга кушыгыз, – диде Гайсә.
Ул урында исә чирәм күп иде. Халык чирәмгә утырды. Алар арасында ир-атлар гына биш меңгә якын иде. 11Гайсә икмәкне алды да, шөкрана итеп, утыручыларга өләште. Балыкларны да һәркемгә теләгәнчә өләшеп чыкты. 12Һәммәсе ашап туйгач, шәкертләренә:
– Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын, – диде.
13Кешеләр ашаган биш арпа икмәктән калган сыныкларны җыеп, аларны унике кәрзингә тутырдылар.
14Гайсә эшләгән могҗизалы гамәлне күреп, кешеләр:
– Дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр, чынлап та, Шушыдыр, – диештеләр.
15Гайсә исә, аларның Үзен көч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп, ялгызы гына тагын тауга менеп китте.
Гайсәнең су өстеннән атлап килүе
16Кич җиткәч, Гайсәнең шәкертләре күл буена төштеләр дә, 17көймәгә утырып, күл аръягындагы Кәпәрнаумга таба йөзеп киттеләр. Караңгы төште, ә Гайсә исә һаман күренмәде. 18Күлдә каты җил купканлыктан, дулкыннар көчәйде. 19Биш-алты чакрым чамасы#6:19 Биш-алты чакрым чамасы… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: егерме биш-утыз стадия; стадия – озынлык үлчәү берәмлеге, 192 м. киткәннән соң, алар Гайсәне күреп алдылар. Ул, су өстеннән атлап, көймәгә якынлашып килә иде. Шәкертләр куркып калдылар.
20Әмма Гайсә аларга:
– Бу – Мин! Курыкмагыз! – диде.
21Алар Аны көймәгә алырга теләделәр, ләкин нәкъ шул чакта көймә алар бара торган ярга җитеп туктады.
Гайсә – тормыш икмәге
22Икенче көнне дә халык күлнең теге ярында тора иде әле. Алар анда бер генә көймә булуын, ул көймәгә шәкертләрнең генә утырып китүен, ә Гайсәнең анда утырмаганын күргәннәр иде. 23Ул арада Тибериастан башка көймәләр килеп туктадылар. Көймәләр туктаган урын Хаким Гайсә шөкрана итеп биргән икмәкне кешеләр ашаган җиргә якын иде. 24Шулай итеп, Гайсәнең дә, Аның шәкертләренең дә анда юклыгын күргәч, халык, көймәләргә утырып, Кәпәрнаумга Гайсәне эзләргә китте. 25Аны күлнең аръягында эзләп тапкач:
– Остаз! Син монда кайчан килдең? – дип сорадылар.
26Гайсә аларга:
– Сезгә хак сүз әйтәм: сез Мине могҗизалы гамәлләр күргәнгә түгел, бәлки туйганчы икмәк ашаганга эзлисез. 27Фани ризык өчен түгел, мәңгелек тормыш бирә торган ризык өчен тырышыгыз. Аны сезгә Адәм Углы бирәчәк, чөнки Аллаһы Ата, Адәм Углын хуплап, Үзенең тамгасын салды, – диде.
28Аннан соң алар:
– Аллаһы эшләрен башкару өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорадылар.
29– Ул Кемне җибәргән булса, сез Шуңа иман итегез, Аллаһының эше – менә шул, – дип җавап бирде Гайсә.
30Алар:
– Сиңа иман китерерлек нинди галәмәт күрсәтерсең? Нәрсә кылырсың? 31Безнең ата-бабаларыбыз чүлдә манна#6:31 Манна – Аллаһы борынгы Исраил халкын Мисыр коллыгыннан чыгаргач, чүлдә туйдыру өчен күктән җибәргән ризык. ашаганнар. Бу турыда Изге язмада «Ул аларга ашар өчен күктән икмәк бирде»#6:31 Карагыз: «Зәбур», 77:24. дип язылган, – диделәр.
32Гайсә аларга:
– Сезгә хак сүз әйтәм: сезгә күктән икмәк биргән – Муса түгел. Күктән хак икмәкне сезгә Минем Атам бирә. 33Аллаһы икмәге Ул – күктән иңеп, дөньяга тормыш Бирүче, – диде.
34Алар Гайсәгә:
– Әфәндем! Безне һәрвакыт шундый икмәк белән тәэмин итеп торчы, – диделәр.
35Гайсә исә болай дип әйтте:
– Мин – тормыш икмәге. Яныма килүче һичкайчан ачыкмас, Миңа иман итүче һичкайчан сусамас. 36Әмма Мин сезгә әйткәндәй, сез Мине күргән булсагыз да ышанмыйсыз. 37Атам Миңа биргән һәркем Миңа киләчәк. Килгәннәрне һичкайчан куып җибәрмәячәкмен, 38чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару өчен күктән иңдем. 39Мине җибәргән Атамның ихтыяры исә шул: Ул Миңа биргәннәрнең берсен дә югалтмыйча, ахирәт көнендә аларның барысын да үледән терелтергә тиешмен. 40Мине җибәргән Атам Углын күрүче һәм Аңа инанучы һәркемнең мәңгелек тормышка ия булуын тели. Мин аны ахирәт көнендә терелтеп торгызачакмын.
