Яхъя 12
12
Гайсәне Бәйт-Әниядә майлау
1Котылу бәйрәменә алты көн кала, Гайсә Бәйт-Әния авылына килде. Ул авылда Гайсә үледән терелткән Элгазар яши иде. 2Анда Гайсә хөрмәтенә аш мәҗлесе җыйдылар, Марта хезмәт күрсәтеп йөрде, ә Элгазар Гайсә белән бергә табын артында утыра иде. 3Мәрьям, бер кадак#12:3 Бер кадак – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: бер литра. Литра – 330 гр. кыйммәтле, саф вә хуш исле нард#12:3 Нард – Һиндстанда үсә торган үсемлек. мае алып, Гайсәнең аякларын майлады да үзенең чәче белән сөртте. Өй эче ислемайның хуш исе белән тулды. 4Шунда Гайсәнең шәкертләреннән берсе – Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот:
5– Ни өчен бу хуш исле майны, өч йөз динарга сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшеп бирмәскә иде? – диде.
6Ул моны һич тә фәкыйрьләр хакында кайгыртып түгел, бәлки карак булганы өчен әйтте. Уртак акча янчыгын йөртү – аның вазифасы, һәм ул аннан үзенә акча ала торган иде.
7Гайсә моңа болай дип җавап бирде:
– Калдыр аны, ул бу майны Мине күмү көненә саклады. 8Фәкыйрьләр һәрвакыт сезнең белән бит, ә Мин сезнең белән һәрвакыт булмам.
9Шул вакытта күп яһүдиләр, Гайсәнең Бәйт-Әниядә икәнлеген белеп, шунда җыелдылар. Алар Гайсә өчен генә түгел, Ул үледән терелткән Элгазарны күрү өчен дә килделәр. 10Шунлыктан баш руханилар Элгазарны да үтерергә карар чыгардылар, 11чөнки аның аркасында күп яһүдиләр Гайсә янына килә һәм Аңа иман китерә иде.
Гайсәнең тантана белән Иерусалимгә керүе
12Икенче көнне бәйрәмгә килгән халык арасында «Гайсә Иерусалимгә килә икән» дигән хәбәр таралды. 13Алар, хөрмә ботаклары тотып, Гайсәне каршыларга чыкты һәм:
«Һошанна!#12:13 Һошанна! – яһүдчә «Коткар безне!». Гайсә заманында әлеге сүз Аллаһыны мактау өчен кулланылган.
Раббы исеменнән Килүче,
Исраил Патшасы мөбарәктер!»#12:13 Карагыз: «Зәбур», 117:25-26. –
дип кычкырдылар.
14Гайсә исә бер ишәк табып, аңа атланды, һәм һәммәсе Изге язмада язылганча булды:
15«Сион-кыз#12:15 Сион-кыз – Иерусалим халкы. , курыкма!
Менә, яшь ишәккә атланып,
Синең Патшаң килә»#12:15 Карагыз: «Зәкәрия», 9:9. .
16Аның шәкертләре ул вакытта моны аңламадылар, ә инде Гайсә данланганнан соң, Аның хакында шулай язылган булуын һәм Аңа нәкъ шулай эшләүләрен хәтерләренә төшерделәр.
17Гайсә Элгазарны кабердән чакырып, үледән терелткәндә, Аның белән булган кешеләр ни булганы турында сөйләп бирделәр. 18Шундый могҗизалы гамәл кылганын ишеткәнгә, халык Аны каршыларга чыкты.
19Фарисейлар исә үзара:
– Күрәсезме, безгә бернәрсә дә ярдәм итми. Бөтен дөнья Аның артыннан бара, – диделәр.
Гайсәнең Үз үлеме хакында әйтүе
20Бәйрәмдә Аллаһыга табыну өчен килүчеләр арасында берничә грек та бар иде. 21Алар Гәлиләядәге Бәйт-Сайдадан булган Филип янына килеп, аңардан:
– Әфәндем! Без Гайсәне күрергә телибез, – дип үтенделәр.