41Аның: «Мин – күктән иңгән икмәк» дигәне өчен, яһүдиләр Аңардан зарландылар. 42Алар үзара болай диештеләр:
– Бу Йосыф углы Гайсә түгелме соң? Без Аның атасын да, анасын да беләбез бит. Ничек Ул: «Мин күктән иңдем», – дип сөйли ала икән?
43Гайсә аларга болай дип җавап бирде:
– Үзара сукранышмагыз. 44Мине җибәргән Ата алып килмәсә, яныма беркем дә килә алмый, Мин исә шул кешене ахирәт көнендә терелтеп торгызачакмын. 45Пәйгамбәрләрнең язмаларында: «Һәммәсе дә Аллаһы тарафыннан өйрәтеләчәк»#6:45 Карагыз: «Ишагыйя», 54:13. , – дип язылган. Атаны ишеткән, Аңардан өйрәнгән һәркем Минем янга килә. 46Бу әле кем дә булса Атаны күргән дигән сүз түгел; Атаны Аллаһыдан килгән Зат кына күргән. 47Сезгә хак сүз әйтәм: Миңа иман итүче мәңгелек тормышка ия. 48Мин – тормыш икмәге. 49Сезнең аталарыгыз чүлдә манна ашаганнар һәм шуңа карамастан үлеп киткәннәр. 50Ә бу күктән иңүче икмәк исә шундый ки, аны ашаучы үлмәячәк. 51Мин – күктән иңгән тере икмәк, бу икмәкне ашаучы мәңге яшәр. Мин бирәчәк икмәк исә ул – Минем тәнем. Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәчәкмен.
52Шуннан соң яһүдиләр ачуланышып:
– Бу Кеше ничек Үзенең тәнен безгә ашар өчен бирә алыр икән? – дип, үзара бик каты бәхәсләштеләр.
53Гайсә исә болай дип әйтте:
– Сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Углының тәнен ашамасагыз һәм Аның канын эчмәсәгез, сездә тормыш булмаячак. 54Минем тәнемне ашаган һәм канымны эчкән исә мәңгелек тормышка ия. Мин аны ахирәт көнендә терелтәчәкмен. 55Минем тәнем – чын ризык, каным – чын эчемлек. 56Тәнемне ашаган һәм канымны эчкән – Миндә, Мин исә аңарда яшим. 57Мине мәңге тере Атам җибәрде һәм Мин Атам аша яшим, шулай ук Мине ашаучы да Минем аша яшәячәк. 58Күктән иңгән икмәк менә шулдыр. Ул икмәк сезнең аталарыгыз ашаган маннага охшамаган, алар үлеп киткәннәр. Ә бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк.
59Гайсә боларны Кәпәрнаумда гыйбадәтханәдә гыйлем биргән вакытта сөйләгән иде.
Сез дә китәргә телисезме?
60Гайсәнең күп шәкертләре, бу сүзләрне ишеткәннән соң:
– Нинди авыр сүзләр! Боларны кем тыңлый алсын? – диделәр.
61Әмма Гайсә шәкертләренең сукрануларын белеп:
– Сезне шушы рәнҗетәме? 62Әгәр сез Адәм Углының элек булган урынына күтәрелүен күрсәгез, нәрсә булыр? 63Рух Ул – тормыш бирүче, кеше үз көче белән һичнәрсәгә ирешә алмый; Мин сезгә сөйләгән сүзләр – рух һәм тормыш. 64Әмма арагызда иман итмәүчеләр дә бар, – дип әйтте.
Гайсә бит кемнең иман итмәвен һәм кемнең Үзенә хыянәт итәчәген баштан ук белә иде.
65Ул сүзен дәвам итеп:
– Менә шуның өчен Мин сезгә, Атам җибәрмәсә, Минем янга беркемнең дә килә алмаячагын әйттем, – диде.
66Шул вакыттан башлап шәкертләренең күбесе Гайсәдән аерылып киттеләр, башка Аның белән бергә йөрмәделәр.
67Шунда Гайсә унике шәкертеннән:
– Сез дә китәргә телисезме? – дип сорады.
68Шимун Петер Аңа:
– Хакимем! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит. 69Без Сиңа иман итәбез, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз, – дип җавап бирде.
70Гайсә аларга:
– Мин сезнең уникегезне сайлап алдым түгелме? Әмма берегез – иблис, – диде.
71Ул бу сүзләрне, Үзенә хыянәт итәчәк, уникенең берсе булган Шимун углы Яһүдә Искариот хакында әйтте.
Zur Zeit ausgewählt:
Яхъя 6: TtrBBL
Markierung
Teilen
Kopieren
Möchtest du deine gespeicherten Markierungen auf allen deinen Geräten sehen? Erstelle ein kostenloses Konto oder melde dich an.
© Институт перевода Библии, 2015