22Филип бу турыда Әндригә әйтте, аннары алар икәүләп бу үтенечне Гайсәгә сөйләделәр. 23Гайсә аларга җавабында:
– Адәм Углының данлану вакыты җитте, – диде. 24– Сезгә хак сүз әйтәм: җиргә төшкән бодай бөртеге үлмәсә, шул килеш калыр, ә үлсә, зур уңыш китерер. 25Үз җанын яратучы аны югалтыр, ә бу дөньяда үз гомереннән ваз кичүче аны мәңгелек тормыш өчен саклар. 26Кем Миңа хезмәт итә, ул Миңа иярсен. Мин кайда булсам, Минем хезмәтчем дә шунда булыр. Миңа хезмәт итүчегә Атам ихтирам күрсәтер.
27Күңелем Минем хәзер борчулы. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу авыр сәгатьтән коткар!» – дипме? Ләкин Мин нәкъ шуның өчен килдем дә. 28Атам! Исемеңне данла.
Шул вакыт күктән:
– Мин аны данладым һәм данлаячакмын, – дигән тавыш ишетелде.
29Шунда торган халык тавышны ишетеп, күк күкрәвен әйтте. Кайберләре исә:
– Аңа фәрештә сөйләде, – диделәр.
30Моңа каршы Гайсә:
– Бу тавыш Минем өчен түгел, сезнең өчен килде. 31Бу дөнья хәзер хөкем ителә, хәзер бу дөньяның түрәсе#12:31 Бу дөньяның түрәсе – иблис дигән мәгънәгә ия. куып чыгарылачак. 32Мин җирдән югары күтәрелгәннән соң барлык кешеләрне Үземә тартачакмын, – диде.
33Ул моны Үзенең нинди үлем белән үләчәген белдереп әйтте. 34Халык Аңа болай дип җавап бирде:
– Без Кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген белдек, ә Син каян чыгып, Адәм Углы күтәрелергә тиеш, дип әйтә аласың? Кем Ул – Адәм Углы?
35Шунда Гайсә аларга:
– Яктылык сезнең белән бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык басмасын өчен, яктылык бар чагында йөреп калыгыз. Караңгыда йөрүче кая барганын белми. 36Яктылык сезнең белән булганда, аңа ышаныгыз, шул чакта сез яктылык балалары булырсыз, – диде.
Шушы сүзләрне әйткәннән соң Гайсә, китеп, халык күзеннән яшеренде.
Халыкның Гайсәгә ышанмавы
37Гайсә халык алдында шулкадәр күп могҗизалы гамәлләр күрсәтсә дә, алар Аңа иман китермәде. 38Ишагыйя пәйгамбәрнең:
«Йа Раббым! Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?!
Раббы кулының көче кемгә ачылды?!»#12:38 Карагыз: «Ишагыйя», 53:1. –
дигән сүзләре тормышка ашты.
39Алар иман китерә алмадылар, чөнки Ишагыйя әйткәнчә:
40«Ул аларның күзләрен күрмәс итте,
йөрәкләрен туң итте;
югыйсә алар күзләре белән күрерләр,
йөрәкләре белән аңларлар,
Миңа таба борылырлар
һәм Мин аларны савыктырыр идем»#12:40 Карагыз: «Ишагыйя», 6:10. .
41Ишагыйя бу сүзләрне Гайсәнең данын күргәнгә әйткән, ул шулай дип Аның турында сөйләгән.
42Хәер, башлыкларның да күбесе Аңа иман китерделәр, тик фарисейлар гыйбадәтханәдән аерыр дип куркып, бу турыда анык әйтмәделәр. 43Алар өчен кешеләрнең данлавы Аллаһының данлавына караганда кадерлерәк иде.
44Гайсә исә көчле тавыш белән:
– Миңа иман итүче Минем Үземә түгел, Мине җибәргән Затка иман итә, – диде. 45– Мине күрүче кеше Мине җибәргән Затны күрә. 46Миңа иман итүче караңгылыкта калмасын дип, дөньяга яктылык булып килдем. 47Кем дә булса сүзләремне ишетеп тә үтәми икән, аны хөкем итмим, чөнки Мин дөньяны хөкем итү өчен түгел, коткару өчен килдем. 48Мине кире кагып, сүзләремне кабул итмәгән кешенең үз хөкем итүчесе бар: аны әйткән сүзем кыямәт көнендә хөкем итәчәк. 49Мин Үземнән сөйләмәдем. Нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеге хакында Мине җибәргән Ата әмер бирде. 50Мин беләм: Аның әмере мәңгелек тормышка алып бара. Шуңа күрә, нәрсә генә сөйләсәм дә – һәр сүзне Атам кушканча сөйлим.
Currently Selected:
Яхъя 12: TtrBBL
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015